Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 октябрь 2023, 22:27

Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (7)

Чынлап та, һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач караватның ак аягы бар, юаш кына ай, мөлдерәп карап калган күзләр бар.

Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (7)
Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (7)

VII

 

Йөри торгач кайбер хәлләр булмаган булса, ул эшләрне шуның белән бетте дип әйтергә дә булыр иде. Вәсиләне мин башкача беркайчан да күрмәдем, тик онытып та булмады ул бөтерчек кызны. Ниндидер бер дә сүнми торган ут ягып калдырды ул минем йөрәккә.

Авылга кире әйләнеп кайтмадым, кайтсам да элекке күк каршы алмаслар дип уйладым. Күп кенә эшләр  башына җиткән кеше бит мин, уйлап карасаң, уйларга җитәрлек. Шуңа күрә уйлап кына карамыйм.

Үземнән артып калган чакларда, әтиләргә акча җибәргәлим. Акчасы аз, сүзләре аннан да азрак була: «Минем кайда икәнлекне сорамагыз, җибәргәнне кабул күреп алыгыз». Ә Вәсилә турында ләм-мим, йөзек кашын укып торсын. Шулай да, үзара гына әйткәндә, сагынам мин ул кызны. Төшләремә керә. Тик элекке күк көлеп түгел, үпкәләгән төсле булып керә. Әллә хаксызга рәнҗеттемме икән кызыйны? Әнә шулай уйланып, кайчакларда төне-төне белән йокламыйча борчылып чыгам, җәяүләп эзләп китмәкче булам үзен, ә иртәгесен яңа мәшәкать килеп чыга да үпкәләгән кызны әллә кая, артка куып җибәрә.

Шулай да берчакны, җир астында йөреп туйгач, әллә авылга кайтып буразнага аякны тыгаргамы дигән уй чын-чыннан башка килгән иде. Котомкамны җилкәгә асып, станциядә болганып йөргәндә, паспортсыз дип, җилкәмнән каптырып алдылар. Хәер, паспортлыларны да озак сайратып тормый башлаганнар иде ул чагында – тегендә турый торалар, моннан патша хәзрәт дигәннәре илтеп тыга тора. Ә миңа инде, паспортым да булмагач, авыз ачып сүз әйтергә дә бирмәделәр, буйны-сынны үлчәп карадылар да: «Ярый бу, алдык!» – диделәр. Таш казармаларда әле алай, әле болай дагалый торгач, башкалар кебек, миннән дә солдат килеп чыкты булса кирәк. Әле нинди генә солдат, кайнар башлы дигән булып, салпы якка салам кыстырып, кавалерист итеп куйдылар. Сугыш җиренә барып чыкканнан бирле, атлы разведкада хезмәт итәм. Приказ буенча барып, берәр нәрсә майтарып кайткан саен, офицерлар мактап куйган булалар: «Молодец, гололобый, барысы да бөек империя өчен, патша-атакай өчен, рус коралының даны өчен». Теге дә бу... Кем өчендер, анысында минем эшем юк. Әмма шунысы шәп – кинәндем ат өстендә йөреп.

Кем уйлаган диген, Госман белән бер частька туры килдек. Баласы-чагасы турында сөйли, авыл турында, туган-тумача турында сөйли, ә Вәсилә турында ник кенә тешен агартсын. Иске тунны кузгатмыйм, тузаны чыгар ди, ахрысы.

Шулай да беркөнне сөйләштек. Шундый итеп сөйләштек, икенче сөйләшергә урын да калмады. Барысы да ачылды – теге чакта ачылмый калганнары да.

Ә бу болай булды. Беркөнне разведка командиры минем янга килде дә әйтә: «Эш бар сезгә, солдат Корбанов», – ди. Күзгә карап тора бу. Минем иреннәрем яна башлаганчы шулай карап торды, сыный, янәсе.

– Сезнең үзегезгә генә, ну, аннары тагын бер кешегә, – дип өсти бу, бераз карап торганнан соң. Үзе эшнең нидә икәнлеген әйтми дә әйтми, күрәсең, хикмәтледер. Була бирсен, мин үзем дә эшнең хикмәтлерәк, куркынычрак булуын яратам.

Офицер, минем белән артык сайрашып торырга теләге юклыкны белдереп, шул ук вакытта мәче баласына майлы калҗа күрсәткәндәй:

– Сделаешь, крест в грудь и на побывку, – дип китеп барды.

Крест дигәнен башына капласын, шулай да авылга кайтырга дигәч, колак торды, әй.

Кыскасы: җәйге төнгә каршы без Госман белән икәү урман артындагы поляк авылында ята торган немец батальонына «кунакка» киттек. Бурыч ачык: фланглардан үтеп, батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга.

Киттек. Госманны, «минем авылдаш» дип, үзем сайлап алдым. Төн бик әйбәт – кызлар белән егетләр сөйләшеп утыра торган төн. Шундый төннәрдә мин яшь чакны искә төшерәм, авыл урамнарында кычкырып җырлап йөрисем килә башлый. Ә бу төнне кычкырып җырлау түгел, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Немецның колагы үзе белән.

Урманны чыгып җитәрәк, атларны эчкәрәк кертеп, карт бер имән төбенә бәйләп калдырдык. Авыл шунда, урман янында гына дип әйтерлек. Читтән караганда, ялтыр башлы костёлы белән бөтен нәрсәне сытып ята кебек күренә. Тик әллә нидә бер ишетелеп киткән ят тавышлар гына авылда җан ияләре барлыкны, авылның әле сытылып бетмәгәнлеген белдереп тора. Кайдадыр якында гына немец телендә берничә тапкыр команда тавышы яңгырады, ахрысы, часовойлар алмашынды булса кирәк.

Урманнан чыккан кечкенә чишмә, авылга җитәрәк инешкә кушылып, зур гына суга әйләнеп китә. Суның уң як ярлары куе таллар белән күмелгән. Шуларга ышыкланып, авылга якынайганнан-якыная барабыз. Авыл елганың сул ягында, без уңда. Менә инде без ындыр турына да килеп җиттек. Келәтләр, зур-зур амбарлар күренә башладылар. Часовойлар үткәләп торалар. Ахрысы, монда немецларның складларыдыр. Мин кесәдәге шырпымны капшап куям. Шырпы белән уйнау минем бурычка керми керүен дә, шулай да якындарак торсын әле.

Таллар елганың уң як ярлары буйлап һаман сузылалар. Без инде нәкъ авыл турында. Тик су аркылы үтү өчен басма да, күпер-фәлән дә күренми. Ахрысы, түбәнрәктер. Без һаман су буйлатып алга таба үрлибез.

Чынлап та, күпер түбәндәрәк, авылның көньягындарак икән. Монда инде, тау аслатып, яртылаш таштан салынган складлар, яшелчә базлары тезелеп китә. Теге якта, авылның арт урамыннан килеп күпергә таба сузыла торган юл буенда, гади кое кала. Изгеләр коесы булса кирәк – өстендә часовня, аның очында тәреләр ялтырый. Бу тирәдә часовойлар күренми, немецлар бу яктан бик шикләнмиләр, ахрысы.

Күпер чыдарлык, таллар безнең файдага, яртылаш җиргә сеңеп беткән ташландык складлар берәүне дә кызыктырмыйлар булса кирәк, әнә шул берәү дә кызыксынмый торган яктан кинәт кенә без кызыксынсак, начар булмаячак. Мунча табып булмый торган бу поляк җирендә немецларны шәп кенә бер парлап алырга бик ярар иде.

Авылның бу ягын шулай өйрәнгәннән соң, ерактан ук әйләнеп, икенче ягына күчтек. Ул ягы әллә ни уңайлы булмаса да, шулай да, саклык белән эш иткәндә, авылны төреп алырлык юллар бар. Урыннарны билгеләдек, разведка үзенең бурычын үтәде диярлек. Инде хәзер авылның эченә керергә кирәк. Озак уйлап торырга вакыт юк, тиз кирәк, күзеңне йомып кирәк.

Нәкъ шулай тиз кирәк вакытта Госман минем белән озак итеп бәхәсләшеп тормакчы булды. Имештер, мин бер дә кирәкмәскә әҗәлнең күзенә барып керәм. Күпне өмет итеп, азыннан да колак кагарбыз, җитәр, борылыйк, ди бу. Атларның чалынып, буылып торулары бар, дип тә карый. Мин аны тыңларга да теләмим. Ахырында бу ялынырга ук тотынды:

– Айдар! – ди бу, үз тавышыннан үзе куркып, пышылдый: – Айдар, ник тилерәсең син? Алай беркатлы булуның нигә кирәге бар? Җибәрделәр, килдек. Үтәрдәен үтәдек тә. Инде хәзер штаб эзләп йөрмәкче буласыңмы? Ышан миңа. Авылда безне чат саен әҗәл көтеп тора. Аннары тагын үз башың белән уйлап кара. Штаб кайда? Кара мунчада түгел. Кайда булса да авылның уртасында, калай түбәле берәр йортта. Кайтабыз да шулай дип  әйтәбез. Иртәгә безне кем тикшереп йөри? Чуртым да тикшерми.

Аңлап җитмим: уйлап әйтәме соң ул моны, әллә мине сынап кыланган буламы? Әгәр чынлап булса, мин сиңа күрсәткән булыр идем калай түбәне.

Борылдым да тегенең каршысына килеп бастым:

– Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы?

Госман катып тик тора, ник кенә бер сүз әйтсен. Күзгә күз карашып шулай тордык та, аннары киттек. Тик озак та узмады, бу тагын сыкранырга тотынды. Бу юлы инде тавышы бөтенләй калтыранып чыга, гөбедән сөйләгән төсле:

– Үлгәнче сиңа әйтеп каласы бер серем бар иде. Вәсилә турындагы сер. Ичмасам, шуны да әйтми калам икән инде.

Чамалап әйтте ул моны. Шундый куркыныч минутларда Вәсилә исеме ишетелү мине бераз йомшартмасмы дип әйтте. Чынлап та, һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач караватның ак аягы бар, юаш кына ай, мөлдерәп карап калган күзләр бар.

Үзем дә белмим, әллә нинди көч уянып китте миндә. Артыма борылдым да Госманга кул селтәп кычкырдым:

– Бар, атлар янына кайтып, мине шунда көтеп тор, үзем генә барам. Эшлисе эшләрне бетергәч тә, хәзер әйләнеп кайтырмын.

Госман шуны гына көтеп торган икән, борылды да, кәҗә төсле, тизрәк су буена, таллар арасына йөгерде, ә  мин, тәвәкәлләп, берүзем авыл эченә кереп киттем. Эшлисе эшем шактый күп, штабның кайсы өйдә урнашуын дөрес итеп билгеләүдән тыш, Госманның курнос борынына чиртеп күрсәтергә дә кирәк. Әгәр ул авылга минем ялгызым гына кереп, эшлисе эшне ялгызым гына булдырып чыгуыма ышанмый икән, аның борынына чиртеп, ничек булса да ышандырырга кирәк бит инде.

Бер шырпы сыздым – ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсәң күр инде, Госман!

Шау-шу купты, берсен берсе этә-төртә, солдатлар йөгерешергә тотындылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган.

Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда, Госман мескен китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч кычкырып җибәрде:

– Неужели син исән? – ди.

Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа?

Менә инде без, атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз. Матур гына булып таң атып килә, теге чакны, Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да, таң нәкъ шулай булып аткан иде. Вәсилә дигәннән, бая Госман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче булган иде бит.

– Йә, икебез дә исән чакта, теге сереңне сөйләп кал әле, – дип, мин аңа карыйм.

Ул әллә нинди уйларга күмелеп, дәшми-тынмый гына барган җиреннән дерелдәп уянып китә, текәлеп минем күзләремә карый. Көнгә яктылык төшеп килә, мин аның күзләрен аермачык күрәм, аның күзләре ниндидер болганчык күл төсле.

– Дөресен генә әйткәндә, пустяк, – ди бу, сөйләмичә котылып калмакчы була. Мин үз сүземдә нык торгач, ахырында ул чыдый алмады, башлады. Әллә кайлардан уратып-уратып сөйләп алып китте. Дәшми генә тыңлап барам, очы чыгар әле, дим. Шулай булды да.

Урманны чыгып җитеп килә идек, бар күк серләр урманда коелып калсын дип, ахрысы, ашыктыра башлады ул:

– ...Син дә шул бер дә юкка гына кыздың да киттең ул чакта. Кызыксыну юк, сорау юк, кыз ташлап кит, имеш. Кызы нинди кыз әле тагын, сусыз кашык белән суырып йотарлык.

Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте, ахрысы, тавышы шуны әйтеп тора:

– Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин. Синнән үч тә алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Теге Сабан туен хәтерлисеңме? Мамалайда ат йөгертергә барган идек бит. Син шунда камчы белән минем битемә суктың, нәкъ алты айга барды ярасы. Ә ачуы бетмәде. Кайдадыр эчтә ятты да ятты. Үсте дә үсте. Менә берзаман үч алырга җай чыкты. Без синең белән Мамалайга кыз урларга киттек. Хәтерлисеңме, син эчтә, бакча ягында, ә мин койманың тышында, Вәсиләне койма аркылы чыгарабыз. Ул мескен – әллә куркудан, әллә каушаудан – берни белми. Кулын суза. Ә мин, тукта, ярап куяр әле бу, дим. Теге ыгы-зыгы килгәндә,  бармагыннан йөзеген шудырып алам. Тәмам алгысыган кызый, пычагымны да тоймады. Соңыннан сиңа, кызу канлы кешегә, шул йөзек җитә калды.

Ул моны шундый тәмләп сөйли, әйтерсең авызында сүз түгел, конфет. Сөйләрлеге дә бар, оста эшләгән ул. Миңа хәзер бары тик баш селкергә генә, бары тик гаҗәпләнергә генә калган. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, карсак кына бер кешенең эчендә ничаклы явызлык йөргән бит!

Борын кимерчәкләрем сикерә, сизенәм, яхшыга түгел. Югалган беренче төн өчен, Вәсиләнең чәч чуклары, үземнең җәяү йөрүләрем өчен – барысы өчен дә, барысы өчен дә берьюлы өзәсем килә.

Тик мин авыз ачарга да өлгерми калам, урман кинәт гөрселдәп куя. Минем атым җиргә капланып төшә, мөлдерәгән күзләрен генә күреп калам атның. Үземнең мавыгыбрак китүемне хәзер генә, немец засадасының тозагына килеп капканнан соң гына сизендем, ярдәмчем – билемдәге гранаталар гына.

Минем дошманга бирелмичә, кулыма граната тотып засада өстенә баруымны күргәч, Госман елаган тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Башың бармы, Айдар? Икебезне дә харап иттерәсең бит!

Әйләнеп карасам – аның ике кулы да күтәрелгән, тезләре дерелдәп тора.

– Беренчесе менә сиңа, куркак җан! – дип, җан ачуым белән аның өстенә гранатаны томырдым.

Граната иртәнге урманны яңгыратып шартлады. Ут, туфрак, аннары тагын безнең авылның курнос Госман – барысы бергә буталып, һавага очтылар.

Миндә тагын өч граната, бер йөрәк калды.

– Мәгез, бусы сезгә!

Үзебезнекеләр килеп җиткәннәр, мине үлемнең авызыннан тартып алганнар. Туган-үскән якларга күптән үк кайтканым юк иде, санитар поезд белән кайтарып ташлаганнар. Үзем дә белмим, әллә кайчаннан бирле инде госпитальдә, ак палатада ятам. Бик шәп бер хирург киләсе, шул карыйсы, диләр, тизрәк килсен, төзәтсен иде. Аннары тагын ишек кинәт ачылып китсен иде дә, кояш төсле балкып, Вәсилә килеп керсен иде. Шәп хирург дигәннәре кирәк тә булмас иде ул чагында, терелер идем. Килмәс шул инде ул, ачулангандыр ул миңа. Их син, яшьлек! Яшьлек!»

(Ахыры бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: