Чыкты да чапты Куптараев, автобус-фәлән көтеп тормады, такси яллады. Тыны кысылып больница коридорына йөгереп керде ул, стена буендагы урында кызы баласын кочаклап күз яше түгә, әнисенә сыенган бала күгәреп каткан, чак тын ала. Ә коридор буйлап тек-тек атлап уңга узалар шәфкать туташлары, сулга узалар врачлар.
– Шуннан, нәрсә диделәр? – дип бер-бер өметле сүз ишетергә теләп кызының шешенеп беткән күзләренә текәлде ул. Аны күреп алган бала хәлсезләнгән кулларын карәтисенә сузды. Йөрәге өзелеп төшәрдәй булды Куптараевның.
– Көтәргә куштылар, – диде өметсез генә кызы.
– Нәрсә көтәргә, кемне көтәргә? Күрмиләрмени ни хәлдә икәнен сабыйның? – дип тавышын күтәрде Куптараев.
Кырт борылып, беренче туры килгән ишекне иңенә ачты. Анда өстәл артында килешле генә халат киеп куйган берәү туктамый яза иде.
– Кайда монда балалар врачы, педиатр кайда, хирург? – дип басып керде Тимер.
– Иптәш, комачауламагыз, ул нинди башбаштаклык, чыгып китегез хәзер үк, – дип чәрелдәргә тотынды теге кызыкай.
Башка вакыт булса Тимер ялт чыгып киткән булыр иде, урамга кадәр җилдерер иде әле. Ләкин оныгының сулган йөзе аңа бар киртәләрне җимерерлек ярсу бирде.
– Кадалып китегез лә язуларыгыз белән, табылган эшем иясе, кайда врач? Шуны гына әйтегез миңа, – дип кыя таш кебек тора бирде ул.
Теге тавыш күтәреп кенә эш чыкмасын чамалады шикелле.
– Кабинетлар икенче катта, – дип авыз эчендә ботка пешерде, – йөриләр шунда, җыен псих...
Аның сөйләнгәннәрен тыңлап тормады Куптараев, җан-фәрман икенче катка ашыкты, рәттән тезелеп киткән ишекләрне барлады. Педиатр” дигәненә җиткәч, шакып та тормый кабинетка омтылды. Олы гына яшьләрдәге, алтын кысалы күзлек кигән хатын, гәзит караштырып, хуш исле чәй йоткалый иде.
– Доктор, бала анда үлем хәлендә, зинһар... тынын көчкә ала, ярдәм итегез, доктор... – дип кабаланып сөйләп китте ул.
Хатын кулындагы гәзитен читкә куеп, аны бүлдерми генә тыңлады.
– Күгәрченкәем, – диде ул йомшак кына, – менә мин иртәнге алтыдан аяк өстендә. Иртәнге обход, сәгатькә сузылган пятиминутка, больнойлар кабул итү, ул арада медучилище студентлары белән практик эш, кичке якта җыелышка чакыралар өстәп. Мин бит берүзем, шулкадәр нагрузка, ике оклад эшендә йөрим, шулай итмәсәм ачтан үләргә кала. Синең өчен бердәнбер дә соң балаң, мин бит көненә уннарча авыр хәлдәге балаларны кабул итәм. Атнасына күпме җыела ул, ә аена... исәпләп китсәң – искитәрлек. Ә миңа күбрәк кабул иткәнсең, яхшы дәвалагансың дип артыгын түләмиләр, шулай булгач...
– Сез мине аңламадыгыз шикелле, бала буылып бара. Кыл өстендә гомере, кичекмәстән күз салыгыз әле... – дип бүлдерде Куптараев. Урынында түзеп тора алмый иде ул.
– Һем, һаман шул бер балык башы, кем безнең хәлгә керер. Һәрберсенә кичекмәстән кирәк, һәрберсе авыр хәлдә. – Хатын зыңгылдатып кулындагы чынаягын өстәлгә куйды, йөзе бозылып китте үзенең.
– Әйткәннәр иде, хәзер төшеп җитәрмен. Кая ашыга бу бәндәләр? – дип иреннәрен күптереп урыныннан кузгалды.
– Мин сездән башка бармыйм, – диде Тимер ныклы тавыш белән.
– Ах, батюшки, минем киемнәремне рәтләгәнне күзәтеп тормассыз бит инде. Ишек төбендә көтегез ичмасам, – дип хатын стенага эленгән көзгегә таба атлады.
Ишек артында да Куптараев аны озак кына көтте әле. Андый чакта минуты сәгатькә тиң тоела бит. Балага күз сирпеп кенә алды да доктор, аларны күрше бүлмәгә, приемныйга чакырды. Ниндидер ялтыр тимерләрен алып баланың авыз эчен тикшергәндәй итте дә нәтиҗә ясады:
– Рентгенга төшерми бер нәрсә дә әйтеп булмый. Күзгә күренгән чит җисем тоелмый.
– Рентгены кайда соң?– дип ныкышты Куптараев.
– Ул врач кайтып киткәндер инде, сменасы бетте аның, – диде ваемсыз гына хатын. – Дежур врач өеннән чакыртып алдырса гына инде. Ул чакта миңа медучилищега шалтыратыр, снимоклар әзер булгач, шул чакта төпле карарга килербез. Бәлки, хирург кирәк булыр. Анысы да шәһәрнең икенче читендә яши бит әле.
Коелды да төште Куптараев бу хатынкайның тыныч кына сөйләп торганыннан. Ул әйткәннәрнең барысы өчен кимендә ике-өч сәгать вакыт кирәк булачак, ә монда оныкачы күзләрен дә ачып карый алмый.
– Бу бит... сез ничек шулай... аңлагыз, зинһар, бала бит җир белән күк арасында... – дип ярсыды Куптараев.
– Мин нәрсә эшли алам? – дип кулларын як-якка җәйде бу мөләем хатын, – үземә кагылганын мин эшләрмен, ләкин бит.. Карагыз әле, отоларинголог монда күренде, сезнең бәхеттән кайтып китәргә өлгермәгән булса. Бик өметле егет. Икенче катта, баскычтан менгәч тә уң якта. Туктагыз әле, теге ничек дип әйтергә... яшь кеше бит, акча ярата төшә ул. Расходлар зур бит яшь чакта, кино-мазар, кызларга чәчәкләр дигәндәй, гаепләп булмый. Тик мин әйтте дия күрмәгез, ләм-мим...
Баткан кеше саламга тотына дигәндәй, очып менде икенче катка Куптараев, үзе туктамый бер үк сүзләрне кабатлады: “Кайтмасын, кайтмасын...”
Бәхете җиңде, ярым ачык иде колак-тамак докторының ишеге. Ялбыр башлы, сипкел баскан йөзле бер егет шәрәмәте дөньясын онытып үзе калынлык китап актара иде. Ашыга-ашыга Куптараев аңа үзенең гозерен аңлатты, тавышлары калтыра п чыкты аның:
– Што сез, аның үз специалистлары, педиатрга мөрәҗәгать итегез, – дип күтәрелеп-бәрелде егет. Шул чакта ни булса да булыр дип, Куптараев кесәсеннән хатынына итеккә тәгаенләнгән биш меңлекне тартып чыгарды. Бу кыланыш егетне суынырга мәҗбүр итте, сөйләшүен дә пышылдабрак сөйләшә башлады ул.
– Тамак дисезме?– дип кабатлап сорады ул – гипнозланган төсле теге кызыл кәгазьдән күзләрен аерып ала алмыйча.
– Василиса карадымы? Василиса Абрамовна, педиатр?
– Карады. Рентген кирәк ди.
– Ул һәрвакыт шулай, җаваплылыкны кеше өстенә аударырга гына тора. Ярый, – диде ул өзә сугып, – китерегез баланы, – сузылган акчаны читкә этте. – Башта нәтиҗә – соңыннан хак. Барыгыз...
Җилтерәтеп кызы белән оныгын өмет кузы кабызган егет каршына китереп бастырды Куптараев. Иң башта баланы җайлап биек креслосына урнаштырды егет, баш очындагы көчле электр чыганагын кабызды, баланың авызын ачтырып ниндидер җайланмалар белән ябылмаслык иттереп ныгытып куйды, шуннан соң резин перчаткалар киеп куеп, төрле ялтыр кораллары белән чокчынырга тотынды. Бу кадәресен күтәрә алмады Тимер, бөрчек-бөрчек күз яшьләрен тәгәрәтеп шыңшыган баланың зәгыйфь тавышы йөрәгенең иң нечкә кылларына барып бәрелде. Юк сәбәпне бар итеп чыгып китү ягын карады ул. Калтыранган куллары белән кесәсеннән сигарет алып капты. Үтеп баручы персоналның кырыс карашын тоеп, тәмәкесен учында йомарлады. Шул чак бүлмәдән оныкачының колак ярырлык тавыш белән үкереп елап җибәргәнен ишетеп чак егылмый калды. Елый, рәхмәт төшкере, тамак төбе белән кычкыра ләбаса оныкачы! Җәлт борылып бүлмәгә омтылды. Күз яшьләре аша елмаеп, кызы баланы тынычландырырга булаша иде.
– Менә, – дип, пумала баш аңа баш бармак зурлыгы пластмасс шарик сузды, – вакытында китергәнсез, тирәнрәк киткән булса азагы начар тәмамлануы да бик мөмкин иде.
– Зур рәхмәт инде сезгә, доктор, мәңге онытмам. Кулларыгыз алтын икән. Ходай үзегезне шатландырсын, – дип бишкә бөгелде Куптараев.
Кызы бала белән мәш килгән арада биш меңлекне тегенең йонтач кулларына шудырырга өлгерде. Кат-кат рәхмәтләр укып кабинеттан чыгып кына өлгергәннәр иде, җан-фәрман чабып хатыны килеп җитте.
– Шуннан, зыянлы түгелме?– дип килә килүгә оныкачын күтәреп алды, башын-аягын сыйпалап, бар җирен күз уңыннан үткәрде. Бала кеше ни минут элек тын ала алмый буылып этләнгәнен төш кебек кенә хәтерли иде. Кечкенә куллары белән картыеның муеныннан кочып кызык сөйләгәндәй хәбәр итте:
– Калтый, – “р” ны һаман юнләп әйтә алмый шул, – ә минем бүген тамагым авылтты. Менә монда. Хәзел инде авылтмый...
Үзе картыеның муенына тагылган ялтыр муенсасы белән уйнарга укталды.
– Бәләкәчем минем, котыбызны алдың да барыбызның, – дип чут-чут үбәргә тотынды аны картые, барысының да яхшы тәмамлануына һаман ышанып җитә алмыйча. Барысы да дулкынланганнар иде, көн дә кичкә авышкан, автобус көтеп торырга теләмәделәр, такси туктаттылар.
– Көнең калмасын икән врачларга, – дип зарланып алды кызы кереп утыргач, – эт эткә, эт койрыкка дигәндәй берсеннән берсенә куалап тик йөртәләр. Эш сәгатьләре беткән имеш аларның. Ярый әти килеп җитте, кирәкле врачын табып сөйләште. Бик тә оста врач, яшь кенә булса да. Карышып-нитеп тормады, ул куллары килешеп тора, биш минут та үтмәде. Яшь шул әле, бозылып өлгермәгән. Без ни, рәхмәт әйттек тә чыктык та киттек, шуңа риза булып торып калды. Алтын кош тоткандай авызын ера әле үзе. Рәхмәт төшсен инде аңарга...
Куптараев акча тылсымы турында әйтеп тормады, нәрсә кешеләрнең кәефен китәрергә, иң мөһиме оныкачы аның сау-таза, менә аю баласыдай аның алдында боргалана. Кияүләре кичке сменада икән, җыелышып килеп керделәр дә кызларының фатирларына, үз дөньясында кайнаган оныкачларына сокланып утырдылар, кабат-кабат күңелсез мизгелләрне күз уңыннан үткәреп, баланың исән котылуына шатландылар.
– Безгә барабызмы әллә?– дип өндәп карады хатыны кызын, – кыздырылган тавык бар, гөрләтеп чәй эчәр идек тәм-томнар белән.
– Юк инде, әни, – дип кире какты кызы, – чак утырам, арыдым больница буйларында йөреп. Озакламый киявең дә кайтыр. аңа берәр нәрсә капкаларга әзерләргә кирәк. Баламны сөеп-назлап кына утырасым килә. Котымны алды бигрәк...
Ерак тормыйлар иде, ирле-хатынлы җәяүләп кенә атларга булдылар. Пыскаклап яуган яңгыр астында тротуардан атлаганда Куптараевның хәтеренә келт итеп яшьлек дусты Нәзир төште. Эхма алдакчы булды бит әле, бүләкләрен күтәреп килеп йөрдеме икән инде?.. Аларның кичке табыннары бер дә бәйрәмчә булмады. Юбилей турында авыз ачып сүз әйтмәделәр. Шундый кичерешләрдән соң кемнең бәйрәм итәсе килеп торсын? Телевизор каршында бераз күзләрен чекрәйтеп утырдылар да, бер-берсенә тыныч йокы теләп үз урыннарына йомылдылар. Кем белән булмаган андый хәлләр, шулай гына үтеп китсә, кабатлап телгә дә алмаслар иде, мөгаен.
Әмма ул көн Куптараев өчен эзсез үтмәде. Хафаланулары, борчылулары хасияте булдымы, икенче көнне иртән ул урыныннан да тора алмады. Аның кирпечтәй кызарган йөзенә карагач та, хатыны төшенеп алды, тагын үз чире кузгалган. Соңгы елларда Куптараевның сиздермәстән генә кан басымы күтәрелгәли башлаган иде. Баштарак күз аллары караңгыланып тора иде дә йөри-йөри язылып китә иде ул. Соңрак мондый хәлләр ешрак кабатлана башлады, баш авыртулар өстәлде, йөрәге чәнечкәләде. Хатыны тәмам теңкәсенә тигәч, врачка барып күренде. Казедо фамилияле кардиолог ихласлап тикшергәннән соң Куптараевны каршына утыртып ярты сәгатьлек доклад укыды. Соңыннан әйтте:
– Яшәргә теләсәгез тормышыгызга үзгәртүләр кертергә кирәк булыр. Тапталган сүзләр булса да мин кабатлыйм: йөрәк белән шаярмыйлар. Гасырлар буе шөгыльләнсәләр дә, бу орган турында галимнәр уртак фикергә килә алганнары юк. Бик тә четерекле, серле йомгак ул, хәттин тыш зур нагрузкаларга түзәргә мөмкин, юк кына сәбәптән дә туктап куюы бар. Иң беренче эш итеп никотиннан котылыгыз, чыккач та чүп савытына олактырыгыз ул агуны. Икенчедән, сайланып кына ашагыз, холестерин тулы майлы итләрдән, колбасалардан баш тартыгыз. Шуннан соң – режим, бер вакытта торыгыз, бер вакытта ятыгыз. Һәм, әлбәттә, стресслардан качыгыз, сез тигезли торган дөнья түгел бу, йөрәк кузгатмагыз чүп-чарга, булганына риза булып яши бирегез. Дөресен әйтәм, әлегә кадәр бер врач та кан басымыннан дәвалый алганы юк. Ул сезгә гомерлеккә бирелгән, ләкин шунысы бар : сез үз дошманыгызны беләсез, димәк. көрәшә аласыз. Бүгеннән башлап дарулар юлдаш булыр сезгә, бер көн калдырмый йоклар алдыннан гади аспирин төймәсен дүрткә бүлеп, бер өлешен йотып куегыз. Канны сыеклата ул, тромбларга каршы бер дигән чара. Аның белән беррәттән башкалары...
Бер кочак дарулар күтәреп кайтып кергән иде Куптараев. Берничә көн врач кушканнарны җиренә җиткереп үтәп тә булашты, тәмәкесен сирәкләтте, көнлек режимын баш өстенә язып элде. Улмы ни инде режим буенча яши торган кеше? Бераз яхшырак хис итә башлаган иде үзен, барысы да онытылды. Зәңгәр төтенгә күмелеп тәмәкесен дә пошкытты, нәрсә туры килсә шуны ашады, кемгәдер ачуланды, үпкәләде, ачу тотты. Һич тә булмаса, телевизор карап, гәзит-журнал укып зык купты. Бер уйласаң, нәрсәгә аңа җиде диңгез артында яшәгән кешеләрнең тормышы, ә юк тынгысыз йөрәк тапты үзенә борчылырлык сәбәпләр. Рас әйткән булып чыкты теге грузин, йөрәк вакыт үткән саен ешрак шаяргалады, менә бүген килеп тагын... Хатыны тонометр йөгертеп китереп кан басымын үлчәде, йөз дә алтмышка кадәр сикергән иде басым. Күзләрне ачып карау да авыр иде аңа. Дарулар эчеп, тынычлап ятып торганнан соң, күз аллары яктыра төшкәндәй булды алай да. Үз-үзен көчләп өйлә вакытында бер-ике калак ризык та капкач, саф һавага чыгарга булып китте ул. Әйтсәң дә, саф һаваның шифасы зур, шактый тернәкләнеп, кәефе күтәрелеп кайтты. Сихәт өстенә сихәт дигәндәй, кызы шалтыратып оныкачларының шап-шактай булганын хәбәр иткәч, бөтенләй хәле яхшырды. Шәпләнеп китеп шкаф артында урнашкан язу өстәле артына утырырга да ниятләгән иде. Аның кыбырсыганнарын күреп алып, хатыны күзләренең агы белән карап куйды, ике уйларга урын калдырмый, аңлаган кешегә аңларлык итеп әйтте:
– Уеңа да кертеп чыгарма, чүплеккә чыгардым түктем булыр барлык кәгазьләреңне. Кара син аны, әзрәк ипкә килә башлаган икән, тагын өянәген кузгатасы килә. Шулай да белексез була инде бу ир заты. Ныклап чирләп китсәң ни булыр? Әле дә чак-чак эләгеп тора бит җаның тәнеңә. Минем ир белән яшисем килә әле. Кадалып китмиме шул каләм чарлауларың. Чәчләрең чалланды бит инде, ташла шул буш шөгылеңне, тазалыгыңны кайгырт. Утыр тыныч кына йомшак кәнәфиеңдә, ятып тор булмаса. Хәзер берәр тәмле нәрсә пешереп алам, парлап кино карарбыз әнә.
Карышмады Куптараев, аны кайгыртып әйтелгән сүзләр бит. Төрле кроссвордлар чишеп, җыелган гәзитләрне караштырып кич утырды. Икенче көн телгә алырлык яңалыклар булмады шикелле. Вак-төяк белән булашып көн үтте. Күзгә күренгән эше – хатыны кайтуга әзерләнгән кичке аш булды. Ут алгач, балконга чыгып шәһәр утларының җемелдәгәнен күзәткәндә, аны чакырдылар. Кайданыр күңел төбеннән тонык кына тавыш нидер әйткәндәй булды. Координатор чакыра иде аны. Дулкынланып, ышык куышына ыңгайлады ул, язу машинасына ап-ак кәгазь куйды. Сизенеп калып хатыны артыннан кереп җиткән иде дә, иренең йөзендә хыялый чаткылар уйнаганын күреп:
– Әй сиңа, әйттең ни, әйтмәдең ни, бөкрене кабер генә төзәтә инде. Башкача миңа чирләдем, дип зарланып ятма, – диде дә борылып чыгып китте. Шулай итеп, бөтенләй икенче кеше кыяфәтенә кергән Куптараев кәгазен рәтләде, калтырый төшкән куллары белән чат-чат хәреф чүпләп беренче сүзләрен басты: ”Бишенче башкаручы! ..»
Фото: ugrapro.ru
(Дәвамы бар)