Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 гыйнвар 2022, 21:27

Балбикәттәй белән Борһан бабайда. Хикәя-бикәя

Бисмиллалы   балалар бик бәхетле булдылар.

Балбикәттәй белән Борһан бабайда. Хикәя-бикәя
Балбикәттәй белән Борһан бабайда. Хикәя-бикәя

Бану, Бәһия, Булат, Барый – бик батырлар.  Былтыр Бану –  Бакалыда, Бәһия – Балтачта, Бөредә, Булат – Бәләбәйдә, Бүздәктә, Барый – Борайда булды. Бүген  бергәләшеп Бәдрәшкә бардылар.

Борһан бабалары барысына бал бүлеп бирде. Балкалак белән бик бәрәкәтле  булды. Балбикәттәй борчылмады, бу  балалар бик булыштылар бит! Бәясен бирү булсын!

Бәләкәй Бану берүзе бакчага борылды. Бакчадагы барча байлыкны – борчак, бәрәңге, борыч, бөрлегән, баланнарны барлады.

Балбикәттәй бөтенесенә байлар бизәге булган  балан бәлеше, балланган бавырсак, бүтәкә, бавыр бөккәннәре белән безнеңчә бәйрәм булдырган.

– Бик белсәгез, барысы бик баллы булды! – бәхетләре белән бүлештеләр  балалар.

– Бәхетле булыгыз, бәбекәйләрем, – боларны бабалары белдерде.

Болай бик булашмадылар. Барый, Булат бабалары белән бергәләп буага балыкка барырга булдылар. Бану белән Бәһия бик боекты.

Балыкчылар бодай басуы буеннан бодай башакларын барлап бардылар, басу бизәкләрен барладылар. Беләкләрен, бармакларын боҗралар белән бизәделәр. Бихисап булган бадьян, балдыган, бөгән, борай, билчән, бүсер, бизгәк, борча ботакларына басмадылар. Бөркет, боҗыр, байгыш булмасмы? Биеккә бактылар. Бия, бозау, башмак, бәрәннәр, бәтиләр  болында башларын бөгә-бөгә боргаландылар, биештеләр, борыннары белән барча башакларны бөкләделәр.

Балалар буага бардылар. Бабалары белән бергәләп бәртәс, бөкрәч, башка балыкларны бидрәдән  бидонга бушаттылар. Бидрә бушады.

Балыклар бирешмәде, бәргәләнделәр, боргаландылар,  бөкләнделәр, бөрештеләр, бастырыштылар.

Берзаман биниһая биеклектә бихисап болыт барланды. Барысы боекты.

– Бу буа болганды, буталды. Булашмыйк, барыйк, боерганча булыр, – бу бабайның боерыгы булды.

Бергәләп биштәрләрне, букчаларны, бидоннарны барладылар, бүлештеләр, бара башладылар.

Бервакыт биектә барысы балкыды, болытлар биеште.

Балбикәттәй балаларны башлык, бияләй, бөдрә бәрән бүреге белән бүләкләде, Борһан бабай бал, балык бирде.

Бисмиллалы   балалар бик бәхетле булдылар. Бәрәкәтле байлык булсын!

 

Люзия ФӘТТТАХОВА,

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: