Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 июнь 2023, 23:20

Заһит МУРСИЕВ. Әкият сөйлим сезгә...

Өченче улы өченче хатыныннан булган. Ләкин үзенең улы булмаган.

Заһит МУРСИЕВ. Әкият сөйлим сезгә...
Заһит МУРСИЕВ. Әкият сөйлим сезгә...

БАЛА БӘЛАСЕ

 

Яшәгән, ди, кәҗә белән сарык. Боларның бер заман балалары туган. Тик гади бала түгел икән бу: ни кәҗә, ни сарык түгел — гибрид икән, ди. Хәзер инде бу балага кырык яшь (?!) тулып узган, үзе һаман да өйләнми, ди. Әллә кияүгә барасы, әллә кәләш аласы — нишләргә белмичә аптырап утыра, имеш.

 

ПАТША

 

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның өч улы булган. Бер улы беренче хатыныннан булган. Икенче улы икенче хатыныннан булган. Өченче улы өченче хатыныннан булган. Ләкин үзенең улы булмаган.

 

БАҺАДИР

 

Урысларның элекке заман баһадирлары булган. Илья исемлесе дә булган. Ул гел мич башында утырган. Утырган да утырган. Утырган да утырган. Нәкъ утыз өч ел утырган. Аннары амнистия булган.

 

ШАЛКАН

 

Карт белән карчык матур бер язда шалкан утырткан. Ул бик уңган, зур булып үскән. Бабай тартып караган, көче җитмәгән, әбинең булышырга биле кузгалган, кызның тырнагы буялган булган, этнең вакыты булмаган, песинең йокысы туймаган. Кимергән, ди, шалканны тычкан.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: