Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 октябрь 2023, 19:18

Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (2)

Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт  сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, балачакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек...

Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (2)
Фатих ХӨСНИ. Йөзек кашы. Повесть (2)

II

 

Аннары ул менә болай була. Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча, җыеннар, Сабан туйлары башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр, колмак турында, сыра утырту, бал әчетү турында сүз китә – алары аның олы кешеләр эше. Ә бит Янбулат авылында безнең ише койрыксыз әтәчләр дә җитәрлек. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Тизрәк җитсен генә.

Көтә торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды – бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды – аларда без шауладык. Әти, ат йөгертергә барасы булма, дип, алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин – әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше.

Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: «Каула, Айдар, каула!»

Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп, бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк – эчкәч, кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә. Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, юкка Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, күрәсең. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш-белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен күрсәтеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт.

Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар, имеш, аның, кашытсаң, арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да хурландым, әй. Белгән малайлардан, Госманнан ару түгел. Госман ул, үзенә күрә курнос танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора.

Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да, әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә бит киресенчә кирәк иде.

Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп беренче килсәң, тагын бер хәл. Ә иң актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде. Иң яхшысы – егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен төсле ялтырыйсың, аннары югалсаң да ярый.

Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң, нинди егетлек турында уйлап торасың ди? Шулай да колакларым исән икән әле. «Кая, минем атны кем алып бара?» дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем!» – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.

Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. «Әнкәсен бик чая мал дип сатканнар иде. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит», – ди. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы, бәлки, нәрсә булса да чыгар.

Китә башлагач, атның иясе, мине туктатып, колагыма тукыды:

– Кара аны, баш килерлек булмаса, хайванны юкка яндырма. Тот та аермадан ук сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын.

Җавабым юк, дөрес сүз. Булмастайны камчылаудан ни файда? Киттек. Барыбыз җидәү: Госман, мин, калганнары ят малайлар. Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар. Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта. Еш-еш пошкыруыннан, башын чайкап баруыннан ук сизенәм – үткен хайван булса кирәк.

Малайларның үзара сөйләшеп барулары да колагымны кытыкламый түгел:

– Кибәхуҗалар килмәс диебрәк чыккан идек, болай булгач, безнең борынга суктыгыз инде сез.

– Без сукмадык, байтал сукса сугар.

Аннары алар эч пошыра торган татулык белән тагын ниләрдер сөйләшәләр. Мин бер дә дәшмим. Дәшә алмыйм мин. Кешеләрнең үзеңнән узып китүләре турында алдан ук мондый тыныч итеп сөйләп бару өчен, эчеңдә җаның булмаска кирәк. Яратмыйм мин мондый татулыкны! Йә дәшмим, йә сугышам.

Госман тегеләр белән сөйләшеп бераз бара да, аннары, арткарак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итеп кенә әйткән төсле, авыз эченнән генә пышылдый:

– Монда, малай, рәт чыгара алмабыз, ахрысы, без. Барысы да шомарган таш күренә. Әнә теге кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыгармый, ди.

– Күренер әле, барып карыйк, – дим мин, сүзне юри кыска тотам.

Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә.

Барып җиттек. Тезелдек. Чыктык. Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык. Госман, чыгу белән дип әйтерлек, камчысын айкый башлады, ара-тирә йөрәксеп кычкырып та җибәрә, тик шулай да ул берәүне дә куркытмый. Аның түшәмен без шунда ук күрдек. Моннан соң ул, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән бер җир буе дип әйтерлек алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм – бар нәрсәнең дә вакыты була бит.

Ниндидер юл аермасын үттек, берәү шунда кинәт кенә «Һа!» дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып йомарга өлгермәдем – кашка байтал минем алга атылып чыкты. Аның арт тоякларыннан балчык атылып минем битемә бәрелде, бераз вакыт күземне ача алмыйча бардым, – ә күзне ачарга вакыт бик җиткән иде.

Алда, берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар. Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын, нинди җир! Йә күтәрә ул, йә башыңны яра. Мин ике бармагымны тешемә кысып сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә атыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизенде булса кирәк, кинәт сикереп алды, мин чак кына артка очып калмадым. Күз алдымда нәрсәләрдер тиз генә яктырып киттеләр, кинәт сүнеп калдылар, битемә үз атымның әчкелтем пары килеп бәрелде. Тагын шул: теге аермадан узып, бер-ике генә сикердем – Госманның артына килеп бастым. Аның атының ухылдавы ишетелә – бу дәртлелек түгел, хәлсезлек билгесе. Минем Госманнан көләсем килде, тик көлгәнче тагын бер сикерәсе бар иде әле. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем – без хәзер бер тигезлектә барабыз. Тагын бер селтәнсәм, мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә, минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде – күрә дә, уйлый да алмадым. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды. Соңыннан гына белдем, каты сугылган икән мескенгә, алты ай буена яңагын бәйләп йөрде, ә соңыннан гомерлек яра эзе калды.

Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә, кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек төсле сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр күк. Кадакланган шикелле утырган да, кулларын як-якка болгаштырып, очып кына килә. Атны борчымый, телен белгән төсле, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә.

Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән: «Каула, Айдар!» – дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин тешләремне кысып селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.

Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт  сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, балачакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек...

Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы – Исмәгыйль абзый дигән кеше – кайдадыр күргәнем дә бар күк үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып килде. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы, – мин элек басарга да кыймый торган идем дә, бераз кунак булганнан соң биеп тә җибәргәнмен тагын.

Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп дәртле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм – юк, берни дә искә төшми. Барысы да юылган. Мамалай балын эчкәнем юк иде, шулай икән шул, барысын да юып төшерә икән.

Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә, шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.

Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде. Бүген бездә кунарсың, иртәгә ихтыярың, теләсәң кая бар, ди. Әллә чынлап, әллә юри әйтә: кичен менә кызлар уенына барырсың, дип ычкындыра. Хәйләкәр төлке син, Исмәгыйль абзый, бер утырып бал эчтек, мине колак йомшакларыма чаклы белеп бетердең. Кайдан белгән соң ул минем кызлар яратканны?! Шулай да мин сүземне бирмим: «Китәм булгач китәм», – дим. Исмәгыйль абзый үзенекен: «Җибәрмим булгач җибәрмим».

Мамалай балының тагын бер гаҗәп ягы: эчкәч, аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аяларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишегалдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия – баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик торам. Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр идем, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс идем, мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык. Идән таптаучы. Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте. Аннары икенче яфрак селкенеп китте. Аннары куе булып, төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Карлыган агачы белән бергә минем йөрәк тә дерелдәде. Ни булыр бу? Басып тик торам. Миннән киңәш шул: андый хәвефле минутларда басып тик торудан да файдалысы юк икән. Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын. «Шаярмагыз!» – дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.

Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул – карлыган агачының теге ягында, мин бу якта. Карлыган агачы безнең билебездән генә.

– Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.

Карлыган агачы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленеп килә.

– Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.

Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.

Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:

– Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган агачы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул агачларга поса-поса бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.

Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын Сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.

Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:

– Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: apastovo.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: