Кабак – 600 грамм,
суган – 1 данә,
помидор – 3 данә,
бәрәңге – 4 данә,
сарымсак – 2 тырнак,
татлы борыч – 1 данә,
уртача майлылыктагы сөт өсте (сливки) – 100 миллилитр,
сыр – 100 грамм,
үсемлек мае,
тәменчә тоз,
бизәү өчен чистартылган кабак төшләре, 1,5 л су яки ит шулпасы,
сухари ясау өчен батон яки ипи.
Әзерләү
Кабак, болгар борычы, суганны турыйбыз, сарымсакны угычта уабыз. Үсемлек маенда болгар борычын суган белән 7 минут чамасы кыздырабыз. Аңа кабак өстәп кыздыруны дәвам итәбез. 5 минуттан аңа туралган помидор, сарымсак һәм тәмләткечләрне салып кыздырабыз. Шулпага бәрәңгене салып пешерәбез. Барысын бергә шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Ахырда уылган сыр өстәп, тиз генә болгатабыз. Сыр эрегәннән соң, сүндереп, бераз суытабыз. Аннары яхшылап блендерда изәбез.
Сухари өчен шакмаклап туралган батон яки ипине майлы табада кыздырып алабыз. Ашны тәлинкәләргә бүлгәндә, өстенә сохари салып, кабак төше сибеп бирәбез.