Аш-су
28 Июля , 07:28

Сливадан кайнатма

Слива агачларыгыз җимештән сыгылып тора икән, бу рецепт сезнең өчен!

Сливадан кайнатмаСливадан кайнатма
Сливадан кайнатма

1 килограмм сливага 1,2 килограмм шикәр комы кирәк булачак. Сливаның төшләрен алып, урталай бүләргә һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга. Тагын ике тапкыр шулай эшләргә. Өченче тапкыр кайнатканда калган шикәр комын кушарга. Кайнап чыгуга уттан алырга. Шикәре эреп беткәнче болгатырга һәм кайнар килеш банкаларга тутырып куярга.

* Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату җитә.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас