Барысы да Жиңү өчен
14 Февраля 2025, 07:25

“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”

Бүген, 14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көнендә, Уфада шул исемдәге акция үтә.

“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”
“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”

Акцияне З. Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты, «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы һәм Республиканың матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә башлап җибәрә.

Әлеге ел саен башкарыла торган проект ярдәмендә җыелган китаплар узган елны балалар һәм гаилә тәрбиясе үзәкләренә, шулай ук Республика клиник онкология диспансерына тапшырылды. Быел бу башлангыч Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән: җыелган китаплар сугыш ветераннарының һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең республика клиник госпиталенә тапшырылачак. Бу эш «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы аша башкарыла. 

Акцияне оештыручылар китаплар җан өчен дә, тән өчен дә дәва, дип билгели.  Бу Ватанны саклаучыларга батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен үзенә күрә бер рәхмәт билгесе. 

Акциядә катнашырга теләүчеләр 14 февральдән 23 февральгә кадәр «Китап»нәшриятының кабул итү пунктларына китаплар китерә ала. Бүләк өчен 2022 елдан соң чыгарылган яхшы хәлдәге басмалар кабул ителә.

“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”
“Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас