

Күптән түгел генә салынган өр-яңа асфальт юлдан ашыкмыйча гына барган затлы машинаның руль артында утырган, инде 70не кырлап барган ир чал чәчләрен әледән-әле сыпырып ала. Әллә чәчен сыпыра, әллә инде күз яшьләрен... Белмәссең... Чакрым саен якыная ара. Менә, тагын бераздан офыкта авыл утлары да күренә башлар. Тизрәк кайтасы иде дә, шул ук вакытта авылга якынаю хисен озагырак кичерәсе дә килә. Ничәмә ел инде кайтканы юк, ничәмә ел «Менә, шушы командировкадан кайтам да – мотлак авылдан урыйм!», яисә госпитальдә чираттагы яраларын ялап ятканда «Менә, бераз тереләм дә – мотлак кайтып киләм!» дигән уйлар ерактагы маяктай өмет чаткылары кабызып, гомере кыл өстендә чакта да тормыштан аермый тотып калды... Мәгънәсе бер... Уйлар да һәрчак шул ук, тик һәрвакыт мөһимрәк сәбәпләр, бурыч, югарыдан боерык – санап бетереп буламы аклану сәбәпләрен?
Туган авылның урамнары буйлап үтәсе иде. Элеккечә, үсмер чактагыча. Яшьтәшләре, классташлары белән бергәләп, гармун тартып, җыр сузып... Әнә бит, бар тирә-яктан моң яңгырый кебек – елның соңгы көнендә бөтен дөнья бәйрәм итә. Иске елны озатып, яңасын каршылый халык. Кай тарафка күз салма – шунда төрле төстәге утлар җемелди, кайдадыр еракта фейерверк чаткылары чагылып кала. Авылның үзәк урамы киң итеп чистартылуга карамастан, буш. Урам утлары яп-якты булып янып тора – ә урамнар буш, беркем юк. Бөтен кеше мәдәният йортындагы бал-маскарадка җыелгандыр инде, күрәсең...
Иң беренче эш итеп туган нигезне барып күрергә... Бу урамда нишләптер багана утлары да янмый... Бөтен тирә-якта караңгылык хөкем сөрә. Әллә нинди сәер бушлык...
Булган башка бөтен уйларны да каядыр читкәрәк этәреп, машинадан чыгып, ир алга атлый. Инде күптән кеше аягы да басмаган тездән көртне ярып, капка аша үтә. Һәр адым йөрәген телеп үтә, бар булган көчен тартып ала кебек. Кап-караңгы дөнья, инде кыйшаеп барган өйнең караеп беткән бүрәнәләре... Менә урам якка моңаеп карап торган кысык гына күзле тәрәзәләр... Алар да сагыш белән карап тора кебек... Караңгылыкка буйсынып.
Кинәт, ә бәлки кинәт дә түгелдер, бәлки һәрчак шулай булгандыр – бөтен тирә-як нурга чума. Яп-якты! Ул яктылык, инде туңып барган җанны җылытып, тәрәзәдән агыла...
Тәрәзә артында, кап-өй уртасында, купшы итеп бизәлгән, түшәмгә кадәр җиткән чыршы. Тирә-ягында кулга-кул тотынышып балалар әйлән-бәйлән уйный... Ак халат итәгенә мамык тегеп ясалган гади генә Кыш бабай киеменә киенгән – бу аның картәтисе түгелме соң? Әнә, янәшәсендә генә әтисе Кыш бабайның яшел капчыгын тотып тора... Гади капчык түгел ул – картәтисенең сугыштан кайткандагы котомкасы! Чыр-чу килеп балалар йөгерешә. Тукта-тукта, әнә теге шук малай ул үзе түгелме соң? Янәшәдә апа-сеңелләре, энеләре. Әйе шул! Бу бит аның балачагы! Инде онытылган да кебек, ә кайчак үзе белән түгел, бөтенләй башка кеше белән булган кебек дә. Тик барыбер – анда бит...
Тәрәзә пыялалары артында – аның балачагы! Гомере буе йөрәгенең иң түрендә йөрткән кадерле мизгелләр! Менә, балалар бер-бер артлы чиратлап шигырь сөйлиләр, җыр сузалар. Картәтисе, Кыш бабай капчыгыннан алып, аларга бүләкләр бирә. Ул вакытта мандарин, әчтерхан читләвеге – шул Яңа ел бәйрәме вакытында гына күрә торган могҗиза кебек ризык иде дә инде... Ә аннан инде кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар. Кинәт үзе дә шул түгәрәктә, туганнары арасында хасил була.
– Роберт, син кайда булдың болай бик озак? Без бит сине шулкадәр өзелеп көттек!
Ә ул, гаепледәй, башын аска ия. Күзләреннән энҗе бөртекләредәй тамчылар саркып чыга. Тамчылар тәгәрәп төшәләр дә, битенә ябышып, туңып калалар. Шулай бер-бер артлы.
...Икенче көнне, инде көн кичкә авышкач кына, урамнан очраклы үтеп баручы эшләп утырган машинага игътибар итә.
Полковникның хәрәкәтсез гәүдәсен күз яшьләре белән стена бүрәнәләренә туңып ябышкан җирдән бик озак кубара алмый изаланалар. Соң табалар шул аны. Артык соң...
Автор стиле сакланды.