Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 апрель 2022, 23:00

Фәнзия ШӘМСЕТДИНОВА. Дүңгәләкләр... Хикәя-бикәя

Дуслар дошманнарны дөмбәслиләр.

Фәнзия ШӘМСЕТДИНОВА. Дүңгәләкләр... Хикәя-бикәя
Фәнзия ШӘМСЕТДИНОВА. Дүңгәләкләр... Хикәя-бикәя

ДҮҢГӘЛӘКЛӘР...

 

( "Д" ны дыңгырдатабыз)

 

Динсезләр дәген диваналар –

Диваннарда дәрәҗә даулыйлар...

Дорфалар думбыра дөңкегәндә,

Дуслар дошманнарны дөмбәслиләр.

 

Диңгезләрдә давыл, дулкыннар,

Дуамал диюләр дулыйлардыр,

Дивана дөя – дранча дырылдата,

Дөл дөл дөпелди, дүдәк дерелдидер...

 

Диварларда, дигел, дагалар да –

Дайгадыр дим, дирбия, дилбегә...

Дуслар, доктор дәшәргәдер, димен,

Дөньяны диваналардан дәваларга.

 

Белешмә: Шәмсетдинова Фәнзия Мансур кызы Татарстанның Баулы районының Исергәп авылында 1949 елда туган, әлеге көндә  Баулыда яши.

Хаклы ялда. Контакттагы дуслары өчен шигырьләр дә иҗат итә башлаган.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: