Мөнир КУНАФИН белән очрашабыз

Бүген, 20 май, сәгать 11дә, “Китап” нәшриятының фирма кибетендә «СВО. Я вышел из боя живым…» китабының презентациясе уза.

Мөнир КУНАФИН белән очрашабызМөнир КУНАФИН белән очрашабыз
Мөнир КУНАФИН белән очрашабыз

Мөнир КУНАФИН СВО зонасында ике тапкыр була, аның янында снарядлар шартлый, пулялар сызгыра, баш өстендә квадрокоптерлар оча. Яугирләр белән очрашканда, ул алардан сугышчан эпизодлар һәм ачы язмышлар турында сөйләгәннәрен язып ала. Күргәннәрен һәм ишеткәннәрен йөрәк аша үткәреп, бу сәяхәтләрне берничә әсәрдә чагылдыра.

– СВО шәфкатьсез, канлы, шулай да киләчәк хакына данлы тарих. Язучы буларак, мин бу темадан читтә кала алмадым. Сугыш турында язу җиңел түгел, әмма бу киләчәк буыннар өчен мөһим. Әгәр без бүген дөрес тарих язмасак, киләчәктә ниндидер явыз аны уйлап чыгарырга мөмкин, – ди Мөнир Кунафин.

Язучының әсәрләре турындагы фикере белән Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат БАДРАНОВ уртаклашты. Ул СВО зонасындагы вакыйгалар кешеләрдә сораулар тудыра, аларның күбесенә китап авторының юл көндәлекләрендә җавап табарга мөмкин, дип билгеләде.

– Мөнир Кунафин үзенең дөрес сөйләве белән күпләрнең күзләрен ачты. Аның юл язмаларын укыганда, чынбарлыкны нечкә һәм реалистик итеп тапшыруына сокланасың. Аның әсәрләре укучыны битараф калдырмаячак, – дип ассызыклады Азат БАДРАНОВ.

Илнур ЮЛБАРИСОВ фотосы.

Мөнир КУНАФИН белән очрашабыз
Мөнир КУНАФИН белән очрашабыз
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас