Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июнь , 09:39

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (2)

Иелгән башны кылыч кисми. Иелгән башны хәтта сый­пыйлар. Гарьлек булса да, яшәр өчен бик җайлы ысул икән. Фәридәнең башы иелгән саен, Митька аның Әдиләсен ны­грак сөйде, карады, ашатты, киендерде. Кичә генә шәһәр урамнарында ипи катысына интеккән хәерчегә шуннан да зур бәхет бармыни?! Фәридәгә дә кызының күзгә күренеп тулыланган гәүдәсен сөеп шатланудан башка чара калма­ды. Яши-яши, хатын Митьканың бик сирәк эчкәнен, айнык чагында артык явызланмавын да аңлады.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (2)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (2)

(Дәвамы)

4

Бригадир – ялгыз бүре. Аның яшәгән урыны башкаларныкыннан бик нык аерылып тора. Чүплеккә китереп куелган иске вагонны эчтән дә, тыштан да такта белән көпләтеп, арткы ягына тагын берничә бүлмә эшләтеп, аны зурайттырган. Беренче карашка гади вагон гына булып күренгән корылманың эченә керсәң, сине башта иске өстәле белән урындыгыннан башка бер әйбере дә булмаган бүлмә кар­шылый. Почмактагы чаршау артына Бригадирдан башка беркем дә керә алмый. Бүре кебек усал карашлы, бозау хәтле эт шул чаршауның алдыннан бөтенләй кузгалмый. “Эттән узып арытабан керсәң, әллә нинди затлы җиһазлы йокы, аш, ял бүлмәләре, хәтта мунчасы, байлык төялгән складлары бар”, – дип, хәерчеләр сөйләгән сүзләр әллә әкият, әллә чынбарлык – анысын бер кеше дә белми. Бик тәмләп сөйли башлаган “әкиятче”дән: "Син үзең кереп күрдеңме?" – дип сорау җитә, ул, куркак күзләрен алан-йолан йөртеп, тиз генә юкка чыгу юлын ка­рый.

Кеше аягы басмаган бу серле корылманың эчен Фәридәнең генә күргәне бар бугай... Язгы пычрак, ачы җилле бер көнне Бригадир тырнагына капты алар. Җир асты юлы баскычында кызы белән хәер со­рашып торган җирдән Бригадирның шымчылары алып кит­те. Күп тә үтмәде, чәчләреннән сөйрәп, чүплек яланы урта­сына китереп салдылар. Ыңгырашкан хатын белән “әнкәй!” дип елаган сабыйны Бригадир төн уртасында нишләптер алып кереп, вагон идәненә утыртты. Хуҗасын карашыннан аңлаган эт башта Әдиләнең, аннан хатынның тәнен яларга тотынды. Хуҗа кеше тәмәкесен көйрәтеп сүзсез генә боларны күзәтеп утырды да, этенә мул гына ризык калдырып, сакларга кушып, каядыр чыгып югалды.

Атна буе күренмәгән Бригадирны вагонда Әдиләнең челтерәп көлгән тавышы каршы алды. Шәп-шәп атлап баскычтан менеп, ишекне ачкан ир беравык сүзсез кал­ды. Чаршаулардан билләп, изүләрен өчпочмаклы итеп, җиңнәрен кыска кисеп теккән бертөсле күлмәкләр кигән Фәридә белән Әдилә кырып юылган идәнле, чиста өстәлле вагон бүлмәсендә чәй эчеп утыралар. Этнең үз савытын­нан чәй эчәргә маташуыннан кызчык рәхәтләнеп көлә, Фәридәнең күзләрендә дә кызының шатлыгын уртаклаш­кан очкыннар кабына.

Бригадир килеп керүгә бүлмәдә тынлык урнашты. Эт, гаебен таныгандай, шыңшый-шыңшый, койрыгын кысып, урынына барып утырды. Хуҗа, Фәридәнең күзләренә сөзеп карап:

– Кем син? Кайдан? – дип урысча сорау бирде. Фәридә дәшмәгәч, кызы, балаларча самимилек белән:

– Без урамнан. Далеко жили. Не знаем. Әнкәй сөйләшми хәзер, – диде дә кычкырып елап җибәрде: – Кума безне, кума-а-а...

Усал күзле, пеләш башлы, кара сакаллы Бригадирдан түгел, бу җылы почмактан кире урамга – суык, пычрак, ач, ялангач урамга чыгарып ташланудан курка иде шул Әдилә. Озак кына нәрсәдер уйлап, ниндидер карарга килгән кебек булды ир. Җәнлек ырылдаган кебек бер тавыш чыгарып, теш арасыннан чертләтеп төкерде дә, җенләнеп, каты ба­сып чыгып китте.

Ике көннән исә чүплек әһелләре исерекләрнең, хәерчеләрнең, зекларның һәм фахишәләрнең тырышлы­гы нәтиҗәсе булып, вагонның арткы ягындагы корылмалар артында бер бәләкәй генә куыш барлыкка килде. Фәридә белән Әдилә шунда күченделәр.

Башта алар, күпчелек халык кебек үк, чүплектә эшләделәр: машиналар шәһәрдән китереп аударган чүп- чар арасында чокчынып, сатарга ярардай әйберләрне җыйдылар. Бригадирга илтеп тапшырганнан соң, Әдиләнең әрсезлеге белән куышка көн дә төрле кирәк-ярак кайта торды. Акрынлап Фәридәнең “өендә” самавыр-чәйнеге дә, савыт-сабасы да, чүпрәк-чапрагы да, хәтта бер чите китек сәгать тә барлыкка килде.

5

“Мин кем? Нигә бернәрсә дә исемә төшми? Нигә мин сөйләшә алмыйм? Сүзләрне беләм, укыйм, тик кычкырып әйтә алмыйм. Нигә? Без кайдан?” – Әдиләсен йоклаткач, көндәгечә, үзен борчыган сорауларга Фәридә җавап таба алмый җәфаланды. Никадәр тырышса да, бернәрсәне дә исенә төшерә алмады. Бары тик кысып-кысып башы гына авыртты. Хатын, ыңгырашып, чигәсен тотып, торып ук утырды.

Кинәт хуҗа йорты белән арадагы ишек ачылып кит­те. Караңгы бүлмәгә коридорның теге як башында янган лампочканың саран уты төште. Еш-еш тын алып, бер яктан бер якка тирбәлеп басып торган Бригадирның ярыйсы гына хәмер чөмергәнлеге күренеп тора иде. Башының тагын да ныграк авыртуыннан аңын җуймаска тырышып, күзләрен зур ачып катып калган хатынга:

– Әйдә! – дип, бер сүзне җикерде дә борылып коридор буй­лап китте. Әллә Пеләш Митьканың татарча эндәшүеннән, әллә әлегәчә беркем дә аяк басмаган, беркемнең дә күзе күрмәгән җиргә керергә куркудан хатын тынсыз калды. Аның кузгалырга уйламавын аңлаган Бригадир, кысык коридорның яртысына җиткәч, борылып:

– Әйдә, дип әйттем! – дип тагын бер җикерде дә яхшы­лык вәгъдә итмәгән канлы күзләре белән Фәридәгә карап катты. Әдиләсенең уянуыннан куркып, хатын, стеналарга тотына-тотына, Митька артыннан иярде.

Төтен исе аңкыган коридорның йә сул, йә уң ягында ма­тур гына җиһазлы бүлмәләр калганын шәйләде. Ниһаять, хуҗа коридор очындагы ишекне тибеп ачып җибәрде. Шул уңайга бүлмәдән җылы пар бәреп чыкты. Бригадир Фәридәне көчле куллары белән эләктерде дә мунчага алып кереп китте.

Чәйнектә су кайнатып таска салып юынудан башканы күрмәгән Фәридә, бүтән вакытта булса, мунча күрүенә ихлас куаныр иде. Тик бу кара төндә исерек Митьканың күзләре куанырга урын калдырырлык түгел икәнен ха­тын дөрес шәйләде. Бригадир көрәктәй куллары белән хатынның битеннән кысып тотып үзенә тартып китерде дә, йөзенә каймак ашарга җыенган мәченеке кебек кыяфәт чы­гарып:

– Чишен! Тиз бул!-диде. Үзе, күлмәкләренең төймәләрен өзә-өзә, кабаланып чишенеп ташлады. Күзләрен чы­тырдатып йомган, кара мунчаның бер почмагына сеңеп бөгәрләнгән хатын аны тәмам чыгырыннан чыгарды, ахры­сы, ул аңа кычкыра башлады: – Әле дә чишенмәдеңмени! Нәрсә, әллә мин сине оялчан кыз дип уйлар дисеңме? Ха-ха-ха, оялчан кызның баласы буламы? Мине ахмак дип беләсең мәллә? – дип, Фәридәнең киемнәрен салдырып алып, бер-бер артлы идәнгә ыргыта башлады. Оят урынна­рын куллары белән, бөгелеп капларга тырышкан хатынны Митька стенага терәп куйды да, мыгырдана-мыгырдана, ач күзләре белән “капшарга” тотынды:

– Мин... – үгез кебек ир... күп көттем! Үз гомеремдә почти хатын-кыз күрмәдем. Төрмәдә синең кебек чәчбиләрне акчалылар гына иметь итте. Аннан... аннан миңа “Митька” дип исем тактылар. Беркем татар икәнемне белмәде... Сөннәтле Митька буламыни... О-о-о, син миңа бүлә-әк! Үзең татар, үзең телсез. Син минем кемлегемне беркемгә дә сөйли алмаячаксың... Нәрсә, әллә матур күзләрең өчен куышлы иттемме мин сине? Юлә-әр. Күзләрең, күзләрең, и-их, күзләрең...

Бригадирның бик исерек чакта этен генә сөйгән, аннан башка бернинди назлау белән шөгыльләнеп интекмәгән куллары, ашыгып, каты-каты итеп Фәридәнең тәнен кыскалый башладылар. Күзләре куллары артыннан, куллары күзләре артыннан өлгермәде. Сандык тулы алтын күреп юләрләнгән кеше кебек кыланган бу бәндәнең миенә кинәт хатынның сулкылдап елавы барып җитте. Ул: “Нигә елый? Еларга сәбәп юк монда”, – дигәндәй, акылсыз караш белән Фәридәнең йөзенә беравык карап торды. Бертуктаусыз аккан күз яшьләрен сөртергәме, тотып караргамы уй­лап сузылган иде, хатын бар көченә аның ике бармагын эләктереп тешләп алды. Уянгандай булган миһербанлык әсәре шул ук секундта эзсез югалды, Митьканың эчендәге ерткыч баш күтәрде. Бригадир чабып җибәргәч, ләүкәгә йөзтүбән барып төшкән хатынның аңы бар идеме, юкмы, ерткыч аның белән кызыксынып тормады, еллар гына түгел, гомер буе җыелган ирлек дәртен, хайваный теләген канәгатьләндерергә ашыкты.

Фәридә аңына килгәндә мунча шактый суынган, төнге тынлыкны идәндә шешәләре белән бергә тәгәрәп йоклап яткан шәрә Митьканың ямьсез гырылдавы гына бүлә иде. Сызлаган тәнен көч-хәл белән кузгатып, хатын, ләүкәдән төшеп, Митьканы атлап чыкты да киемнәрен эзләргә кереш­те. Ничек кенә тырышса да, күлмәк ертыклары арасыннан тәнен юньле-рәтле капларлык берни таба алмагач, мунча­дан чыгып, матур бүлмәләрне актарырга тотынды. Йә, Хода, ни генә юк иде анда! Тик хатынның карашы яхшы-яхшы са­вытларга да, кыйммәтле шәрабларга да, алтын-көмешләргә дә тукталмады. Үзенә кирәген – хатын-кыз киеме тапмагач, киң карават өстендәге җәймәләрне тартып-тартып алды да чыгып китте. Нидер исенә төшкәндәй кире борылып, мунча ишеген ачып, нәфрәт тулы яшьле күзләре белән Бригадирга карап торды, аннан, бөтен әрнүен, каһәрен ку­шып, берни сизми йоклаган иргә лачкылдатып төкерде һәм абына-сөртенә коридор буйлап китте. Суыткычлы бүлмәгә сугылып, кочагына ашыга-ашыга ипи, алма, колбаса, уыл­дык кебек ашамлыклар җыйды. Саклык белән генә урта ишекне ачып бүлмәсенә үтте. Бәхетенә, Әдиләсе уянмаган иде. Елмая-елмая тәмле таң йокысы белән йоклаган кы­зына карап, хатын беравык яшьсез генә әрнеп утырды да, керосин лампасын кабызып, җәймәләрдән үзенә күлмәк- ыштан юнәтеп киде.

– Эшкә! – дип, Бригадир ишеккә китереп типкәндә Әдилә белән Фәридә киенгәннәр, ашаганнар – көндәге эшкә әзерләр иде.

 

7

Чит шәһәр урамнарында адашып йөргәндә, подъездлар­да кунганда эт урынына типкәләнеп куылып чыгулардан, чүп контейнерларыннан алып икмәк катыларын суырудан башка бернинди ризык күрми, атналар буе ач торулардан да авыры юктыр кебек иде Фәридәгә. Бар икән шул, аннан да карарак, хәшәрәтрәк көннәр, төннәр бар икән.

Митьканы күпме каһәрләсә дә, күпме рәнҗеп каргаса да, шушы түбәнлектән арындыруны сорап, Аллаһка күпме ял­варса да, шул төннән алып, хатынның күзендә яшь кипкәне булмады.

Тормыш Фәридәне тик үз-үзенә таянырга, теш кысып түзәргә өйрәтте.

Җан әрнүе ачырак булган саен тән авыртуы сизелми. Күзендәге нәфрәт утын яшерә алмаганы өчен баштарак көн саен тукмалды хатын. Бәлки, туктар, бизәр, дип тә уйлаган­дыр. Ләкин Митьканың еллар буе чыгар юл тапмаган дәрте сүнәргә уйламады да. Киресенчә, аңа кайчагын төн дә җитмәс булды. Фәридә, тәнендәге бетмәс күгәргән урынна­рын ничек кенә яшерергә теләсә дә, барып чыкмады, кызы, күргән саен сорап, теңкәсенә тиде. Егылдым, бәрелдем, дигән ишарәләргә баштарак ышанса да, соңрак, кашла­рын җыерып, әнисенә озаклап карап-карап торыр булды. Баласының сизенүеннән, үзенең аңлата алмавыннан кур­кып, Фәридә Митька янында гел баш иеп, күзләрен яше­реп йөрергә тырышты. Тора-бара, каршылык күрсәтмичә, ирнең иркенә генә торсаң, аның нәфесе бик тиз туйганын да шәйләде хатын. Ә кызының, уянып, аны эзләвеннән кур­кып калтыранган ана өчен кыска төнле җәйләрдә моннан мөһим нәрсә юк иде.

Иелгән башны кылыч кисми. Иелгән башны хәтта сый­пыйлар. Гарьлек булса да, яшәр өчен бик җайлы ысул икән. Фәридәнең башы иелгән саен, Митька аның Әдиләсен ны­грак сөйде, карады, ашатты, киендерде. Кичә генә шәһәр урамнарында ипи катысына интеккән хәерчегә шуннан да зур бәхет бармыни?! Фәридәгә дә кызының күзгә күренеп тулыланган гәүдәсен сөеп шатланудан башка чара калма­ды. Яши-яши, хатын Митьканың бик сирәк эчкәнен, айнык чагында артык явызланмавын да аңлады. Явыз Митька Фәридә белән Әдиләнең янында тынычлана, нишләптер йомшара, бер кеше күзе дә күрмәгәндә Әдилә белән уты­рып рәхәтләнеп татарча сөйләшергә керешә иде. Хайваный кыланышлары эчкәч кузгала. Ә эчү, исерү тик Фәридә кар­шы төшкәндә, нәфрәтен күрсәткәндә генә була иде.

Ашау-туену, киенү, сөяккә ит кунудан да мөһимрәк нәрсәләрнең дөньяда бар икәнен Фәридә тоя, сизенә иде. Тик кызы өчен әрнегән, йөрәгенең шул ерак дөньяга тал­пынган, күңеленең очар коштай канатланган чакларын ул тешләрен кысып, ыңгырашып, тыеп яшәде: “Барына шөкер, барына шөкер, барына шөкер...” Ләкин бу – чүплек иде шул. Чүплек белән дөнья арасы – берничек тә үтә ал­маслык ара иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: prostooleh; Freepik.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: