Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
5 гыйнвар , 07:25

Илһам кемнәрнең күңеленә килгән?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан китап нәшриятында “Күңелгә илһам килә” дип аталган күмәк җыентык дөнья күрде. Анда урын алган 26 автор арасында Башкортстан иҗатчылары да бар. Кемнәр алар?

Илһам кемнәрнең күңеленә килгән?
Илһам кемнәрнең күңеленә килгән?

“Күңелгә илһам килә” тупланмасы бик күләмле килеп чыккан. 655 битлек җыентык 2000 данә тираж белән нәшер ителгән. Альманахта төрле яшьтәге авторларның шигырьләре, хикәяләре, повестьлары һәм бер пьеса урын алган. Ягъни биредә татар әдәбиятының барлык төрләре һәм жанрлары да чагылган булып чыга. Тупланманы Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ белән Ленар ШӘЕХ төзегән.

Җыентыкта урын алган 26 автор арасында Башкортстан иҗатчылары да лаеклы урын тота. Биредә 4 якташыбызның шигъри әсәрләре нәшер ителгән. Үзенең “Илһамлы язмышлар” дип аталган кереш сүзендә шагыйрь, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ленар ШӘЕХ аларның иҗатына аерым тукталып, түбәндәгеләрне яза: “Башкортстанда яшәүче авторлар һәрвакыттагыча актив. Бүгенге көндә җиң сызганып иҗат иткән Люция ӘБЛИЕВАның лирикасы да, юмор-сатирасы да бердәй кызыклы, Наилә МИҢНЕХАНОВАның дини шигырьләре күңелгә иман орлык­лары сала, Камил ФАЗЛЫЙның балаларга аталган әсәрләре кызыклы вакыйгаларга корылуы, заманчалыгы белән үзенә тарта. Инде мәрхүм булган ТОЙГЫН иҗаты тойгы-хисләрнең югарылыгы, ихласлыгы белән күңелне әсир итә. <…>

Кыскасы, төрле төбәкләрдә яшәүче егерме алты автор иҗатын — илһамлы язмышларны берләштергән яңа ки­табыбыз котлы булсын! Монда урын алган әсәрләр укучы күңелен җылытсын һәм сафландырсын!”

Амин, шулай булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Илһам кемнәрнең күңеленә килгән?
Илһам кемнәрнең күңеленә килгән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: