Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 Май , 22:11

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (1)

– Камилә! – диде Хөснулла әкрен генә. Теге эндәшмәде. Шуннан ул кычкырыбрак эндәште. Ләкин җавап һаман юк. Аптырагач, егет аны муеныннан алды, уятырга теләде. Ә кызыкай күзен ачмыйча гына башын аңа таба борды да күкрәгенә куйды. Хөснулла аның арыган, ләкин матур йөзенә, алсуланып торган ирененә карап торды да, түзмәде, үбеп алды. Ә Камилә, карышасы урынга, көтмәгәндә аның муеныннан кочаклап алды. Егет тагын татлы иреннәргә үрелде.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (1)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (1)

Хөснулла яшьтән басынкы, аз сүзле булып  үсте. Тормышлары кысынкы иде, чөнки әтисе сугыштан кайткач, берничә ел торып, улына җан биргән дә үлгән – малае аны хәтерләми дә. Ә әнисе чирләшкә булды, күп вакытын мич башында үткәрде. Малай ачлы-туклы үсте – туйганчы бер ит ашаса – атна сөйләрлек бәйрәм... Шулай булса да, укырга әвәс иде. Мәктәптә ул бөтен фәннәрдән дә яхшы укыды, ә математикадан аеруча көчле булды. Нинди генә катлаулы мәсьәлә бирсәләр дә, ул «ә» дигәнче эшләп куя. Шуннан укытучы башын тотып аптырап утыра да:

Наил

– Хөснулла, син бит китапта бирелгән юл белән чишмәгәнсең. Ә җавабы дөрес,– дип елмаеп куя. – Синнән профессор чыгарга тиеш.

Шулай итеп аңа «профессор» кушаматы тактылар.

Моннан тыш, Хөснулла тимер-томыр белән уйнарга яратты. Электр әйберләрен яхшы белде, өйдәге үтүк, радиоалгыч, электр плитәсе кебек нәрсәләрне тиз генә рәтләп куйды. Шуңа күрә «профессор»га һәрчак яшьтәшләре генә түгел, олылар да өйдәге вак-төяк нәрсәләрен төзәтеп бирүен сорап еш килә.

Хөснулланың чырае ачык булса да, күңеленең иң төбендә яткан яшерен хыялын беркайчан да, беркемгә дә чишмәде. Ул самолетлар төзергә, аларның конструкторы булырга хыяллана иде. Шушы ясалма очкычлар турында күпме китап укыды, күпме уйланды. Кешегә күрсәтми генә шул хыялы әйтүе буенча төрле-төрле уенчык самолетлар ясады. Үскәч, институт тәмамлап, малай аларга җан

кертергә исәп тотты. Унынчы классны Хөснулла берничә генә дүртле белән тәмамлады. Калганы бишле. Аңа, ниһаять, хыялын тормышка ашыра башларга вакыт җитте. Ул үзендә теләсә нинди уку йортына барып сынау бирерлек көч тойды.

Ләкин, дәрт бар – дәрман юк, дигәндәй, бу вакытка инде әнисенең авыруы көчәйгән иде. Бер көн йөрсә, икенче көнне ята. Малаен биш ел буе укыту түгел, үз тамагын үзе дә туйдыра алмас хәлгә килде. Егеткә тиз генә берәр һөнәргә ия булып, эшли башларга кирәк. Ул, колхоздан кәгазь алып, профессиональ-техник училищега укырга китте. Анда ашау, кием – буш, монда әнисенә дә икмәк белән ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.

Колхоз сүзен җилгә очырмады. Бер елда егет тә, укып кайтып, шофер булып эшли башлады.

Кызлар белән Хөснулла яшьтән мавыкмады. Әнисе авыру булганга күңеле сүренке иде. Эшли башлагач та кич җитү белән тизрәк өенә ашыкты, кайттымы – йорт эшенә тотына. Әнисе инде аркылыны буйга да сала алмый башлады.

Ә кызлар карамаслык егет түгел иде ул – бәләкәйдән эшләп үскәч, киң күкрәкле, таза гәүдәле, тырпаеп торган куе тыгыз чәчле; яшерен күз ташлаган озын чәчләр аз түгел иде. Ә аның уе бары тик ата-ана турында булды. Аның да башка балалар кебек мәктәптән, уеннан шат гаиләгә кайтып керәсе килә иде. «Улым, нигә соңладың?» – дип әтисе күтәреп алсын, ә әнисе аш сала-сала сукрансын иде: «Әйтмә дә, бөтенләй азды, өйгә кайтып та әйләнми – уен да уен. Син иркәләп бозып бетердең». Ә әтисе моңа каршы: «Әйдә, теләгәнчә йөреп калсын, уйнар чагы әле аның»,– дип аркасыннан тагын бер кагып алсын иде. Башка малайларны шулай итәләр бит...

Ләкин Хөснулла мондый иркәләнүләрдән мәхрүм булды. Шуңа да аның эче тулы сагыш, үз яшенә караганда нык җитди иде. Ә кешегә күңелен ачмас, эчендәгесен белдермәс өчен ул шаян булырга тырышты, бөтен нәрсәне уен-көлкегә борды. Аның уй-тойгысын, эчендә йөрткән кара кайгысын беркем белмәде. Хәтта олырак агайлар, җиңгиләр:

– И, Хөснулла, сиңа чыккан кыз бигрәк бәхетле булачак. Холкың ифрат әйбәт, – дия торганнар иде.

Ә еллар үтә торды. Училищены тәмамлап кайтып эшли башлаганнан бирле бишенче урагы җитте. Бүген беренче көн басуга комбайннар чыга. Димәк, бөтен машиналар – ашлык ташуга!

Хөснулла гадәттәгедән иртәрәк торды, машинасын барып кабызды да идарә каршына барып туктады. Чөнки һәр машинага төяүче бирергә тиешләр. Шунсыз бункердан аккан ашлыкны кузовка тигез итеп төяп тә, амбарда бушатып та булмый. Алай дигәч тә – була инде, тик машиналар да, комбайннар да ике-өч тапкырга ким файдаланылачак.

Чынлап та, контора тирәсендә бер төркем яшь-җилкенчәк тора. Гадәттә мондый эшкә йә каникулга кайткан студентларны, йә югары классларда укыган мәктәп балаларын кушалар. Төрлесе туры килә – бик җитезе дә, бөтенләй эш рәте белмәгәне дә. Тиз генә барып, тазарак берәр егет эләктерергә кирәк. Чөнки аның хезмәт хакы да шул юеш борыннарга бәйләнгән.

Машина килеп туктау белән бер кыз төркемнән аерылды да, ышанычлы атлап, аңа таба юнәлде. Уналты-унҗиде яшьләр булыр, ак кофта, кара чалбар кигән, башында ак косынка; түгәрәк йөзле, озын керфекле, зур соры күзле, бер тотам бедрә чәче маңгаена төшеп тора. Атлавына, гәүдәсенә караганда, эшкә нык булыр төсле.

Гадәттә ата-ана куеныннан чыгып беренче тапкыр мөстәкыйль хезмәткә батырчылык итеп шоферлар янына килгән үсмер кызлар бик оялчан була. Ә бу кыю гына килде дә, кабинаның ишеген ачып кереп тә утырды.

– Мине сиңа бирделәр,– диде ул.

Егеткә кызык булып китте:

– Нәрсә, әллә бөтенләйгәме? – дип шаяртты.

Кыз шоферга сынаулы караш ташлады.

– Мин бөтенләйгә беркемнеке дә булмаячакмын...

– Нишләп?

– Һе, кемнеңдер хан булып кыланып сиңа җикеренеп командовать итүенә түзеп торыргамы? Юк, инде! Мин үземә-үзем хуҗа булырга яратам...

– Димәк, бер дә кияүгә чыкмыйсың?– Хөснулла уйнап сөйләшүгә ихласланып керешеп китте.

– Нигә чыкмай ди?! Гомер буе карт кыз булып өйдә утырганымны телисеңмени?! Чыгам, кешесе генә туры килсен. .

– Ә миңа? – Егет күзләрен кыса биреп елмайды. – Миңа чыгар идеңме?

Кыз күзен-башын уйнатып, иңбашларын сикертеп куйды:

– Әлләче, сынап карыйк әле...

Бу үсмер кыз янында аңа, мөгаен, беренче тапкырдыр, җиңел, рәхәт булып китте.

– Алайса танышыйк, кәләш!..

– Мин сине беләм. Ә минем исемем Камилә. Мәүлетбай кызы. Яңа гына унны бетердем...

– Алай икән, бик шәп! – Хөснулла кинәт сүрелде, хәтта тегенәрдән читкәрәк тайпылгандай итте. «Юк-бар нәрсә сөйләнеп бәлагә калуың бар тагын... Мәүлетбай агай арт сабагыңны укытыр...»

Аның уйларын аңлагандай, Камилә кычкырып көлеп җибәрде:

– Курыктыңмы?

– Нәрсәдән куркыйм? – дигән булды егет, йөзенә ясалма елмаю чыгарып. Үзе машинасын кабызды.

– Курыктың, курыктың, – дип чәбәкәй итте бу шайтан баласы. Шуннан җитди генә: – Ә син курыкма, кияү кеше: урамдагыны мин өйдә сөйләмим...– дип өстәп куйды.

Менә бит, парта артыннан гына чыккан бала өлгергән егетнең борынына чиретте дә куйды. Әйтерсең, Камилә түгел, ә Хөснулла үзе бер бәләкәй үсмер...

Алар көне буе башкача сөйләшмәделәр дә диярлек. «Булдымы», «киттек», «ял»дан башка бер-берсенә сүз кушмадылар.

Колхоз председателе урынбасарының кызы булса да, ялкау түгел, үткер, тере иде бу. Ике басасы урынга бер генә баса. Күрәсең, яшьли эшкә өйрәткәннәрдер. Комбайн янына машина килеп туктау белән кыз кузовка менеп тә китә, көрәгенә дә ябешә. Амбарга кайтып җитмисең, инде бортларны ачарга да керешә.

– Тукта, ашыкма! – дип Хөснулла кабинадан сикереп төшә дә бортлардан кызны куып җибәрә. Ә ул инде йөк башында, ашлыкны өемгә ишеп төшерә дә башлаган.

«Ә» дигәнче йөк бушатылып та бетә, алар кабат басуга таба оча.

– Бас әле газыңны, – ди Камилә. – Мин кызу йөргәнне яратам... Егеткә ни, аны тыңлаудан башка чара калмый. Тизлекне арттыра, үзләреннән алда киткән машиналарны җилдереп кенә узалар. Шулай итеп башкалар комбайн белән амбар арасын ике-өч ураганда болар дүрт-бишне юллый.

Көндезге ялга туктагач та аш пешерүче янына Камилә беренче булып барып басты һәм икесенә ике тарелка аш алып килде. Үзе көлә:

– Кәләш вазифасын үтәргә кирәк бит!..

Ә кичкә кыз нык арыды. Өйләренә күзләре йомык килеш дигәндәй, көчкә атлап кереп китте.

Ләкин иртәгәсен каршыларына барып туктап, кычкырту белән, шундук елмаеп килеп басты. Җитмәсә:

– Нигә соңга калдың? Әллә йокың туймадымы? – дигән була.

Бер көнне эш бигрәк күп булды. Иртәгә яңгыр була, шушы басуны ничек тә бүген сугып бетерик, дип председатель үзе басып торды.

Шулай булгач, ничек китәсең?! Эшне тәмамлаганчы төнге ике җитте. Кызны өйләренә алып кайтканда ул башын кабина почмагына терәгән дә рәхәтләнеп йоклый иде.

– Камилә! – диде Хөснулла әкрен генә. Теге эндәшмәде. Шуннан ул кычкырыбрак эндәште. Ләкин җавап һаман юк. Аптырагач, егет аны муеныннан алды, уятырга теләде. Ә кызыкай күзен ачмыйча гына башын аңа таба борды да күкрәгенә куйды. Хөснулла аның арыган, ләкин матур йөзенә, алсуланып торган ирененә карап торды да, түзмәде, үбеп алды. Ә Камилә, карышасы урынга, көтмәгәндә аның муеныннан кочаклап алды. Егет тагын татлы иреннәргә үрелде.

Шуннан кыз күзен ачты:

– Син минеке генәме?

Егет шат елмаеп башын какты...

(Дәвамы бар)

Фото: saba-rt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: