Алар шундый бәхетле. Каршымда утырып кайткан гаилә турында сүзем.
Әтиләре ике нәни кызын бер кочагына сыендырып, шунда ук хатынына да игътибарын биреп, көлешә-көлешә кайттылар алар.
Нигә сокланаммы? Белмим, матур гаилә. Кызларының киемнәре өр-яңа, чәчләрендә кыстыргычлар ялтырап тора. Күзләре дә ут кына!
Ә ир белән хатын үзләре сәләмә генә киенгән. Хатынының халаты ике җирдән ямалган, аяк киеме дә тузып беткән... Ирнең чалбары шактый таушалган, искергән.
Ул мизгелдә бер-береңнең нәрсә киюе дә, бизәнгән булу-булмавы да мөһим түгел. Төп игътибар – балаларда. Алар кеше янында ким-хур булмасын. Әнә әтиләре кечесен алдына утырткан да йоклатып кайта. Олысы әнисе куенына чумган. «Кызларыбыз йоклап китсә, кайтуы да тизрәк булыр кебек», – ди ата кеше.
– Кайткач йокылары килмәс бит! – ди әнисе. Көлешеп куялар. Бер кызык сүз дә әйтелмәде кебек, ләкин чын күңелдән көләсе, шаярасы килә, һәм яшисе... Бары тик яшисе...
Фото: ru.dreamstime.com