Барысы да Жиңү өчен
28 Января 2025, 08:21

Барысы да Җиңү өчен!

Мәчетле районының Яңа Мөслим урта мәктәбе коллективы СВО зонасындагы хәрбиләр өчен ярдәм әзерләп җибәрде.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Мәчетле районының Яңа Мөслим урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары СВО зонасындагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйды. Сугышчыларыбыз өчен озак вакытлы саклау продуктлары, шәхси гигиена чаралары, җылы әйберләр тупланды.

Укучылар рәсемнәр төшереп, Ватанны саклаучыларыбызга хатлар яздылар, аларда җылы һәм ихлас теләктәшлек сүзләре әйтелде.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен якташларының ярдәме бик мөһим. Һәр җылы сүз һәм игътибар аларга көч һәм ышаныч бирә. Безнең ярдәм аларга моңа кадәрберкайчан да булмаганча кирәк. Ярдәм акциясендә катнашу – без эшли алган иң кечкенә эш. Солдатларыбыз язмышына битараф булмаган һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт! – ди укытучылар.

Чыганак: Башкортстан татарлары конгрессының вотсап төркеме.

Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас