Руслан Даулатович студентларына да шул ук фикерләрне тукый тора. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр ул аларны үзе, ягъни булачак монографик хезмәте өчен генә теркәп барган очракта, күңеле һич канәгатьлек тапмас иде. Уйлаганнарын студентлары белән уртаклашасы... юк, дөресрәге, ул аларга шәкертләреннән, чит кешеләрдән тагын бер кат раслатып, күңел тынычлыгы табарга омтыла шикелле.
– Милләтләрнең каннары буталып беткән. Кан күзәнәкләре бертөрле генә түгел. Кайда кайсы милләт күзәнәкләре өстенлек итә – индивид үзен шул милләт «бишегендә» уңайрак хис кыла.
Яңа исәп-хисаптан башланган бүгенге дөньяның берничә йөз елы милләт каннары кушылу-буталудан гына тора. Аңарчы ул чагыштырмача тотрыклы булган. Һәр милләтнең үзенә генә хас холкы, фигыль-гамәле аеруча көчле чагылган.
Ул шулай диюгә, арадан берәр кыюрак студенты, сикереп торып:
– Руслан Даулатович, мин сезнең белән һич килешә алмыйм! Каннар буталу революциядән соң гына башланган ич! – дип, каршы да төшмәкче була.
Шулчак профессор абзагыз, дөньясын онытып, тарихка кереп китә. Әлбәттә, үзенә каршы килгән студентны гаепләми ул. Хәтта аның сүзләрен куәтли дә. Мисал итеп урыс елъязмачыларының сүзләрен китерә:
– «955 елның җәендә князь Игорьның хатыны Ольга греклар янына Патша шәһәренә килә. Ул заманда патша булып Левның улы Бөек Константин хакимлек итә. Ольга менә шуның катына бара. Патша гүзәл Ольганы күреп соклана һәм: «Безгә бергәләшеп патшалык итәргә язгандыр», – ди. Ольга, үзен саклап калу өчен, шундук хәйләгә керешә, дөресрәге, чын максатын әйтә. «Мин мәҗүси бит, христиан кеше мәҗүси хатынны хатынлыкка ала алмый, мине чукындырасың килсә, тик үзең генә чукындыр, югыйсә мин чукынудан баш тартачакмын», – ди. Һәм патша аны патриарх белән бергәләп чукындыра. Патриарх хатынга христиан диненең тәгълиматларын өйрәтә. Чукынганнан соң, Ольгага Елена дигән яңа исем бирәләр.
Үз диненә күчкәннән соң, Константин патша Ольгага хатыны булырга тәкъдим ясый. Ләкин Ольга, аңа шундук каршы төшеп:«Ничек итеп син мине үзеңә хатынлыкка алмакчы буласың?! Син бит мине үзең чукындырдың һәм «кызым» дип атадың! Ә христиан кануннары буенча ата кеше үз кызына өйләнә алмый».
«Хәйләләдең син мине, Ольга», – дип, патша аның фикере белән килешергә мәҗбүр була. Шуннан соң ул аңа күп мал-мөлкәт, алтын-көмеш биреп кайтарып җибәрә. Ольганың халкы да христиан диненә күчә. Ләкин аның улы Святослав, христиан диненә күчүдән баш тартып, мәҗүси булып калса да, алар бик тату һәм матур гомер кичерәләр». Сезгә билгеле мәгълүматлар, нигездә, әнә шулар, – дип, никтер авыр итеп көрсенеп куйды Руслан Даулатович.
– Борынгы елъязмада язылганча бит инде!
– Аларда чын хаклык бар дип уйлыйсызмы? Алдый алар...
– Ничек инде?..
– Монастырьларда утырган елъязмачылар хуҗаларына нәрсә кирәк, нинди данлы тарих кирәк – шуны язганнар да. Мәсәлән, Святослав кенәз Игорь малае түгел! Ул Ольгага өйләнгәндә шәлперәйгән карт була инде. Тоткынлыкка төшкән Ольганың гыйффәтен хазар башлыгы ала, малай, ягъни урыс кенәзе Святослав – шуның баласы! Менә каннар буталуның ачык мисалы сезгә!
Елъязмаларда ялган күп, дидем. Дөрестән дә шулай бу. Мәсәлән, шул ук Святославның малае Владимир үзе кенәз булып алгач, Выдубицкий монастыре монахы Сильвестрны дәштерә дә, беренче урыс елъязмасын юкка чыгарып, яңаны язарга куша. Чөнки анда Русьны берләштерүдә Владимирның роле кечерәйтеп күрсәтелгән була. Шуннан бирле тарихчыларның башы әйләнеп беткән инде. Княгиня Ольганың кайчан Константинопольгә килгәне дә, урыс илен төгәл чукындыру датасын да тәгаен белгән кеше юк. Дөреслекне бары тик патша Константинның сәркатибе язмаларыннан гына эзләргә кирәк. Порфирогинетның бу хакта аерым хезмәтендә тәфсилләп языла. «De ceremoniis Auiae» дип атала әлеге хезмәт һәм сәркатип Ольганы скандинав исем белән Елга дип атый. Константинопольгә, Сильвестр язганча, 955 елда түгел, ә 957 елның 9 сентябрендә килә Ольга. Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Шунда тукталып торыйк әлегә.
Түләү
Кәримәнең әнисе озакламый иреккә чыгарга тиеш. Бу мәсьәлә хәл ителгән, очы тәмам чишелер өчен, бераз вакыт кына кирәк иде.
Бер караганда, кызның җилкәсеннән тау төшкәндәй булды, шулай да тынычланырга иртәрәк – моның өчен түлисе бар иде бит әле...
Йа Хода! Бу дөньяны коткаруны тагын хатын-кыз кулына калдырырсың микәнни?!
Ни булса да, тормыш алга китте кебек. Әнисе иреккә чыга, әтисенең «Мөгезсез үгез» дигән мәкаләсе, район газетасында дөнья күреп, бик зур шау-шу куптарды. Әтисенә туктаусыз шылтыраталар, өйгә килүчеләр дә бар. Чөнки мондый кыю мәкалә барысының һушын алган, күпләрнең күзен ачкан, тагын да күбрәкләрнең отыры ачуын китергән иде. Район матбугатында җирле җитәкчелекне тәнкыйтьләп кара әле син! Бу кыюлык кына түгел, бу зур батырлык һәм тәвәккәллек тә иде. Дөрес, газета редакторын икенче көнне үк эштән алдылар алуын. Ләкин болай да пенсия яшендәге Мохтаров абыйның моңа әллә ни исе китмәде. Ул – элегрәк елларда байтак вакыт районның партия комитетында эшләгән җаваплы хезмәткәр, пенсия яше җиткәч, газетага күчкән иде. «Безнең заманнарда, фермадагы бер бозау үлсә дә, колхоз председателенең теңкәсенә тияләр иде, ә хәзер колхозларның малларын фермалары-ние белән сатып җибәрсәләр дә бернәрсә юк!..» – дип, кереш сүз язган иде Мохтаров «Мөгезсез сыер» фельетонына.
Барыннан да бигрәк, әтисенең йөзенә нур кунды, күңеленә яшәү дәрте кереп оялады.
Алда тагын бер чишелмәгән төен тора иде әле. Шул турыда уйласа, Кәримәнең күз аллары караңгыланып, аягында басып тора алмый башлый, тиктомалдан хәле китә һәм борып-борып эче авыртырга керешә иде. Әйе, чишелмәгән төен... Әнилгә нәрсә, ул көлә генә, Кәримәнең халәтен аңлап көлә. Әмма көлүе бик серле, нидер әйтеп бетермәгән төсле иптәш кызы. Ләкин әйтелмәгән сүзне кеше авызыннан тимер келәшчә белән генә тартып алып булмый. Кәримә ике ут эчендә. Соңгы араларда Руслан Даулатовичның күзенә дә күренергә ояла, качып йөри. Әлбәттә, бу яхшы гамәл түгел. Рәхмәт әйтергә кирәк, алдына тезләнеп, әнисен коткарганы өчен, мең-мең рәхмәт укырга, бәлки, «Сезнең бу яхшылыгыгызны гомер онытмам!» дияргә дә кирәктер, тагын әллә ничаклы матур сүзләр өстәп әйтергә кирәк һәм тагын, тагын...
Әнил төрттерә: «Руслан Даулатовичны отблагодари инде син», – ди. Моны үзе дә яхшы белә Кәримә. Тик ничекләр итеп үз-үзен җиңәсе соң?! Ничекләр итеп... бәллүр пыяла кебек чәлпәрәмә килергә торган күңелкәен, күкрәк читлеге эчендә бәргәләнгән йөрәккәен күндереп, андый адымга җөрьәт итәсе?
Әниеңне коточкыч бәладән йолып калу бәһасез нәрсә! Андый бәхетне дөньядагы бернинди кыйммәтләр белән дә бәяләп булмый торгандыр әле, бәлки?.. Ни булса – шул булыр...
Дөнья кыз алдына коточкыч авыр мәсьәлә китереп куйды. Монысы хак...
Кәримә, аптырагач, фахишә кызның көндәлеген тагын кулына алып карады. Үзе ясаячак адымнарга, кылыначак гамәлләренә аклану эзләргә, күңеленә ышаныч иңдерергә иде исәбе... Берни булмагандай ятасың да... аннары душка кереп, тәнеңне генә түгел, җаныңны чистартасың. Әйтерсең дөньяда бернинди үзгәреш тә булмаган. Әнә кояш та нәкъ вакытында һәм элеккеге урыныннан чыкты, кичен ай да үз вакытында калыкты...
Мондый икеле-микеле халәткә, ниһаять, бер дә бер көнне чик куелды. Тагын Әнил ярдәмгә килде, ул аны кичке якта Руслан Даулатовичның фатирына алып китте. Алдан сөйләшмәгәннәр иде, ничектер бик кинәт кенә килеп чыкты кебек. Әмма юлда барганда, Кәримә дулкынланудан чак кына һушыннан язмый калды, тик, ни галәмәт, профессорның ишеген ачып керүгә, кызга каяндыр һәм ниндидер кыюлык иңгән сыман булды, кыяфәтенә нур кунып, йөзләре ачылып китте.
Руслан Даулатович, кызларны бик ачык йөз белән каршы алып, өчесенә дә кофе кайнатып алып чыкты. Аны-моны сөйләшкәләп утырдылар да беркавымнан профессор, җитди тонга күчеп, кызларга үзенең эше, диссертациясе хакында сөйләп алды. Әнил сумкасыннан компьютерда җыелган шактый калын кулъязма алып, профессор алдына куйды.
– Сезнең киңәшләрне искә алып, өр-яңадан карап чыктым, Руслан Даулатович.
– Яхшы, яхшы, булдыргансың! Иртәгә фикеремне җиткерермен.
Кәримә, берни аңламыйча, тик аптырап карап утыра иде. Ләкин профессор, аңа да сүз кушып, мәсьәләнең нидә икәнлеген тәфсилләп төшендерергә кереште. Баксаң, бер караганда, мәсьәлә бик гади икән ләбаса. Ул Кәримәгә курс эше тәкъдим итә. Ләкин темасы гайре сәер: «Яңа Манифест». Тезис-фикерләре дә сәер генә, ләкин кызык. Әнил исә бу эш белән бер елга якынлап кызыксына икән, шактый өлешен язып та бетергән инде. Кыскасы, Руслан Даулатовичның студентлары шул хезмәтләре белән зур фәнни конференциядә чыгыш ясарга тиешләр. Әле тиз генә түгел, вакыт бар. Руслан Даулатович бу эшкә аларның группадашлары Заһидны да тартырга уйлый икән, ләкин егеткә капылт кына үзе башлап әйтәсе килми, Заһидны кызлар әзерләргә һәм үз чиратында аны да ризалатырга тиешләр иде. Бу темалар әлегә сер, курс эшләре әзерләнеп беткәч тә, аның хакында кешеләргә белдерергә ярамый. Вакыты җиткәч кенә, фәнни конференция вакытында, барысының да маңгайларына бәреп, өчесе дә рәттән чыгыш ясыйлар, ноктаны профессор үзе куярга тиеш иде.
Кызлар саубуллашып чыгып киттеләр, профессор Әнилнең кулъязмасын укый калды. Ләкин Кәримәнең күңеле барыбер нинди дә булса чишелеш көтә иде. Ул ишек янында басып торган Руслан Даулатовичны кочаклап битеннән үбеп алды да: «Рәхмәт сезгә әнием өчен! Мин моны беркайчан да онытмам, Руслан Даулатович!» – дип әйтергә үзендә кыюлык таба алды.
Ишек ябылгач, Әнил үзалдына гына сөйләнгән кебек әйтеп куйды:
– Әни белән барыбер ачыктан-ачык сөйләшәчәкмен әле мин!
– Ни турында сөйләшәсең?
Әнил аңа турсаеп карады да:
– Беләсең ич инде! – дип төрттереп куйды.
– Әйе, әйе, беләм шул...
– Әүвәл менә курс эшемне яхшылап язып бетерәм дә... фәнни конференциягә әнине дә чакырам... Аннан соң ачыктан-ачык сөйләшергә җиңелрәк булачак.
Кәримәгә өн кергән иде инде, ул Әнилнең кулыннан кысып тотты да:
– Бу Руслан Даулатович... таякны артык бөкми микән? Хатын-кызны чүпкә санамыймы? Син ничек уйлыйсың?
Әнил ачу белән кулын тартып алды да ниндидер ят тавыш белән:
– Әгәр... әгәр чүпкә санасамы?! Ул очракта ул сине, дустым, кылган яхшылыклары өчен, анадан тума чишендереп, постеленә төртеп еккан булыр иде! Алай итмәде бит! Итмәячәк тә! Мин аның фатирында йоклап та калганым бар... кристальный чиста кеше! Төне буе үзенең хатыны турында, аны ничек яратканлыгы хакында сөйләп чыкты ул миңа... Вот мәхәббәт булган!
Кәримә үзе дә сизмичә сорау биреп куйды:
– Булган?
– Әгәр мәхәббәт ике яклы булмаса, ул барыбер сүнүгә дучар...
Әнил хаклы дип уйлап куйды Кәримә... Рәхмәт Әнилгә! Әгәр ул, ул булмасамы?..
Йә, ярый, ул да дустына бурычлы булып калмас әле, Алла боерса...
Коммунистларның иң котырган чагы. Маркска, Энгельска һәм Ленинга, аларның дистә еллар буе бик күп халыкларны шашындырган, юлдан яздырган тәгълиматларына кизәнергә курыкмыйсыңмы, дип сораячак әле бер дә бер көнне Руслан Даулатович Кәримәдән. Шулчакта Кәримәнең күз алдына әнисе, Сәгыйть Сәетович кунакханәсендә яткан буй-буй трусик кигән капкорсак күз алдына килер дә ул: «Юк! Курыкмыйм!» – диячәк.
* * *
Руслан Даулатовичның хатын-кызны чүпкә санамавы чынлап та хак иде. Ул моны бер лекциясендә студентларына да исбатлап күрсәтте. Кайсыдыр, утырган җиреннән генә:
– Казан хатын-кыз кулында булмаса, Иван Грозный шәһәрне ала алмаган булыр иде. Казанны хатын-кыз саткан, Сөембикә саткан урысларга! – дигән сүзләр ычкындырган иде.
Профессор әүвәл әлеге студент егетне эттән алып эткә салырга, наданлыкта гаепләргә уйлаган иде, ахыр чиктә Сөембикә хакындагы чын тарихны сөйләп бирүне кулайрак күрде бугай.
– Минем өчен Сөембикә гомергә якты шәхес образы булып яши. Ул – гүзәл, батыр, кыю хатын, көчле хатын. Башка Казан бәкләре чүпрәк-чапрак яки акча өчен урыска ата-анасын да сатып җибәргән шул дәһшәтле чорда Сөембикә алардан ун башка өстенрәк тора! Язмыш аны, Сафагәрәйдән аерып, тол калдыра.
Үзен ирексезләп Мәскәүгә алып китәр алдыннан, Сөембикә ире Сафагәрәй кабере белән хушлашканда сөйләгән сүзләренә игътибар итегез сез! Чәчләрең үрә торырлык! Бу елъязмаларда теркәлеп калган. «Сөембикә, кабер янына җиткәч, башындагы алтын башлыгын алып ташлады. Моңлы тавыш илә еглап: «Әй минем сөекле падишаһым Сафагәрәй! Күрәсеңме бөтен хатыннарыңнан артык яраткан хатыныңны! Хәзерендә мин сөекле углың илә урыс йортына тоткын булып китәмен. Синең илә озак ханлык итмәдем... күп яши алмадым. Син ник миннән вакытсыз аерылдың? Ни өчен мине – тол, сөекле углыңны үксез калдырып, кара җир астына киттең? Син кайда торасың? Мин дә синең яныңа барыймчы, икәүләп бергә торыйкчы! Ни өчен син мине монда калдырып киттең? Күрмисеңме, синең бикәң үзебезнең мәңгелек дошманыбыз булган Мәскәү падишаһы кулына биреләдер. Мин ялгызым гына аңа каршы тора алмадым, үземә ярдәм итүче кеше таба алмаенча, ирексез аңа биреләмен. Әгәр дә тел һәм динебез бер булган падишаһ кулына тоткын ителгән булсам иде, мин һич кайгырмаган булыр, шатланып кына барыр идем. Сөекле падишаһым! Минем ачы еглауларымны ишетсәнә! Үзеңнең караңгы ләхетеңне ачып, мине үзең яныңа алсана! Синең ләхетең миңа һәм сиңа хан урындыгы, якты сарай булсыннар, әй сөйкемле падишаһым! Кайсы чакта мин, рәнҗеп, сиңа «үлүчеләр илә тумаучыларга куаныч булыр» дия идем түгелме? Шул мин әйткәнчә булмадымы? Син шуларны белмәдең, менә безгә хәзерендә тере көенчә кайгы һәм рәнҗү килде. Сөйкемле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасыннар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем еглавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк... Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган, атама сөйлимме, ул моннан бик ерак, казанлыларга сөйлимме, алар бит, үз ирекләре илә ант итеп, мине урысларга бирделәр. Әй сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы яшьләрен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Кайчандыр синең хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдагы куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чорнады. Мин хәзерендә еглый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр илә минем күзләр сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды!» – диде.
Аудитория тулы яшьләр әлеге хәлне тынсыз калып тыңладылар. Кызларның күзләрендә яшь, егетләр исә авыз ачып сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгелләр иде. Авыр тынлыкны Руслан Даулатович үзе бозды:
– Күрәсезме, Сөембикә ничек итеп иренә сыгына, үзенең хатын-кыз язмышы ире кулында булган чакларны сагынып, ачы күз яшьләре белән искә ала! Сүз дә юк, гүзәл хатын, сокланырлык хатын, кыю, батыр ханбикә! Ләкин шуңа да карамастан Сафагәрәй атлы иренең канаты астына сыенып яшәүне артыграк күргән сөйкемле, чын хатын-кыз!
Заһид, кызык булсын өчен:
– Ә хәзерге кызлар чит милләт кешесенә кияүгә чыгарга атлыгып торалар, алучы гына булсын! – дип, сүз кыстырып караса да, авызын ерып көләргә атлыгып торучы булмады. Чөнки бу бер дә көлке түгел иде...
Руслан Даулатович фикерен:
– Моны борынгы тарих дип кенә карамагыз. Тарих гасырлар буена кабатланып тора ул... – дигән сүзләр белән төгәлләде.
Тагын... Шул үгез…
Әнисенең иреккә чыгуы әтисенә бик-бик тә шифалы дәва булды – аякларына җан керә башлады, бармаклары кыймылдарга кереште. Йа Ходаем! Иң үтемле дәва яки җылы сүз яки яхшы тәэссорат икән ләбаса!..
Ләкин бу бәхетле көннәрнең гомере кыска булып чыкты. Абруйлы кешеләргә нахак бәла яккан дип, химик Кәримне судка бирде һәм бик зур суммада акча таләп итте. Химик белән судлашып торуның файдасы юклыгы һәркемгә дә көн кебек ачык иде, ул җиңеп чыгачак һәм акчасын да каерып алачак иде. Бөтен бәла дә шунда: аларның андый акчалары юк иде. Гаилә янә хафага төште. Әнисе тагын Сәгыйть Сәетович кебегрәк берәр шома кешенең кооперативына эшкә урнашырга йөри башлады.
Кәримә бу юлы озак уйлап тормады – туп-туры Сәгыйть Сәетович янына үзе китте.
Сәгыйть Сәетович кызны бик теләп кабул итте, нигәдер аның әнисенә дә ачу итми һәм кем кызы булуыннан да курыкмый иде, күрәсең. «Әллә үзен гаепле сизә инде, чучка танау», – дип уйлап куйды кыз. Әнә бит, шампан шәрабына чаклы алып килергә кушты, өстәл өстен төрле нигъмәтләр белән тутырдылар.
Тик шампан шәрабына бөкесе аша гына шприц белән аракы кушылганын, шуңа йокы даруы да өстәлгәнен каян белсен инде ул гөнаһсыз кыз бала?!
Сәгыйть Сәетович, аның гозерен ишетүгә, алдан ук әйтеп куйды, акча белән үзем ярдәм итәрмен, әниеңнең дә бездән алачак акчалары шактый әле, бүген үк исәпләтермен, диде бит, рәхмәт төшкере. Күрәсең, ул теге вакыттагы хәл өчен бик нык үкенә һәм гаебен әнә шул рәвешле юмакчы, гөнаһларыннан котылмакчы була иде, ахрысы, бахыр...
Бу урыс президенты Борис Ельцинның исерек баштан Мәскәү күпереннән сикергән бер матур җылы кич иде...
Фото: Freepik.com