Күрше бер малайның әтисе чит илдә эшләгән һәм шуннан искитмәле бер кош – тутый кош (попугай) алып кайткан иде. Аны карарга кермәгән малай-шалай якын-тирәдә, ай-һай, калдымы икән. Тутый кош матур гына түгел, гаҗәп кешелекле, ярдәмчел дә. Аның бу сыйфаты кошларга, бигрәк тә күгәрченнәргә нык таныш булгандыр. Чөнки тутый кош аларны көн саен диярлек тәмле ризык белән сыйлый иде бит. Өстәлдәнме, каяндыр ипи яки аннан да шәбрәк нәрсәне томшыгы белән эләктерә дә форточка авызына килеп баса һәм бүләкне җиргә ыргыта. Күгәрченнәр шунда ук ризык янына җыйнала. Кайсы алдан өлгерә, сый – шуңа. Гадәттә, һәркайсына өлеш тия. Ләкин беркөнне, уен белән артыграк мавыгу сәбәпле, тутый кош үзе ыргыткан ризык артыннан үзе дә җиргә шапылдап килде төште. Күгәрченнәрнең моңа кәефе кырылды: тапкан егылыр вакыт, җим бүлешкәндә генә… Комачауга карамастан, шулай да күгәрченнәр ризыкны эләктерделәр дә, егылган ашатучылары яныннан тиз үк тайдылар. Чөнки икенче җирдә аларны җим белән тагын бер әби сыйлый иде. Күгәрчен көтүе шунда мәш килә башлады. Әйе, тутый кош онытылды. Ул сынган канаты белән шапылдый-шапылдый торырга, кузгалырга азаплана иде. Бәхеткә, күрше малай аны шул чакта күреп күтәреп алды һәм хуҗаларына кертеп бирде. Коткарган өчен рәхмәт сүзе ишетте. Ләкин күңелендә күгәрченнәр өчен кимсенү, тутый кошны кызгану хисе гомерлеккә калды бугай.
Шуннан соң тутый кошның үзенең дә форточкадан бер дә ипи ташлап уйнаганы булмады.
Фото: Freepik.com