Әни безне атлы арба белән авылдан өч чакрым чамасы ераклыктагы Гөмбәз урманына утынга алып китте. Арбада Рәшидә апа (9 яшь), Мансур абый (7 яшь), безнең күрше малайлары Папай Нигъмәт, Көрпә Гарифы, Фазулла бабай Тәлгате, Дүлдин Хәйрүш – 6-8 яшьлек ыбыр-чыбыр малайлар. Шулар янәшәсендә өч белән дүрт яшь арасындагы мин дә арбада.
Урманга бардык. Бер фурман коры чыбык-чабык төядек тә кайтырга чыктык. Утын өсте туп-тулы – шул мин санаган малайлар, Рәшидә апа. Атны Рәшидә апа тоткан, әни арба артыннан җәяү атлый. Колхоз фермасы янына җитеп киләбез. Бер үрне төшә башладык. Рәшидә апа дилбегәне тартып атны юлга аркылыга борды бугай… үр уртасында утын төягән арба белән без аудык. Рәшидә апа йөкнең икенче ягына сикерде. Без барыбыз да утын астында калдык. Җан бирәсе килми – арба астында барыбыз да сөрән салып акырабыз…
Әни атны юлга турылап куеп, безне утын астыннан чыгарып, барыбыз бергә арбаны күтәреп юлга утырттык. Кендеген урынына куеп, утынны яңадан төядек. Әни безне дә утын өстенә төяп утыртып, авылга алып кайтып китте.
Гөмбәз яланнарына, урманнарына чыксам, арба әйләнгән теге үр уртасында мин туктап дога укып, шунда булганнарны искә алам. Рәшидә апа белән миннән башкаларның инде бу дөньяда берсе дә юк. Бар да гүр иясе булдылар. Без бу дөньяга киләбез дә китәбез. Ә үрләр, таулар үз урыннарында утыра.
Ходай шулай яраткан!
Мөнир ВАФИН фотосы.