Барысы да Жиңү өчен
14 Августа , 07:05

Булачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнә

 «Гвардеец» хәрби-патриотик җыены Идел буе федераль округында булачак  яугирләрне тәрбияли.

Булачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнәБулачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнә
Булачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнә

Идел буе федераль округында  «Гвардеец»ның  «Яшь армияче» (Юнармия) хәрби-патриотик җыеннары актив режимда уза. Якынлашып килүче ярышларда уңышлы чыгыш ясар өчен катнашучылар көн саен  осталыкларын чарлый.

Җыен программасына теоретик һәм гамәли дәресләр кертелгән. «Яшь армиячеләр» пилотсыз очу аппаратларын идарә итү нигезләрен үзләштергән, корал белән хәвефсез эш итү техникасын кабатлаган, шулай ук гамәли дәресләрдә ату төгәллеген арттырган. Моннан тыш, команда рухын һәм чыдамлыкны күрсәткән футбол матчлары, шулай ук «Без данлы Гвардия уллары!» хәрби-патриотик җыр конкурсы узган.

Катнашучылар спорт ярышларында: мини-футболда, баскетболда, волейболда һәм йөзүдә актив катнаша, инде плей-оффтагы алдагы көрәш өчен лидерлар ачыкланган.

Көчле хәрби-спорт әзерлегеннән тыш,  танып-белү экскурсия программасы оештырылган. «Яшь армиячеләр» төбәкнең мөһим тарихи объектларында булган, шул исәптән «Әфган капкасы» мемориаль комплексында, Хәрби һәм хезмәт даны монументында, шулай ук бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның балачак еллары узган атаклы «Тархан» утарында.

«Гвардеец» җыеннарына РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм төбәк хакимияте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә.

Фото: «ПФО Гвардеецы» оештыру комитеты.

Булачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнә
Булачак яугирләр "Гвардеец"та тәрбияләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас