Аш-су
18 Февраля , 12:32

Ютәлдән кура җиләге коткара

Берничек тә ютәлдән котыла алмыйсыз икән, кура җиләге белән чәйләр эчеп карагыз:

Ютәлдән кура җиләге коткараЮтәлдән кура җиләге коткара
Ютәлдән кура җиләге коткара

Икешәр аш кашыгы кура җиләге, анис орлыклары, үги ана яфраклары һәм юкә чәчәге кирәк булыр. Бу катнашмадан бер стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы салалр, чәй кебек пешерәләр, ютәлләгәндә көненә 3-4 стакан эчәләр.

Фото:https://avatars.mds.yandex.net/get-mpic/14365984/2a00000195d7f6b85b7ab6a7efb812daaca2/orig

 

Юкә чәчәге белән кура җиләгеннән 1:1 (бер стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы катнашма) нисбәтендә эчемлек әзерлиләр.

 

Кура җиләге һәм мәтрүшкә үләнен 2: 1 нисбәтендә бер стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы катнашма исәбеннән чәй итеп пешерәләр, салкын тию, йөткерү вакытында көненә 3-4 тапкыр 1 стакан эчәләр.

 

2 стакан кайнар суга 4 чәй кашыгы кура җиләгенең коры яфракларын яисә кура җиләге җимеше салырга, 2-3 сәгать ябык савытта тотарга, сөзәргә. Салкын тию вакытында көнгә 4 тапкыр 1/2 стакан җылы килеш эчәргә.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас