Барлык яңалыклар
Аш-су
27 февраль , 21:05

Тавык итеннән самса

Бик җиңел ясала, ә иң мөһиме, бик тиз! Нибары өч ингредиент кирәк була:

Тавык итеннән самса
Тавык итеннән самса

Камыр: кибеттән катлы-катлы камыр сатып алабыз.
Эчлек өчен:
500 грамм тавык итен вак итеп турыйбыз
2 уртача суганны вак итеп турыйбыз
Үзегез яраткан тәмләткечләр (тоз, борыч) өстибез, кул белән камыр баскан шикелле итне басабыз.
Ничек ясыйбыз:

Камырны түгәрәкләргә бүләбез, калынлыгын үзегез чамалагыз, түгәрәкләрне җәябез, уртасына эчлекне салабыз, эчлекнең уртасына бал кашыгы очында атланмай өстибез, өчпочмаклар формалыйбыз.

Өстенә йомырка сарысы сөртәбез, кунжут белән бизибез.

180 градуска кадәр кызган духовкага 40-50 минутка озатабыз. 

Самаса әзер!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас