Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июнь , 09:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (16)

...Мәңге очына чыгып булмас кебек тоелган проблемаларының мондый зур тизлек белән чишелүен көтмәгән Фәридә үзенең эш башларга тәмам әзер түгел икәнен аңлады. Кулында бер документы да булмагач, ул үзаллы эш турында хәтта хыяллана да алмый иде бит. Салих абый нинди урынга урнаштыра ала, шунда эшләрмен: идән юучымы, өй җыештыручымы, хат ташучымы – аякка басып киткәнче, шуннан башлармын дип килгән иде шәһәргә.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (16)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (16)

(Дәвамы.)

32

Яңа елны каршы алырга Кәтифә әби янына бердәнбер улы – инде илле сигез яшен тутырып, күптән үзе дә оныклы булган Салих кайта икән. Һәр ел саен. Эшенә дә, шәһәрдә калган гаиләсенә дә карамыйча, үзе генә, бәйрәмгә ике-өч көн калгач, тар урман сукмагыннан чаңгыларын киеп килә икән дә, яңа туган елда газиз әнисе белән бер-ике көн тынлыкта яшәп, ел буе булган хәлләрне сөйләшеп туйгач, күңелен бушаткач, тагын бер елга шәһәренә китә икән. Бу йоланы ул гомере буена бозмаган. Ана белән улның бу кылыгына Салихның хатыны да, балалары да күптән күнеккән, ул турыда гаиләсендә сүз дә, сорау да кузгалмый, имеш. Калган вакытта улына эшен ташлап йөрергә рөхсәт итмәгән Кәтифә әби, кирәге чыкса, улы янына үзе барып кайта икән.

Башта Фәридәгә мондый мөнәсәбәтләр сәер кебек тоелса да, ап-ак чәчләрен артка тарап киң маңгаен ачкан, янып-көлеп торган зәңгәр күзле, туры борынлы, тезелеп торган ак тешләрен күрсәтеп киң елмайган, озын буйлы, киң кулбашлы, килешле киенгән ирнең чаңгыларын салып, егетләрчә йөгереп йортка кереп, әнисен кочаклап, күтәреп алганын күргәч, уеның ялгыш икәнен аңлады. Улын күреп куанган ана да яшәреп киткәндәй булды бу минутларда. Алар сүзсез генә күзгә-күз карашып бер-берсен аңлаштылар, ахры, үзен уңайсыз тойган Фәридә хакында бөтенләй оныттылар, бер күрергә зарыккан, сагынган күңелләре туйганчы кара-каршы басып тордылар. Аннары әби улын өстәл артына чакырды. Фәридә белән таныштырды, Илнур турында сөйли-сөйли, улының алдына "аның" чәшкесен, калагын куйды, "аның бәләкәй чагындагы" тәлинкәсенә аш салды.

Салих бөтен өй эчен җанландырды, тавыш-тынсыз гына уйнап өйрәнгән Илнур да, аның итәгенә менеп утырып, кычкырып көләргә, шашарга тотынды, үзләре дә сизмәстән, Кәтифә әби белән Фәридә дә кычкырып сөйләшә, рәхәтләнеп көлешә башладылар. Бу көчле, җиңел хәрәкәтле, таза, дәртле ир янында бар нәрсә дә җиңел кебек, дөнья гел матур сыман тоела иде.

Бу көннәрдә Фәридә белән Кәтифә әби туктаусыз пешеренделәр, көн дә мунча яктылар. Дәваланырга килүчеләр юк, бер-берсеннән белешеп кенә йөргән халык яңа ел атнасында бу якларга юл тотмаска икәнен яхшы белә иде.

Атна шулай кәеф күтәренкелеге белән үтте. Салих янында авыр уйларга бирелеп булмый да иде. Әлбәттә, Фәридәнең киләчәге турында да сөйләштеләр. Әллә нигә дулкынланыбрак киткән Кәтифә карчык:

– Фәридәне сеңелең итеп күр, улым. Шәһәргә киткәч, синең канат астыңа күчәчәк ул. Башта, аякка басканчы, булышып җибәрү ягын күр берүк, – диде.

Бар яклап та Фәридәнең мөмкинлекләрен бергәләп тикшергәч, бәйрәмнәр үткәч, шәһәрдә очрашырга сүз куештылар.

– Тик Митька кешеләре танырлык булмасын. Аларга игътибар да итми, ул якка күз дә сирпеп карамый, курыкмый торган, үзеңә нык ышанган кеше булып кил. Әнигә калдыр куркуларыңны, ул аларны ни эшләтергә белә – сорарсың, – дип, әнисенә серле генә караш ташлап елмайды Салих. Һәм алар өчәүләп, сәгать телләре 2001не озатып 2002не каршы алганда, уйлаганнарының тормышка ашуын теләп, Салих алып кайткан коньякны коеп, бокаллар күтәрделәр.

Фәридә шәһәргә китәсе көнне Кәтифә әби өй артына тирән итеп чокыр казыды.

– Митька табар, бала турында белер, кулымнан сабыемны тартып алыр, Әдиләмне таба алмам, дигән шикләреңне, элек юньле кеше булдым микән? Илнурым мин киткәч таза-исән генә торыр микән, дигән бөтен куркуларыңны, иелеп, шушы чокырга кычкыр! Күмеп калдыр! Ияртмә, йөртмә аларны үзең белән! – Кәтифә әбинең йөзе җитди иде. Аның әкәмәтләренә инде өйрәнеп барган Фәридә тамагы авыртканчы кычкырды чокыр төбенә карап. Чынлап та, йөрәге бушанып, җиңеләеп калгандай хис итте үзен. ...Фәридә, ишекне ачып, кабинетына килеп керү белән сынаулы караш ташлады аңа Салих. Болай ярыйсы гына күренә: баш югары, күзләр ялтырый, бармаклар йодрыкка төйнәлгән, – булдырыр, ахры, дип уйлады ул, ә үзе:

– Уз, уз, сеңелкәш. Менә югалган документларың, – дигән булып, кәгазьләр сузды. – Эшкә тотынырга вакыт, эшкә, Дарина Руслановна! Бүгенге тормышның һәр минуты кадерле!

Документларны кулына алып, күзләрен зур ачып шаккаткан Фәридәгә сүз дәшәргә дә ирек бирмәде:

– Менә адрес, менә ачкычлар. Туңдырмалар, савыт-саба, кирәк-яракны каян алырга менә бу кәгазьдә язылган. Менә баштагы мәлгә җитәрлек акча. Хәзер минем шофер сине озатыр. Бүген барын да планлаштыр. Торырга дә шунда ук – күрерсең. Иртәгә тагын очрашырбыз, – дип сөйли-сөйли, һушы киткән Фәридәнең сумкасына барын да төяде дә: – Вадим, озат әле Дарина Руслановнаны, – диде. Үзе ике беләгеннән тотып, Фәридәне селкетте: – Йә, ярар, сау бул әлегә, сеңелкәш. Очрашырбыз, – дип, ишеккә тиклем озатып куйды.

Хатын, кабинетка керергә тезелгән чират буйлап үтеп, тышка чыкты.

Вадим атлы яшь шофер егет аны ике урам кисешкән урында урнашкан йортка китереп, ишекләрне ачып, зур гына бүлмәгә кертеп куйды.

Мәңге очына чыгып булмас кебек тоелган проблемаларының мондый зур тизлек белән чишелүен көтмәгән Фәридә үзенең эш башларга тәмам әзер түгел икәнен аңлады. Кулында бер документы да булмагач, ул үзаллы эш турында хәтта хыяллана да алмый иде бит. Салих абый нинди урынга урнаштыра ала, шунда эшләрмен: идән юучымы, өй җыештыручымы, хат ташучымы – аякка басып киткәнче, шуннан башлармын дип килгән иде шәһәргә. Шуңа да кинәт кенә Дарина Руслановнага әйләнеп, кулына паспорт, эшкуарлыкка, торак арендалауга документлар, азык-төлек сатарга лицензия тоттыргач, тәмам аптырап калды ул. Куркып китте хәтта: паспорттагы исем уйлап табылганмы әллә? Тик үзенең бу дөньяда башкача таяныр да, ярдәм күрсәтер дә кешесе булмавын аңлаган хатынның Салихка ышанмый чарасы юк. Ул Фәридәгә начарлык эшләмәс. Бу тәртипсез дөньяда паспортсыз адәмнәр күп булган кебек, ялган документлылары да җитәрлектер. Фәридә бу турыда сүз кузгатмаячак, Салих абыйсыннан берни сорашмаячак. "Минем хәлем сайланып торырлыкмы соң...” – дип уйлап, икеләнүләренә чик куеп, тиз арада һушына килеп, башын эшләтә башлады. "Теге вакыт сораган иде шул, «нишли беләсең”, дип. Шаяру катыш: "туңдырма сатудан башка бер талантым да юк, абый", дигән идем шул. Ә урыны җайлы..."

Чыннан да, бу ике урам почмагына урнашып, "Г” хәрефе рәвешендә төзелгән бинаның Фәридә басып торган бүлмә ишекләре нәкъ урам чатына чыга. Ерак та түгел транспорт тукталышы, кинотеатр, балалар өчен аттракционнар белән парк. Урынның туңдырма сату өчен бик уңайлысын тапкан Салих абыйсы. Фәридә, беренче куркуларын онытып, кулындагы кәгазьләрне актарырга кереште. Башта Данилова Дарина Руслановна исеменә паспортны, аннан бинаның аренда шартларын карады, товар ала торган урыннарның адреслары язылган бәләкәй блокнотны, Салих абыйсының кулы белән беренче битенә: "Синең планнарың, сеңелкәш? Төзе!" дип язылган көндәлекне күреп, елмаеп җибәрде хатын. Кичекмәстән эшкә кереште. Ишекне эчтән бикләп, идәнгә утырды да яза башлады. Башта нәрсәләр сатып алырга кирәклеген бер багана итеп тезеп төште, аннары нәрсәне кайчан эшләргә икәнен билгеләде, азакта үзе җавабын белмәгән сорауларны куйды. Атна эчендә әзерлек эшләрен тәмамлыйсы, тизрәк кафесын ачасы килә иде аның, әлбәттә. Тик моның өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк әле. Бик күп...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (16)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (16)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: