Аш-су
26 Июля , 19:03

Мохито ясыйбыз

Чия кирәк була

Мохито ясыйбызМохито ясыйбыз
Мохито ясыйбыз

чия - 3 килограмм

лимон - 2-3 телем

бөтнек (мята) 

шикәр комы - 200 грамм

Чияне юарга. Банка капкачларын берничә минутка кайнар суга салып торырга.

Һәр 2 литрлы банкага якынча 500 грамм чия салырга, өстенә 200 грамм шикәр комы, 2-3 телем лимон һәм бөтнек ботаклары өстәргә.

Банкаларны авызына кадәр кайнар су белән тутырырга һәм шунда ук ябарга. Шикәр эресен өчен, банканы әйләндереп, берничә тапкыр селкетергә. Аннары кире әйләндереп куярга һәм тулысынча суыганчы җылы юрган белән төреп торырга.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас