+23 °С
Ясно


12 литрлы чиләккә коелган алмаларны яртысыннан артык итеп турап тутырабыз. 7 литр кайнар су агызып төнгә калдырабыз. Иртән алмасын сөзеп алып, шул суны кайнатып чыгарабыз һәм кабат алмалар өстенә агызабыз. Кич, су суынгач, 3 литр сокка 1 бокал (300 грамм) исәбеннән шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз, аз гына лимон кислотасы өстибез һәм банкаларга тутырып тимер капкач белән ябып төреп куябяз.