

Кәнсәләрдән кайту белән, карчыгы, нәрсәгә чакырткан, дип кызыксынды. Йомагыл, шул, гыйфритне, исеме кар кешесе икән, тотарга инде, дигәч:
– Мансур кереп чыкты, малаеның уң кулын, өч кабыргасын сындырган, ди ул кар кешесе дигәнең. Гипс салганнар, – диде.
– Исән калгач, ярый инде, үтерерлек сугуы да бар бит, – дип җавап кайтарды сунарчы.
– Сугып еккан да киткән ди бит. Ярый әле, ашамаган, – диде карчыгы, уфтанып, шуннан бераз эндәшми торганнан соң, күңелсез генә итеп өстәп куйды. – Барырга куштымы?
– Барырга инде. Авылныкыннан соң ферма малына да ябышты лабаса. Мансур нәрсәгә кергән?
– Сорады да, сүз бар иде, диде дә чыкты.
Йокларга яткач, төрлесен уйлаган сунарчы таң атканда гына йокыга китте.
...Илнең иң төз атучы сунарчыларын Мәскәүгә җыялар икән. Йомагылга да чакыру килгән. Колхоз рәисе дә, теге чакта өстәл төйгән райком секретаре дә, килеп, моны бар дип үгетли, имеш. Республикада Йомагылдан да төзрәк атучы сунарчы юк, янәсе. Башкортстаннан бер аңа чакыру килгән. Аптырый сунарчы, эш күп, отпускыга Себердән озакламый малай белән килен кайта, дип тә карый, тегеләр, ай-ваена карамыйча, һаман ялына. Мәскәүне күрерсең, президент үзе килә икән шушы җыелышка, дип җибәрәләр. Йомагыл һаман ризалашмагач, райком секретаре, анда катнашканнарның барысын да җиңел машина белән бүләклиләр икән, дип сүз кыстыра. Карчыгына шул җитә кала, машина дигән сүзне ишетү белән, нишләп бармыйсың, бар, дөнья карап кайтырсың, урманыңнан башка нәрсә күргәнең бар дип, тегеләрне җөпли. Ярый, күндердегез, ди дә ризалаша Йомагыл.
Тегеләр, Агылый белән Тагылый кебек, бергәләп озатып кала, командировка акчасын да кызганмый, миңа шуны, миңа моны алып кайт инде дип, әллә күпме әйбергә заказ бирергә дә онытмый. Күз ачып йомганчы барып җитә Йомагыл Мәскәүгә. Жыелыш үтәчәк съездлар сараен да озак эзләп җәфаланмый: сораган һәр кеше ихлас юл өйрәтә, аңлата, хәтта үзләре иярә барып күрсәтә. Үзенең артыннан «знаменитый охотник из Башкортостана» дигән сүзләрне дә ишеткәли, сокланып карауларын да шәйли. «Кара, Мәскәү кадәр Мәскәүдә дә мине беләләр икән!» – дип аптырый үзе. Атлаган саен кәефе күтәрелә, йөзе ачыла, килүенә шатланып бетә алмый – үзенең кыяфәтеннән, киеменнән тартынып кына атлаган Йомагыл акрынлап бөтенләй горур атлый башлый.
Тешле-тешле калын диварлы Кремльнең бөтен капкаларыннан да Йомагылны җиңел үткәрәләр – исем-шәрифен әйтүе була, рәхим итегез шунда, шунда, дип өйрәтеп җибәреп кенә торалар. Галәмәт зур чуен пушканы, аның тупларын тотып карады, бер почмагы кителеп төшкән зур кара чуен чаңның янында торды, аннан, әйдәгез, рәхим итегез, җыелыш хәзер башлана дип, бик пөхтә киенгән яшь кенә егет аны зиннәтле залга кертте. Залның зурлыгы, биеклеге! Хәйран калды сунарчы, телевизорда караган, сурәтләрдә генә күргән сарай үзенең мәһабәтлеге белән таң калдырды. Могҗиза инде, могҗиза. Кеше ифрат күп, урмандагы киек-җанвардан да күбрәктер, мөгаен. Озакламый янына ике кеше килеп утырды. Берсенең йөзе маңгаеннан иягенә кадәр яралы, бер күзе юк, аны кара чүпрәк белән каплап бәйләп куйган, икенчесе кулын муенына аскан. Ир асыллары, дип куйды Йомагыл эчтән генә, болар сунарчылар дисәң дә сунарчылар, аю-мазарга тап булганнардыр инде, мескеннәр.
Берзаман сәхнәдәге кызыл постау ябылган озын өстәл артына берсеннән-берсе юанрак өч кеше чыгып утырды. Берсе микрофон алдына басып сөйли башлады. Әллә микрофонны тыңлап күнекмәгәнме, әллә шундый зур залда тавыш доңгырдап чыккангамы, юньләп бернәрсә дә ишетә алмый Йомагыл. Озак сөйли, шуннан залдагы халык моны туктатып, кул чабып алган була. Теге янә сөйли башлый, тагын кул чабалар.
Йомагыл президентны көтә, килгәч, күреп кайтасы иде, дип хыяллана, ә теге һаман юк та юк. Шуннан үзе тагын, вакыты чамалыдыр, берәр илгә киткәндер (алар бит чит мәмләкәтләргә күрше районга барган кебек кенә барып кайта), бәлки, дип уйлый. Ил белән идарә иткән кеше сунарчылар җыелышына килә буламы? Әйтерсең бүтән эше юк. Әнә бит шул илнең, бу илнең җитәкчеләрен кабул итте, үзе шунда барды, протоколларга, килешүләргә кул куйды, указ чыгарды, дип язалар. Ә менә сунарчылар җыелышында катнашты дигәнен ишеткәне дә, укыганы да юк.
Кичке якта озын-озак сөйләүчеләр бетте, залдан сунарчыларны берәм-берәм сәхнәгә чакыра башладылар. Берзаман Йомагыл үзенең фамилиясен ишетеп дертләп китте. Башта, мин түгелдер, залда тагын берәр Зиннуров бардыр, дип уйлады, аннан микрофон алдындагы кеше: «Зиннуров Юмагул, Республика Башкортостан», – дигәч, урыныннан торды да сәхнәгә карады. Торуы да үзенең фамилиясен ишетүдән иде. Сөйләгән кеше, кулы белән ишарәләп, аны үзенә чакыра, сунарчының янында утырганнар да, «давай, выходи» дип үгетли. Йомагыл, чак урыныннан кузгалып, сәхнә ягына юнәлә. Аяклары үзенеке түгел сыман, авыр, өстәл өсте кебек тип-тигез, шома идәндә таеп менә-менә егылып китәр төсле, тез буыннары калтырый, тамагы кибә. Бик озак барганнан соң, ниһаять, сәхнәгә килеп җитте. Сөйләгән кеше, елмаеп, аның кулын кысты, ниндидер кәгазьләр, ачкыч тоттырды (машина ачкычыдыр, мөгаен, димәк, алдамаган район вәкиле!), аннан кабат кулын кысты, кырыгынчы аюны да алуыңа ышанам дип, янә кулын селкеде. Очраса ычкындыру юк инде ул, дип сүз бирә Йомагыл тыңлаучан бала шикелле, ә тавышы үзенең яныннан да китми. Шуннан горур кыяфәт белән урынына барып утыра.
Җыелыш тәмамланып, залдан чыкканда, кергән ишеген бутап, ялгызы гына икенче бүлмәгә барып керде Йомагыл. Бүлмәдә – ул алачак аю, ягъни кар кешесе! Ул, әһә, менә син икән мине эзәрлекләячәк кеше, эләктеңме дип, аңа ташлана. Йомагыл җан ачуына кычкырып җибәрә һәм… уянып китә, дөресрәге, карчыгы, саташасың бит, уян, дип төрткәли икән. Әйе, бу бөтен кыяфәте белән Почта Сабит, Мансур малайлары сөйләгән кар кешесенә охшаган. Төш өн түгел, бик борчылмаска да мөмкин, соңгы арада гел шул хакта гына уйлап йөргәч кергәндер дә, ләкин барыбер нәрсәнедер искәртә, алда булачак вакыйгаларга ишарәли түгелме? Димәк, алар очрашачак. Ә сунарчылар арасында шундый ырым бар: кырыгынчы аю – һәлакәт!
Йомагыл, ашыкмый гына, иртәнге чәйне эчте, ике көпшәле мылтыгын, патроннарын барлады, этен ияртеп, тауга юл тотты. Аяк асты бик кибеп җитмәгән икән әле. Төссез, ямьсез көн. Баш очында гына йөзгән болытлардан менә-менә яңгыр яки кар явар сыман. Агачларда, куакларда тутык тимер төҫе. Килә-килә, юкка гына чыктым, дип тә уйлап куя Йомагыл, ул албасты мондый көндә урманда йөрмәс, берәр агач астында ятадыр йә куыш-фәлән ясап кергәндер. Шуннан төше хәтеренә килеп төшә дә, күңеле тынычсызланып китә: аның бер генә дә кар кешесе кулыннан үләсе килми…
Сунарчы туйралар белән капланган сыртка күтәрелде, күтәрелгән саен, агачлар эреләнә барды, эреләнә барды. Ай, кыралар урманны, нык кыралар, күпме тырпаешып утырган төпсә, егылган яки киселгән агач, тапап ыргытылган чыбык-чабык! Элекке лесник тикшерә торган иде, салымын да салды, тазарттырды да, хәзергесе исәпкә бар, санга юк булып йөри шунда… Махсус белеме бар дип, урман техникумын көчкә бетереп кайткан яшь егетне куйган булдылар да. Белеме булу беләнмени, сыек, холкы ирләрнеке түгел. Эчүгә алдана, брат-сватын карый. Милеккә дәүләт күзлегеннән карарга ул егеткә, ай, ерак әле…
Бөтенесе дә таныш җирләр: кайчандыр шушында алты-җиде кешенең чабынлыгы бар иде, чәчүлек итәбез дип сөреп ташладылар, юньле уңыш алганнары юк барыбер – нәрсә чәчсәләр дә, елның-елы мал таптап бетерә. Бер елны тау сыртындагы әнә ул туйраларны суык сукты, ләкин утынга алырга рөхсәт итмәделәр, авып череп бетте. Түрәләрнең аяк астыннан да ераккарак карый алмаганына исең китәр: ташып алыгыз дисәләр, байтак кеше утынлы булыр иде, тау бите дә тазарыр, исән калган имәннәрне дә тапамаслар иде.
…Якында гына агач сынды. Тавышка эте өрде. Йомагыл дертләп туктады да иңбашындагы мылтыгын кулына алды. Тавыш кабатланмады. Эте, башын иеп, колакларын салындырып, көянтә шикелле бөкрәеп, Йомагылның аяклары арасына керде. Димәк, кемдер, нәрсәдер бар, эте юкка болай кыланмас. Сунарчы, күзен чекерәйтеп, карашын әле бер, әле икенче агач артына күчерде, әмма һич таба алмады.
Кар кешесен Йомагыл көтмәгәндә шәйләде. Урман эченнән эзләгән нәрсә юлдан унбиш-егерме метрдагы юан гына имән артында торган булып чыкты. Агачка ышыкланган, ә куллары күренеп тора, башын бер якка кыйшайткан да сыңар күзе белән генә сунарчыны күзәтә. Тәне, чыннан да, саргылт йон белән капланган, башы тузгыган чәчле, бите йонлач, йоннары арасыннан бәләкәй йомры күзе, ярты борыны, әрекмән яфрагы кебек зур колагы шәйләнә.
Сунарчының тәне эсселе-суыклы булып китте, чәчләре үрә торды. Атаргамы? Атса тидерә алырмы соң? Тик төзәрлек түгел, бөтен гәүдәсе агач ышыгында. Беренче патронны куркытыр өчен генә атарга кирәктер, икенчесен, әгәр ул агач артыннан чыга калса, түш тирәсенә төзәргәдер. Йомагыл мылтыгын күтәрде, тик төзи алмады – куллары калтырады, мушкасы йөзеп йөрде. Ул коралын кире төшерде, яшьләнгән күзен җиңнәре белән сөртеп алды, аягы арасында шыңшыган этен тибеп җибәрде дә мылтыгын яңадан күтәрде. Маңгай тирәсенә төзәп, инде тәтегә басам гына дигәндә, кар кешесе аңа яны белән әйләнде дә басты! Ул хәзер бөтенләй күренмәс булды. Йомагыл мылтыгын янә төшерде, чуендай авырайган аякларын көчкә кузгатты. Кар кешесе шуны гына көтте, ахры, селәүсен җитезлеге белән сикереп, сунарчыга якынрак агач артына килеп ышыкланды. «Үзенең кара көченә генә ышанган исәр-аңгыра җанвар түгел бу, үтә дә хәйләкәр нәрсә, башын югалтып, мылтыкка каршы килми», – дип уйлады сунарчы. Ул артка, авыл ягына чигенде, кар кешесе дә алгарак, хәзер инде Йомагылның юлын буарга теләгәндәй, кыеклап хәрәкәт итте. Сунарчы, җанвар икенче бер агач артына ышыкланмасын дип, тәтегә басты. Тимәде. Шуннан ул, кызу гына атлап, ун метр чамасы ара үтте дә, кинәт туктап, артына борылды. Кар кешесе шул арада юл читендәге озын төпсә артына килеп чүгәләгән иде. Йомагыл, төпсә башыннан чыгып торган маңгайга төзәп, янә атып җибәрде. Ләкин җанвар иелеп өлгерде – ядрәләр тегенең тузгыган чәчләрен селкетеп, баш очыннан үтеп китте. Тагын тидерә алмады. Бу ниткән эш, ә? Үзенең көчсезлегеннән, бушка атуыннан Йомагылның йөрәгенә ниндидер кыргый курку ябышты, һәм ул акрын гына артка чигенә башлады, баскан көе, куллары туктаусыз калтырап, билендәге патроннарын эзләде. Берсен корды, ә икенчесен җиргә төшереп жибәрде. Алмады, иелгән арада янга ук килеп җитәр дип курыкты. Тагын берне алып куям инде дип, кулын патронташына китергән иде, кар кешесе үгез, юк, аю, дөресрәге, икесенең дә тавышы белән үкереп җибәрде. Торып басты да авыл ягына таба янә бер-ике адым ясады. Йомагыл атып җибәрде, әмма тагын бушка: албасты агач артына ышыкланып өлгерде. Житезлегенә исең китәр! Качарга, авылга таба йөгерергә! Бәлки, таудан төшеп өлгерә алыр, төшеп җитмәсә дә кычкырыр, ярдәмгә чакырыр. Берәр ачыклыкка барып җитсә күрерләр, мылтык яки үзенең тавышын ишетеп килеп җитәрләр, аралап калырлар! Хәерсез, ичмасам, озын Әүхәткә яки Мансур малайларына әйтеп китмәде. Берүзе җиңә, янәсе, җиңәрсең… Ә кар кешесе һаман күзәтә, сунарчының һәр хәрәкәтен абайлый. Күпме сунарга йөрде, байтак кына четерекле хәлләргә юлыкты, әмма әлеге кебек зур хәвефкә беренче торуы иде. Йөгерүе файдасыз – берничә сикерүдә куып җитәчәк. Ләкин үзе һаман ташланмый, өстенә килми. Йомагыл, аңа йөзе белән борылган килеш, аякларын акрын гына авыл ягына шудырган саен, ул да агачтан агачка ышыкланып озата килә. Йомагыл, тукта, үчектермим әле, тагын атсам, җене котырыр, тидерә дә алмам дип, бүтән атмаска булды.
Менә ул үзенең элекке печәнлеген үтте, барган саен, күңелендә котыла алу ышанычы артты, ә кар кешесе бик якынаймады да, торып та калмады, һаман сунарчының артыннан килүен белде. Туйралыкка җиткәч кенә, акрынлап кала башлады, түбәнгә киткәч, бөтенләй иярмәс булды. Сунарчы, тау битен төшеп, авыл зираты каршысына җиткәнче диярлек арты белән барды, тегенең торып калуына тәмам ышангач кына, борылып, бераз атлады да, хәле бетеп, җиргә чүгәләде. Аякларының көче беткән иде, куллары чыбыркы шикелле салынып төште, башы да нидер уйлый алырлык хәлдә түгел. Үкенеп тә куйды сунарчы тауга менүенә, бер аңа гына кирәкмени, ул гына йөрергә тиешме? Үлемнән чак калды бит. Рәис әйтте дип кит тә бар, имеш. Ул нәрсә әйтмәс. Түрәләрнең бар сүзенә сикереп торырга ул яшь кешемени?
Төнлә кар кешесе Йомагылның лапасыннан танасын алып чыкты. Димәк, кайсы йортка кергәнен күзәтеп торган. Әйе, бәла-каза моңа кадәр аны читләп үтә килде, сунарчыга кагылмады, ә албастының гомеренә кул сузарга ниятләнүе булды – үчен алды. Тагы кем дә кем тауга менә, шуның белән дә әлеге хәл кабатланачак дип искәртүе иде бу. Шуннан соң аны мал белән генә тукланып йөргән аңгыра җанвар дип әйтеп кара!..
Дәвамы бар.
Фото: Freepik.com