Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 апрель 2022, 23:25

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Догаларга дан!

Хикәя-бикәя бәйгесе дәвам итә.

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Догаларга дан!
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Догаларга дан!

Дүртөйледәге Динәхмәт Динисламович дүрт дистәләп дини дәресләрендәге докладларында догаларны данлады.
Догалар дәвердәшләрне
- дуслаштыра,
- дәртләндерә,
- дарусыз дәвалый,
- дошманлашуны, дуамаллыкны, диваналыкны дөресли.
Догалы дәүләтләр дәвамлы. Догалылар давылдай дуламый, диңгездәй дулкынланмый; дошманлашып дөмбәсләшми; дөреслекне дусларча дәлилли.
Догалыларда дисбе. Дисбе дәрәҗәле! Дусларым, догаланыйк! Догалар дөядәй дәү! Димәк, догаларга дан!

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА.
 
Үзем турында:
Мин Чакмагыш районы Каргалы авылында туып үскәнмен. Бүгенге көндә Уфаның 28нче санлы сукыр һәм начар күрә торган балалар мәктәп-интернатында тәрбияче булып эшлим. Буш вакытларымда шигырьләр язам. Тормышта дуслыкны, татулыкны, гаделлекне яратам. Балаларымда да шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышам. 
 

Фото: социаль челтәрдән.

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Догаларга дан!
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Догаларга дан!
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: