Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 сентябрь 2023, 10:01

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (2)

Бөтен гаепне үз өстенә алып, улларын коткарып кала Закир. Кулларын богаулап, машинага утырткан чакта, күкрәген киереп: «Ул картка мин күрсәтермен әле, кайткач. Авызын йомармын. Кайткач...» – дип яный.

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (2)
Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (2)

2
Ул үлгән булыр иде. Бәхетенә, таң белән укытучы Садри район үзәгенә зур юлдан түгел, турыга барды. Ягулык җитмәс дип шикләнгәнгә китте инде басу юлыннан. Наратлыкка җитәрәк, үлән арасыннан кешегә охшаш нәрсәне шәйләп алды. Башы ярылып, бите кара канга батып танымаслык хәлгә төшкән бабайны «Москвич»ына күтәреп салды да тизрәк дәваханәгә илтте. Китереп җиткергәндә, бабай шактый күп кан югалтудан агарына башлаган иде инде. Табибларның өч сәгать буе мәш килүе генә Гарифның җанын күккә ашудан саклап калды. Җинаятьчеләр исә бик тиз тотылды. Шунысы кызык: биредә картның бер катышы да юк иде. Күзен ачып, суга чылатылган марля кисәген суыра башлаган көнне үк янына килгән лейтенант Төхвәтуллинга: «Юк, юк, тукмамадылар! Кан басымым күтәрелеп, башым әйләнеп китте дә, егылып, ташка бәрелеп башымны ярдым», – дип алдашты. «Биш улын кеше итәсе бар. Үз гаебен танып, гафу үтенер әле», дип уйланды ул җинаятьче турында.

Ләкин без капчыкта ятмый, диләр бит. Терлекче Закир теге вакыйгадан соң байтак кына вакыт үткәч, бер көнне ару гына сала. Җитми моңа. Андый чакта диңгез тубыктан. Ике дә уйлап тормыйча, абзар эченнән салам астына күмелгән электр двигателен ат арбасына күтәреп сала да бер яртыга алмаштырып булмасмы дип чыгып китә. Һәм Хәпизә әбинең гаризасын тикшерергә килгән милиционерларның нәкъ авызына барып керә. Әбинең тәкәсе югалган булган икән. Закирның аты нәрсәдәндер өркеп, дулап китеп, арба тегеләрнең машиналарын сыдырып үтә. Милиционерлар арбада трофей табалар. Бөтен гаепне үз өстенә алып, улларын коткарып кала Закир. Кулларын богаулап, машинага утырткан чакта, күкрәген киереп: «Ул картка мин күрсәтермен әле, кайткач. Авызын йомармын. Кайткач...» – дип яный.

Фото: mnogoblock.ru

(Дәвамы бар)

Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (2)
Айдар ЗӘКИЕВ. Тегермән. Хикәя (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: