Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 сентябрь 2022, 15:42

Наил ГАЕТБАЙ. Даһи булу сере

Дөньяны талантсызлар басты, аларны сәнгатькә якынайтырга кирәкми.

Наил ГАЕТБАЙ. Даһи булу сере
Наил ГАЕТБАЙ. Даһи булу сере

Еш кына ижат кешеләреннән: “Дөньяны талантсызлар басты, аларны сәнгатькә якынайтырга кирәкми”, – дигәнрәк фикерләр ишетергә туры килә. Күп кенә егет-кызларны режиссерлыкка укыту өчен Мәскәүгә җибәрергә җыенган идек, бер тәҗрибәле режиссер: “Әйбәт режиссерлар күп булмый ул, нигә аларны инкубатор чебешләре кебек күпләп әзерләргә?” – дип канәгатьсезлек белдерде. Министрлык янында яшь драматурглар мәктәп-лабораториясе ачкан идек, икенче бер әдип: “Драматурглар бер көтү булмый”, – диде.

Әйе, талантлар сирәк була. Ләкин мең кешедән берәрсе чын талант булып ачыла икән, шул ук мең кешене без сәнгатькә җәлеп итәргә тиешбез. Югыйсә, теге талант иясенең читтә торып калуы бар. Талант, башняның түбәсе кебек, әллә кайдан күренеп, карашны үзенә җәлеп итеп тора. Әмма башняның түбәсе нигезсез яши алмый. Шуңа күрә дә бер талантны табу, тәрбияләү өчен без бик күп “талантсызлар”ны да укытырга тиешбез. “Талантсызлар” талантны табарга ярдәм итә, һәм талант “талантсызлар”ны сәнгатькә, ягъни рухи дөньяга, матурлыкка, изгелеккә җәлеп итә. Алар бер-берсеннән башка яши дә, ижат итә дә алмый. Шуңа күрә аларга мондый катгый бәя бирергә дә ашыкмыйк. Һәр кем үзенә талантлы кебек тоела бит. “Даһи 99 процент – хезмәттән һәм бер генә процент таланттан тора”, дигән бер шәхес. Димәк, талантсыз дип саналган кеше дә 99 процент хезмәт түксә, зур уңышка ирешә ала.

 

 

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: