+16 °С
Дождь


«Добрая подписка» акциясе Башкортстанда инде айдан артык дәвам итә. Аның кысаларында дәүләт органнары вәкилләре, танылган сәясәтчеләр, артистлар һәм башка күренекле затлар мохтаҗларны, хәрбиләрнең гаиләләрен республика матбугатына яздыралар.
Иганә акциясеннән республика кунаклары да читтә калмады. Шундыйларның берсе – Таҗикстаннан килеп, Башкорт дәүләт медицина университетында белем алучы Изатулла исемле студент махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбинең гаиләсен “Акбузат” журналына яздырды. Аның бу игелекле гамәле якташларыбызның хәтереннән чыкмас!
Чыганак: “Молодёжная газета”