Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 Май 2023, 09:41

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (6)

Чынлап та, гади сүзләр белән генә әйтеп аңлату мөмкин булмаган романтик хис һәм тойгылар биләп алган иде үзебезне. Гүя, океан уртасыннан зур дулкыннар ярып йөзеп барган теплоходның иң югаргы палубасында идек без. Әллә, әкиятләрдә сөйләнелгән тылсымлы палас өстендә очып барган кебек идеме икән...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (6)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (6)

 Баскыч шактый ук текә булып чыкты. Хуҗадан калышмаска тырышып атлагангадыр, шактый гына көч түгәргә туры килде, маңгайдан тир бәреп чыкты хәтта. Бинаның түбәсенә үк күтәрелүебез булган икән. Иркен һәм ачык мәйданчыкка килеп чыктык. Аның уртабер җиренә  камыштан үрелгән креслолар тезеп куелган. Ә өстәл-фәлән күренми... Аның каравы, шул мизгелдә  әлеге атауда бездән дә югары һичбер корылма, җан иясе юклыгын тою ни тора. Зәп зәңгәр күк һәм берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй җемелдәшеп янган йолдызлар гына бары. Океан шавы да монда башкача, бераз тоныграк дип әйтергәме, шактый  басыла төшкән сыманрак ишетелә. Ә һавасы, һавасы нинди...Бөтен тәнгә, тәнгә генә түгел, җанга рәхәтлек биреп торган салкынча җиләс һава. Колачны киң җәеп бер җилпенәсе килеп китте шулчак, җилпенәсе һәм, белмим кая, очып китәсе...
          – Җәннәт икән ич монда, җәннәт... – дип, минем хис-тойгыларымны сизеп, алар белән уртаклашкан сыман, юлдашым Валентин Васильевич та кулларын киң җәеп җилпенеп куймасынмы шул чак. Ул да түгел, түбә өстендәге ачык мәйданчыкны теплоход палубасындагы кебек һәр тарафтан әйләндереп алган култыксага барып таянган иде ул. Сабырсызланып, тагы аваз салды. – Ринат, кил әле. Монда кил әле син. Күр, нинди иксез-чиксез киңлек... Сокланып туймаслык манзара ич бу, манзара...
          Чынлап та, гади сүзләр белән генә әйтеп аңлату мөмкин булмаган романтик хис һәм тойгылар биләп алган иде үзебезне. Гүя, океан уртасыннан зур дулкыннар ярып йөзеп барган теплоходның иң югаргы палубасында идек без. Әллә, әкиятләрдә сөйләнелгән тылсымлы палас өстендә очып барган кебек идеме икән...
          Хыял канатларында очып йөргән шул мизгелдә һич кенә дә  яңадан үзебезнең кырыс чынбарлыкка әйләнеп кайтырбыз кебек түгел иде. Әмма безне, уебызга  да кермәгән, күз алдыбызга китермәгән очрашу көткән булып чыкты. Кинәт, түбә өстендә җиңелчә сызгыру авазы чыгарып, нидер хәрәкәтләнә башлаган кебек булды. Табигый ки, без бер-бер артлы шул тавыш килгән тарафка борылдык. Түбәнең, камыш креслолар белән уратып алынган, уртабер җире як-якка шуышып, анда зур ачыклык барлыкка килде. Һәм гел уйламаган-көтмәгән җирдән, төрле ризык һәм эчемлекләр белән тулы зур түгәрәк өстәл калкып чыкмасынмы шул тишектән. Өстәл генә булса бер хәл, аның янәшәсендә моңа кадәр күзебезгә чалынмаган чит бер ир-ат басып тора. Айрат сәламләп каршылады аны.
          “Чит бер ир-ат” дидем... Әмма аны беренче күргәндә ни рәвешле тетрәнеп куйганым һәм югалып калганымны үзем генә беләм. Чәчләр, кинәт, үрә торды булса кирәк, үз күзләремә үзем ышанмый текәлеп торганмын. Каршыбызда пәйда булган ир-атның йөзе  кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык дәрәҗәдә кискәләнеп-җәрәхәтләнеп беткән иде. Аркылыга да, буйга да шрам өстенә шрам сузылган. Бер аякка аксый, ул аның үз аягы түгел, протез  иде булса кирәк. Таякка таянган. Ә тагы да хәйран калдырганы – аның бер күзе кара тасма  белән капланган. “Менә ни сәбәпле үзләрен“пират” диләр икән...” Кинолардан, маҗаралы романнардан хәтергә шулай уелып калгангамы, бер күзе кара яулык белән томаланып таякка таянган ир-ат күрдекме, ирексездән, без  пиратларны хәтергә төшерәбез. Океан һәм диңгез түгел, үз авылыбыз читеннән аккан сай инештән башка агымсу күрмәгән малайчаклардан ук кереп калган бу минем күңелгә.
          Ул да түгел, Айрат белән янәшәдән тыйтаклап безгә таба якынлаша төште әлеге ир-ат.
          – Сергей Иванович, – дип, бер-берартлы безгә кулын сузды.
          Күрешкән чакта аның куллары нык һәм көчле икәнлеген белдек, бармаклар шытырдады хәтта. Сыңар күзенә игътибар иттем мин шунда. Зәп-зәңгәр күз һәм аңарда һич кенә дә кырыслык яисә  усаллык төсмерләре сизелми. Тагы иреннәре дә кискәләнгән булуга һәм авызы эчендәге тешләренең һәммәсе дә елкылдап торган ак фарфордан икәнлегенә игътибар иттем. Ә үз-үзен тотышы һәм сөйләшүендә зәгыйфлегенең чаткысы аз гына да сизелми. Муены текә һәм туры, сүзләреннән һәм күз карашыннан  үз-үзенә ышаныч һәм гайрәт сиземләнеп тора.
          – Якташлар, әйдәгез, табын түреннән узыгыз, – дип, урын тәкъдим итүче дә ул булды. Һәм, очрашу хөрмәтенә, дип беренче тостны әйтүче дә ул.
          Затлы виски шундук табан асларына тикле үтеп керде. Күңел җылына, телләр ачыла төште. Берсеннән икенчесе затлырак булган су асты ризыклары белән кыстый-кыстый сыйладылар үзебезне. Туарылып ук дип әйтеп булмаса да, күптәнге танышлар очрашкандагыдай, рәхәтләнеп  хәл-әхвәлләр белешеп, сөхбәт итеп утырырга керештек. Илдән чыгып китүләренә сигез ел икән инде. Иң якын туганнары белән  ара-тирә  телефон аша хәбәрләшеп торалар. Башкача һичкем белән һәм һич нинди элемтәләре булмаган һәм юк. Исәнлекләрен белеп торган туганнары да үзләрен Европада – Испания яисә шул тирәдәге утрауларның берсендә диеп кенә белә икән. Безгә дә үзләре хакында тулы  информация бирергә ашыкмадылар. Аңлашылса кирәк, безне дистәләгән “ни өчен... нигә...ни сәбәпле...” кебек сораулар бимазалап торды берөзлексез. Ә алар ачыклык кертүдән шома гына котыла тордылар һәм, үз чиратында, илдәге  хәлләр һәм үзгәрешләр хакында сораштылар күбрәк. Губернаторлар, зур завод һәм  комбинат җитәкчеләре, политиклар һәм бизнес кешеләре иде телләрендә. Ә безнең  исә ул даирә халкы белән элемтәбез мактанырлык түгел, күзгә һәм колакка чалынган затлар булсалар да, үзләре белән якыннан аралашканыбыз юк. Хәер, миллион һәм миллиардларны үзләштергән ул түрәләр, гади халыктан гына түгел, интеллигенция вәкилләреннән дә тәмам читләште бит инде хәзер.  
          Тагы бер-ике кат виски белән авызны чайкатып алганнан соң минем юлдашым Валентин Васильевич, үзләшә төшеп, сөйләшүне конкретлаштырырга тәвәккәллек кылды:
          – Әйт әле Сергей, син менә үзең кайсы якныкы? – диде ул, турыдан ярып. Ул арабызда иң өлкән кеше, аңарга шулай сөйләшү килешә.
          – Уралдан мин, Чиләбе якларыннан...
          – Күптән шулай диләр аны, – дип,урыныннан ук сикереп торды шагыйрь. – Юкса, күпме гомер, вакыт уздырып, читән аша чикерткә куып утырган булабыз. Якташлар икәнбез ич.
          – Ә сез кайдан, Валентин Васильевич?
          – Магнитогорскидан. Металлургия комбинатында, домнада тимер эреттем мин шушы кулларым белән...
          – Минем әти дә металлург иде. Гомерен, бар сәламәтлеген шул мич, кайнап торган лавада көйдерде.
          Тагы бер мизгелдән, Сергей Ивановичның фамилиясын да сорап белгәчтен, алар бер-берләренең аркаларын төя-төя кочаклаша, үбешә үк башлаганнар иде инде. Белү генә түгел, минем юлдашым Сергейның әтисе – Иван белән бер цехта эшләгән булып чыкты. Шундук, вакытсыз дөнья куйган металлургны искә алып, тагы аз гына зәһәр эчемлектән авыз итеп куйдылар... Китте искә алу һәм очсыз-кырыйсыз хатирәләр. Ярты шәһәрне искә алып чыктылар, туганлашып ук беттеләр кебек хәтта.
          – Менә бит, Ринат, җир йөзе ничек тар икән ул, – дип, минем җилкәгәдә, үз итеп,берне кундырып алырга өлгерде Валентин Васильевич. – Дөнья читенә барып чыксаң да танышлар табылып тора. Син дә үз якташыңны таптың, мин дә... Ходай тәгаләне юк дип әйтеп кара инде син шуннан соң, ә!?.
         – Әйе, уйлап чыгарыйм дисәң дә шулкадәрле килеп чыкмас, – дидем мин дә. Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерлек иде бит.
          – Йә, инде хәзер сөйлә, нәрсә булдысезнең белән? Ничек шушы кадәр ерак җирләргә барып чыгарга булдыгыз? Кемнән һәм ни сәбәпле качтыгыз? Бездән сүз чыкмас, сөйләгез... – диде, Валентин Васильевич, утырган креслосында ипле генә атына төшеп. Атынмаска соң, чит-ят җирдә түгел, үзенең якташы ресторанында утыра ич, күрмисезме әллә. Кай арада, аягын аяк өстенә атландырып куярга да өлгерде бит, әнә... Аның холкы шундый, үзе ялган-фәлән белми турыдан ярып сөйләшергә күнеккән. Башкалардан да шуны таләп итә.
          Кыргый атау кешеләре – Сергей белән Айрат –  бер беренә серле генә караш ташлап алдылар. Шул рәвешле,  сүзсез генә, үзара нидер аңлаштылар һәм килештеләр булса кирәк.
          – Ә сезне бит пиратка чыгаручылар да бар. Үзегез ул хакта беләсезме? – дип сорап куйдым мин дә.
          – Беләбез, ник белмәскә, – дип,елмаеп куйды Сергей Иванович. – Мин бит, күрәсез, койган да куйган чын пират, шулай бит...
          Килешеп, баш кагу һәм кушылып елмаюдан башка чарабыз булмагандыр.
          – Кайдан һәм нәрсәдән башларга да белмәссең, – дип, янә бертын уйга калып торды Сергей Иванович. Һәм сыңар күзен океан караңгылыгындагы ераклыкка текәп ипле генә сөйләргә кереште. – Мин дүрт елдан артык “Әфган”да булдым, Айрат белән дә шунда таныштык. Ул унсигез яшьлек солдат булса, мин тәҗрибәле офицер, өлкән лейтенант идем инде. Аяк һәм тәндәге байтак шрамнар шул сугыш истәлеге. Ике тапкыр “дошман”нарда пленда булдым. Соңгысыннан, сыңар аяк белән калып, кан эчендә үлем көтеп яткан җиремнән, Айрат урлап качкан булып чыкты...

– Менә ничек, – дип, зур хөрмәт белән Айратка карап куйды Валентин Васильевич.– Татар егетләренә таянып була. Бу – бер түгел, мең тапкырлар сыналган хакыйкать...
Бу сүзләрдән Айратның күңеле булды, әлбәттә. Шулчак, безне мактыйлар бит әнә, дигән сыман, миңа да ым кагып алды ул.

– Сугыштан инвалид булып кайттым. Илдә тәртип, өйдә тынычлык юк. Мин кайтырга бер ай кала әти рактан китеп барган. Әни урын өстендә ята. Сеңел ике сабый ияртеп иреннән аерылып кайткан. Хатын да, өметен өзеп, базарда өрек сатучы бер таҗик артыннан китеп барды. Китсә китсен дидем, балаларыбыз юк иде, зур югалту түгел... Һичкемгә кирәгем юк, япа-ялгыз калдым. Хәлең ничек дип тә  сораучы юк. Пенсия артыннан йөреп-йөреп карадым да кул селтәргә мәҗбүр булдым. Кайсы кабинетка кермә, анда сине түбәнсетергә көтеп кенә торалар. Справка китер, документ китер, дип тинтерәтәләр. Барысы да ришвәт көтә, ришвәт өмет итә. Акча бирми торып, үзеңне кеше икәнлегеңне дә исбат итеп булмый хәтта. Ул гына булса бер хәл, “Әфган”га барырга синнән кем сораган, мин куштыммы әллә, – диеп, борыныннан маңкасы кипмәгән малайлар кабинетларыннан куып чыгаралар. – Сезнең анда кан коюдан кемгә һәм нинди файда булды?” диеп, түбәнсетә башладылар хәтта...

Безгә, Валентин Васильевич белән, баш кагып, килешүебезне белдереп утырудан башка чара калмаган иде кебек. Сергейның сөйләгән һәр сүзе йөрәгеннән саркылып чыга. Шуңа да битараф калып тыңлау мөмкин түгел иде аны... Бераз тукталып уйланып тора да, ул тагы дәвам итә. Ә карашы һаман да шул бер ноктага – океан эчендәге караңгы һәм билгесез ераклыкка текәлгән.

– Ил таркалды. Шуны гына көтеп торган сыман, кичәге җитәкчеләр, партия башлыклары, директорлар дәррәү илне таларга, мал-мөлкәт бүлешергә керештеләр. Үзләре таркатты һәм үзләре үк таладылар да... Юлларына, ниятләренә каршы төшүчеләрне юкка чыгара бардылар. Урамдагы малайлар, группа һәм шайкаларга бүленеп, бер-берләренә сугыш ачты. Бу сугыш һәм үтерешне оештыручы һәм аның белән читтән генә күзәтеп, идарә итеп торучылар да әлеге дә баягы шул ук, илдәге тәртип өчен җаваплылыкны үз җилкәләренә алырга тиешле булган түрәләр һәм хокук саклау органнары иде бит. Мин инде, өметем өзеп, эчәргә сабышкан, дөнья белән хушлашырга әзер идем. Нәкъ шул чакны яныма, мине эзләп тагы кем килеп чыкты дип уйлыйсыз?..

Тукталып, океан караңгылыгыннан аерылды, һәм сыңар күз карашын безгә төшереп алды Сергей Иванович. Ни дияргә дә белгән юк, без тыңлыйбыз. Һәм тыңларга әзер...

– Айратмы? – дип, сорап куйды Валентин Васильевич.

– Ул булмый, кемгә кирәгем калган иде соң тагы! Эзләп килгән һәм тапкан битәле, әнә. – Шулчак, күңеле нечкәреп, сыңар күзе яшьләнеп алды тагы. Әмма, үзен кулга алды, күз яшьләрен күрсәтмәде. Сөйләвен дәвам итте. – Ул анда –үзләрендә уңышлы гына бизнес башлап җибәргән булып чыкты. Барлы-юклы акчасын үзенә тотмый, миңа ярдәм кулы сузып килгән. Германияга алып барып, бер дигән протез ясатты менә. Бер аяк белән чыгып киткән идем, ике аяклы булып кайттым. Берни сорамады. Хәер, минем нәрсәм булсын, сукыр бер тиенем дә юк иде бит. Әмма, минем алда бер шарт куйды: “Эчмисең!.. И все!” Тырышып карармын, дидем. Һәм туктадым да... Бары тик зур бәйрәм уңаена яисә якын дуслар белән очрашканда гына, капсам кабам бераз...Мине бизнеска тартып кертүче дә Айрат булды. Ул безнең шәһәргә полиэтилен ише төрле нефтехимия продукциялары китерә, ә мин, булган танышлар аша юлын табып, аңарга металл юнәтәм. Шулай алыш-биреш итә торгач, шактый ук зур колач җәеп җибәрдек. Металлның да бәясе артканнан арта барды, химия турында әйткән дә юк инде. Тора-бара без Казахстан һәм Кытай базарларына да юл таптык. Шыгырым тулы составлар белән ике арада поездлар йөреп кенә торды. Акчасы да акмады түгел. Бүлешмәдек диеп булмый, бүлештек, әлбәттә. Комбинат директорлары да үз өлешен алды, шәһәр хуҗалары да, милиция һәм тегесе-монысы дигәндәй, барысына да өлеш чыгара килдек. Башкача булмый, яшерен-батырын түгел, тәртибе шундый иде бит. Бөтен ил шундый режимда эшләде... Әлегәчә шулайдыр дип уйлыйм...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ed-glezin.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: