СВО ветеранына – министрдан подписка!

Наталья Полянская яугирнең гаиләсен “Башкортостан кызы” журналына яздырды.

СВО ветеранына – министрдан подписка!СВО ветеранына – министрдан подписка!
СВО ветеранына – министрдан подписка!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты оештырган «Добрая подписка» хәйрия акциясенә кушылды. Акция кысаларында Наталья Полянская махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә «Башкортостан кызы» журналына подписка бүләк итте.

«Добрая подписка» акциясе республикада яшәүче һәр кешегә Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү мөмкинлеге бирә. Акциядә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең гаиләсе адресына «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты чыгарган теләсә кайсы басманы яздыртырга мөмкин.

– Хәрбиләребезнең гаиләләренә ярдәм итү – ул безнең уртак бурычыбыз һәм намус эше. «Добрая подписка» акциясендә катнашуыбыз матбугат яратучы гаиләгә ел дәвамында безнең кайгыртучанлыгыбызны һәм игътибарыбызны искә төшереп торачак, – дип ассызыклады Наталья Полянская.

Фото: «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты.

СВО ветеранына – министрдан подписка!
СВО ветеранына – министрдан подписка!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас