Түркеч
Түбәнге тегермән төбәгеннән соң, Җигән биек
яр астыннан сызылып бераз агып бара да, кызыл
ярын ташлап, кыйблага борыла. Шушы тәңгәлдән
Җигән аръягында Түркеч дип аталган төбәк башла-
на. Бу төбәкне дага рәвешендә Җигән уратып ал-
ган. Төньяктан аны биек яр саклый. Монда кешеләр
әллә ни күп йөрми. Бары карлыган, бөрлегән, балан
өлгергән чакларда гына кемнәрдер, Җигән кичүе аша
үтеп, әлеге җимешләрне җыя. Бала чакта, апама ия-
реп, мин дә йөрештердем бу төбәккә. Җир җиләге мул
уңа иде. Уң ярын даими ашап, Җигән Түркечне кысты,
җиләкле акланнар тарайды.
Түркеч – кызыклы топоним. Ничек барлыкка килгән?
Уйлап-уйлап та берни чыгара алмадым. "Түр кичү"
түгелме икән? Кеше исеменә дә охшамый. Кыскасы, сер...
Түркеч, Кызыл яр асты төбәкләре – Җигәннең иң
балыклы урыннары. Тирән-тирән ятулар монда. Җәй
көннәрендә күп кенә браконьерлар шушында килә.
Җигәнне болгата гына алар. Җылым белән еш кына
иңләп-буйлап сөзү дисеңме, озын-озын ауларны аркы-
лы да, буй да салу дисеңме?.. Бу ерткычлык коралла-
рыннан бичара балыклар ничек котылып кала икән?
Бер хатирә күңелемнән китми.
Бертуган энем Тәлгать клубтан, кичке уеннан кай-
тышлый бер иптәше белән Җигән буена барып
әйләнергә була. Менә шушы Түркеч төбәгенә килә
алар. Инде җәйге төн таң ягына авышса да, Түбәнге
тегермән, Кызыл яр асты төбәкләрендә учаклар янга-
ны күренә, кешеләрнең сөйләшкәннәре дә ишетелә.
Ә уртада, Түркечнең яр буенда, икәү гырылдап йоклап
ята. Яннарында – "Жигули" машинасы, яккан учакла-
ры сүнгән. Җигән аша ау салганнар.
Энем кичүдән иптәше белән аръякка чыгып, ауны
үзенә тарта башлый. Тарткан саен теге яр башында-
гы кеше ыңгырашып куя һәм кузгалгандай итә. Исереп
йоклаган, күрәсең. Ныклабрак карасалар, теге бәндә
ауның бавын аягына бәйләп яткан икән. Энем йөзеп
чыгып, бауны пәке белән кисә дә ауны, агачына урап,
өйгә алып кайта. Хәзерге кебек ясалма түгел, җептән
үрелгән галәмәт озын ау иде ул. Ел буе безнең абзар
башында ятты. Икенче елны аны Галләм абый алып
китте. Файдаланырга уйлаган, ахры. Ләкин кирәге чык-
магандыр, ау череп, чүплеккә ыргытылды. Аһ, барлык
аулар да чүплеккә ташланса икән...
* * *
Җәйге матур көн, кояш көлеп тора. Түркеч төбәге
тәңгәлендә яр буйлап кармак салып йөрдем. Балык,
үч иткәндәй, капмый. Кичү тәңгәленә килеп тукта-
дым. Биек яр ишелгән, кешеләр менеп-төшеп йөреп
сукмак салган. Җигән аръягына чыгарга уйладым.
Итекләремне салып, чалбар балакларымны төреп,
кичүдән чыктым да яр буйлап агым үренә атладым.
Батман юанлыгы ялбыр тирәк төбенә тукталдым. Биек
булмаган ярдан кармагымны суга ташладым. Вак-төяк
балык суалчанны өзгәли, калкавычны уйната. Ләкин
балыкның эрерәге тоелмый. Күңелем төшеп, янә яр
буйлап югарыга киттем. Бер урында, яр бераз ише-
леп, кәрниз барлыкка килгән. Шунда бишме, алтымы
тузбаш елан кояшка кызынып ята. Аларга бераз ка-
рап тордым. Авыр бер тойгы уята алар миндә. Яшьрәк
чакта үтергәли торган идем үзләрен. Хәзер тимим.
"Яшәсеннәр, зыяннары юк", дим. Шулай да каралты
тирәсендә очратсам, җирәнү кичерәм. Бала чактан
елан заты кешенең, җан ияләренең дошманы буларак
күңелгә кереп калган...
Кармак салу өчен уңайлы булса да, еланлы урыннан
ары шылуны яхшырак күрдем. Куаклык арасыннан кар-
шыма ике хатын килеп чыкты. Берсе – ак йөзлесе, ур-
та яшьләрдәгесе – башына зәңгәрсу яулык бәйләгән.
Икенчесе – миңа таныш Лира апа. Икесенең дә ку-
лында – кавырсын савыт. Куаклыкта кызыл карлыган
җыйганнар, ахры. Лира апаның култыгына кыстырган
мәтрүшкәләренә игътибар иттем. Алар тамырлары
белән йолкып алынган. Күңелем тынгысызланып куй-
ды, түзмәдем:
– Лира апа, мәтрүшкәне болай йолкып җыймаска
иде. Моннан соң ул бу урында үсмәячәк бит, – дидем.
Лира апа, акланып:
– Сабаклары бик пеше, өзелми, гел йолкынып чыга, – диде.
Безнең урамда яшәгән яраткан апамның кәефен
кырмас өчен башкача эндәшмәдем, ары атладым.
Әмма күңел тынычланмады. Менә шулай өзә-йолка
торгач, табигатьтәге затлы үләннәр юкка чыкмасмы?
Мин бала чакта мулла чабыны, әрәмә буйларында,
акланнарда шул мәтрүшкәләр чәчеп үстергән кебек
иде. Шушы ук әрәмәдә, Җирек борыны, Тамьян буй-
ларында кузгалак, юа, кымызлык, куян тубыгы, какы
һәм тагын әллә нинди үләннәр үсә иде. Хәзер алар-
ны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
Әрәмә эчендә сарана да бар иде. Кая булды алар? Су-
гыш вакытында күпме җыйсак та, ашасак та – бетми,
үсеп тора иде. Хәзер үлән-сүләнгә кызыгучы да сирәк.
Әмма алар юкка чыкты. Ни сәбәп? Сәбәпләре күптер.
Әмма иң аянычлысы – бу яланнарда, әрәмәләрдә
яздан көзгә кадәр мал йөри. Монда кемне дә булса
гаепләве дә кыен. Бездә ачык яланнар күп түгел. Шу-
лай да хәстәрлекле караш булганда кайбер уникаль
урыннарны сакларга мөмкин иде. Хәзер соңдыр инде.
Табигатебезне балачагымнан яраттым. Умырзая,
тузганак, кәккүк уты, кәҗә сакалы чәчәк аткан мәлдә
әрәмәгә чыксам, үземне күкнең җиденче катын-
да хис итә идем. Җигәнем дә язгы ташкыннар, җәй
көннәрендә көмештәй саф суы белән күңелемне тартты.
Уйларымнан арынып, бер урында тукталдым. Яр бу-
енда үскән берничә төп шомырт язгы ташкын вакы-
тында тамырлары белән актарылып суга ауган, Җигән
ярларына кайткач, шул урында яр ишелеп, бәләкәй
генә борын хасил булган. Шуның култыгында, ты-
нычта, бернәрсәгә исләре китмәгәндәй йөзеп йөргән
аҗауларны күреп калдым. "Менә-менә, күптән сезне
күрергә тели идем", – дидем үзалдыма. Кармагыма
симез генә суалчанны эләктереп, суга ташладым. Яр
буена килүемә аҗаулар качып беткән иде инде. Шу-
лай да су төбенә баткан кармагымны нәрсәдер тартып
алып китте. Мин шулчак катушкамны тиз генә урыйм
дисәм, җебем чуалган булып чыкты. Нишләргә белми
туктап торган арада кармагыма капкан балык, хәлне
сизеп, судагы шомырт ботаклары арасына йөзеп ке-
реп, җепне чуалтты. Балык зур, ахры, дулап, ботакларны
дер селкетә, ләкин ычкына алмый. Озак уйлап
тормадым, чишендем дә яр астына төшеп, суга чум-
дым. Бу урын тирән генә, җеп буйлап барып, шомырт
ботаклары арасына кердем. Балык ялтыр-йолтыр
килә, галәмәт зур күренә. Кимендә, кило ярым булыр.
Җепне тиз генә сүтеп алырлык түгел. Боргалануына
карамастан, аҗауны саңагыннан яхшылап тоттым да
авызыннан кармакны ычкындырдым. Аннан, бер кул
белән генә ишеп, яр буена чыктым. Эре тәңкәле, ба-
кыр төсенә керә башлаган аҗауга сокланып карап
тордым. Теге ике хатын да ерак китмәгән икән. Судан
балык тотып чыгуымны күреп, Лира апа, елмаеп, миңа эндәште:
– Рәшит, шулай чумып та балык тотасыңмыни?
– Әйе, кайчак чумып та тотарга туры килә шул.
Лира апа, янә шаяртып:
– Алай булгач, безгә дә берәрне тотып бир әле, –
диде.
– Бу тирәдән балык качып бетте шул, тотып булмас,
Лира апа, – дидем көлемсерәп һәм, балыкны өскә
күтәреп: – Бу безгә дә, сезгә дә җитәр, кичкә кунакка
килегез, – дип өстәдем.
– Рәхмәт, бәлки, килербез дә, – диде Лира апа, һәм
хатыннар үз юллары белән китеп барды.
Мин, янә чумып, җебемне ботактан сүтеп алып чык-
тым да, бүгенгә җитәр, дип кайтып киттем.
Берничә көннән шушы урынга янә килсәм, Җигән
аша ау тартылган. Ә миңа каршы якта, җиңел машина
күләгәсендә ике егет эчеп утыра. Алар ауга карап-ка-
рап ала. Балык тулып эләгүен көтәләрдер...
Эчемдә ачу кайный. Ауларын өзгәләп ыргытыр,
үзләрен дә, закон бозып йөрмәгез дип, бераз гына
"тәпәләп" алыр идем. Тик моңа хакым да юк, көчем
дә җитмәс иде. Бары тешләремне кысып түзәргә туры килә.
Табигатьне саклау буенча әйбәт законнар күп
бездә. Тик аларның сагында торучылар бар микән?
Һәрхәлдә, безнең тирәдә аларны күргәнем юк.
Яркичүнең ярсу агымы
Көзге болытлы көн иде. Төнлә яңгыр явып узган. Аяк
асты юеш. Инде төш җитеп килүгә карамастан, һава
үтә дымлы булгангамы, юллар сурыкмаган. Көн дә
салкынча.
Мондый чакта бер эшкә дә кул бармый. Хет
сөйләшеп утырырбыз, дип, Зөфәр абыемнарга кит-
тем. Ишектән керү белән, кашыгаяк тирәсендә булаш-
кан Фәния җиңгәм:
– Әйдүк, каениш, – дип каршы алды һәм төпке
бүлмәгә ымлап елмайды: – Әнә, абыең "дәрес әзерләп"
утыра.
Эчкә үттем. Абый, өстәлдәге гарәп теле дәреслегеннән
башын күтәреп, миңа карады:
– Әйдә, диванга утыр.
Мин, дәреслегенә ишарәләп:
– Ничек, эш алга барамы? Гарәпкә теш үтәме? – дип сорадым.
– Укысаң, нәрсәгәдер төшенәсең инде ул. Өч ел
эчендә гарәп телен бераз аңлый башладым. Кайбер
муллалар доганың бер сүзен дә аңламый укый. Ә мин
аңлап, белеп укырга телим.
Урам як стена буена урнашкан диванга килеп утырдым да:
– Абый, мулла булырга уйламыйсыңдыр бит? – дип сорадым.
Абый, башын иеп, уйлангандай итте:
– Кем белә? Бәлки, булырга да туры килер. Соңгы
берничә елда мөхтәрәм муллабыз Зөбәй ага, аның ар-
тыннан Миңнегали карт ахирәткә юл тотты. Әлеге мул-
ла вазифасын башкаручы Заһретдин ага да сиксәнне
узган кеше. Аннан соң авылда мулла булырдай өлкән
агай-эне күренми. Ә халыкта никах, җеназа уку, бала-
га исем куштыру йолаларын башкаруга ихтыяҗ зур.
Өйрәнә торыйм әле. Кирәге чыгуы бар, дим.
– Әйе, өйрәнүнең зыяны юк, абый, – дидем мин.
Без шулай сөйләшеп утырган арада Фәния
җиңгәмнең чәе дә өлгергән икән. Ул безне кече якка
өстәлгә чакырды:
– Төш җитте бит. Тамак ялгарга кирәген дә онытма-
гыз әле.
Соң гына торып, күптән түгел тамак ялгап алсам да,
җиңгәмнең, гадәттә, табынга куйган яңа каймагыннан
баш тарткан юк. Бу юлы да, өметләнеп, абыйга кара-
дым. Ул ашыкмый гына өстәл артыннан торып:
– Әйдә, энем, җиңгәңне көттермик әле, – диде.
Җиңгәмнең каймагы, ак оннан үзе пешергән икмәге
телеңне йотарлык иде. Мин инде монда үз кеше бу-
ларак, тартынып утырмыйм, кабаланмый гына күңел
теләгәнчә "сыпыртам". Табын ахырына якынлаш-
канда, абый тамак кырып куйды. Нәрсәдер әйтергә
теләгәнен тоеп, аңа төбәлдем. Ул, тәрәзәдән тышка
карап:
– Әй-йе, көн ачылырга җыенмый, – диде. – Шулай
да, энем, Җигән буен, әрәмә якларын бер әйләнеп
кайтыйк әле.
Инде атнадан артык дәвам иткән йончу көннәр ми-
не дә ялкыткан иде. Язучылык эше өчен дә мондый
көндә әллә ни илһам килеп тормый.
– Кайсы якка барабыз соң? – дип сорадым.
– Яркичү ягына, – диде абый.
* * *
Әнинең өе абыйлар рәтендә биш-алты йорт аша
гына. Җәһәт кенә кайтып, итек, плащ, башыма берет
киеп килдем. Абый да минеке кебек озын кунычлы ре-
зин итеген, курткасын, шактый таушалган соры кепка-
сын киеп, әзерләнеп торган. Аркасына аскан агарып
беткән күптәнге солдат капчыгын күреп:
– Монысы нигә кирәк булды? – дип сорадым.
– Әрәмәдә, бәлки, баланлыкка юлыгырбыз.
Авыл урамын чыгып, басу юлы белән киттек. Абый,
бераз гына башын иеп, салмак адымнар белән
янәшәмнән атлый. Аңа карап куанып куйдым: алтмыш
бишен тутырса да, төсен җуймый картлач. Йөз тире-
се ап-ак, илаһи нур бөркеп тора кебек. Кепка астын-
нан күренгән каракучкыл чәчләрендә чал бөртекләре
дә юк. Гүя ул тормыш авырлыгын, кайгы-хәсрәтләрне
бер дә кичермәгән. Ә бит, уйлап карасаң, абыйлар бу-
ыны сугыш вакытында, аннан соң да дөньяның ачы-
төчесен аз күрмәде. 1941нче елда абыйга унөч яшь
булган. Мин аны аннан соң да ундүрт яшеннән яхшы
хәтерлим. Колхоз атлары, үгезләре белән басудан
көлтә ташыды, җир сөрде, тырматты. Кайчак айлар
буе басудан кайтканы булмады.
Соңрак абый балта эшен үз итте. Колхозның
төзелеш бригадасы составында хуҗалык каралты-
ларын бөтәйтте. Үз кул көче белән өй салып керде.
Бушрак вакытларында кешеләргә дә бура бурап, йорт
төзеште. Җиңгәм белән икәүләп алты бала тәрбияләп
үстерделәр.
Әйе, абый гомер буе күкрәк көче белән көн күрде.
Әмма картлыкка бирешмәде, күпчелек яшьтәшләре
арасында төс-башка шактый яшь күренә иде ул.
Моның төп сәбәбе, ихтимал, җиңгәм белән килешеп,
тыныч гомер итү булгандыр. Икенчедән, ул табигать-
не яратты. Сирәгрәк булса да, Җигән буена чыгып, ба-
лык тотты. Урманда гөмбә җыйды, балан тәлгәшләрен
капчык тутырып алып кайтыр иде. Кыш көннәрендә бе-
раз гына аучылык белән дә шөгыльләнеп алды. Әмма
инде, олыгая төшкәч, табигатькә зыян китермәскә ты-
рышты...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.