

Концерт СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырыла, дип хәбәр иттеләр «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының урындагы филиалында.
Аны «Ватанны саклаучылар», Уфа шәһәрен үстерү иҗтимагый фондлары һәм Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Дәүләт Җыелышы — Корылтай оештыра.
Концертка СВОда катнашучылар, һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары, алгы сызыктагы яугирәребезгә ярдәм итүче волонтерлар чакырылган. Алар өчен билетларны Дәүләт Җыелышы депутатлары сатып алган.
Тамашачылар алдында Әскар Абдразаков, Нәзифә Кадыйрова, Алена Завьялова, Геннадий Родионов, Әнвәр Нургалиев, Рамил Бадамшин, Рөстәм Гыйззәтуллин, Гөлсем Бикбулатова, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар һ.б. чыгыш ясаячак.
Билетлар сатудан кергән акча һәм концерт барышында күчерелгән иганә суммалары СВО катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Фото: Альберт Заһиров.