«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илдус Галләмов Луганск Халык Республикасына чираттагы гуманитар ярдәмне шәхсән үзе илтә.

«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды
«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәвам итә. Бу юлы фронтка чираттагы гуманитар конвойны махсус хәрби операциядә катнашучы, кече сержант Илдус Галлямов оештырды. Ул ярдәм йөгөн Луганск Халык Республикасына шәхсән үзе озатачак, ә сәфәр белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алган. Бу хакта «Башкирский батальон» телеграм-каналы хәбәр итә.

Хәрби хезмәткәр фронтка Кушнаренко районы егете Рөстәм Рамазанов сатып алган УАЗ «Хантер» автомобиле белән юл тотачак. Ул шулай ук сугышчылар өчен бензин пычкылары, мотор мае һәм башка кирәк-яраклар да алган. Машинага активистлар эш перчаткалары, шуруповертлар, дарулар һәм алгы сызыктагы көндәлек хезмәт өчен кирәк булган башка җиһазларны да төягәннәр.

Конвойны әзерләүдә һәм гуманитар ярдәмне төяүдә «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы финалисты Тимур Акчурин да катнашкан.

Башкортстан халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә активлыгын дәвам итә. Моңа кадәр Балтач районы халкы туплаган гуманитар ярдәмне фронтка райондагы «Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов, шулай ук иреклеләр Альберт Арсланов, Руслан Гараев һәм Радик Әмирҗанов илтеп тапшырган иде.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды
«Барысы да Җиңү өчен»: Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк фронтка юлланды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас