Көтүче абый сыерларын елга буена, туплауга китергәч, аш әзерләү өчен ике йөз метр чамасы ераклыктагы чишмәгә су алырга китә. Чишмәдән ерак түгел инеш басмасын узыйм дигәндә, яшел тау башыннан коточыргыч ямьсез тавыш ишетелә. Караса, куян! Куян һәм бөркет! Куян һәм бөркет сугыша. Берсе – ашау хакына, икенчесе – яшәү хакына. Көтүче абый, эшне тиз күреп, бар көченә кычкырып та җибәрә, үзе, үрмәләп-мүкәйләп, тауга менеп тә китә. Бөркет бу вакыт куянны тырнагына эләктереп өлгергән, инде өскә таба талпына иде. Көтүче абый тагын да яманрак акырды. Бөркет тә, ашыгу аркасындадыр инде, тырнагын тиешенчә батыра алмаган иде, күрәсең. Куянның тыпырчынуы да файда итми калмагандыр. Тыпырчынып биеклеккә менеп барган куян кинәт ычкынды да җиргә лып итеп төште. Төшүгә тиз үк куак арасына чумды. Бөркет исә, авыз ачып калу мисалы белән килешә алмыйча, якын-тирәне айкый, эзләнә иде. Тик куян да инде акылга утырган – җир йоткандай юкка чыкты. Бөркет аны тәки таба алмады. Бөркет ярсып очкан арада, көтүче су алып, янә басмадан узып бара икән. Басманы узып, ялан җиргә чыгуы була көтүче абыйның, шунда шып итеп аның аркасына ниндидер нәрсә килеп орыла. Юк, таш та, тимер дә түгел, бөркет үзе икән! Көтүче абый сусыз калган чиләге белән җирдә аунаганын соңыннан гына төшенә. Күккә караса, бөркетнең яңадан ташланасы көн кебек ачык. Шунлыктан көтүче абыйның башына сусыз калып дөрес эшләгән чиләген кияргә зиһене җитеп, чатыр-чотыр чабарга кыюлыгы җитә. Шулай да кинәт… дыңк! Дыңк! Дыңк! Ярый әле абыйның башын чиләк саклый. Куышка кереп качкач кына, ниһаять, бөркет аны эзәрлекләүдән туктый.
Фото: Freepik.com