Җир көче – Мишкәдә!

28 июньдә Башкортстанның Мишкә авылында «Җир коты – сила земли» IV төбәкара этномәдәни патриотик фестивале узачак. Чараны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы оештыра.

Җир көче – Мишкәдә!Җир көче – Мишкәдә!
Җир көче – Мишкәдә!

Фестивальгә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук аларның гаиләләре чакырылган. Программада халык дәвалаучыларыннан осталык дәресләре, фольклор-көнкүреш йолалары буенча тренинглар, һөнәрләр ярминкәсе, медицина һәм юридик ярдәм, белем бирү проектларын тәкъдир итү каралган.

Шулай ук эшмәкәрлек буенча «Ватанны саклаучылар» программасына старт биреләчәк. «Җир көче – сәламәтлек хакына» түгәрәк өстәле, СВОда катнашучылар өчен ачык брифинг, «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышы узачак. Гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Саклык чаралары ясау буенча мастер-класс, спорт һәм халык ярышлары, шул исәптән СВО ветераннары арасында йөзү буенча ярышлар узачак.

Моннан тыш, Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге әгъзалары өчен дә укулар оештырылачак. Чараны Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы, Мишкә районы администрациясе җитәкли.

Александр ДАНИЛОВ фотосы.

Җир көче – Мишкәдә!
Җир көче – Мишкәдә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас