

Русия Социаль фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, хәрби хезмәткәрнең хатыны авырлы булса, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Әгәр хатынның ире чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булса яки мобилизация буенча хезмәт итсә, шулай ук хәрби уку йортының беренче курсында укыса, ул бу түләүгә дәгъва итә ала. Башкортстанда быел пособие күләме 49 064,75 сум тәшкил итә (түләү ел саен индексацияләнә).
Пособие алу өчен йөклелек вакыты 180 көндән ким булмаска тиеш, яисә чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итү сорала. Пособиене алу өчен хәрби частьтән яки хәрби комиссариаттан чакырылыш буенча хезмәт итү турында, аның вакыты күрсәтелгән белешмә таләп ителә.
Түләүне рәсмиләштерү өчен гаризалар “Госуслуги” порталы аша, күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) яки Русия Социаль фонды Башкортстан бүлекчәсенең клиентлар хезмәтендә кабул ителә. Гаризалар 10 эш көне эчендә карала, һәм уңай карар чыгарылган очракта, акча 5 эш көне эчендә күчерелә.
Бала туганнан соң, хәрби хезмәткәрнең хатыны ай саен бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итә ала. Бу пособие бала туганнан алып өч яшькә кадәр түләнә. Быел республикада пособие күләме 21 027,75 сум тәшкил итә.
Чыганак: Русия Социаль фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат үзәге.