Барлык яңалыклар
Аш-су
13 февраль , 21:32

Алма ашарга кирәк!

Бер уч киптерелгән алма 5 төрле чирдән коткара...

Алма ашарга кирәк!
Алма ашарга кирәк!

Алма уртача 80% судан тора. Әгәр аны киптерсәң, продукт барлык файдалы компонентларны диярлек-витаминнарны (A, B, E, K, PP), микроэлементларны (калий, селен, марганец һ.б.), пектин һәм башкаларны саклап калачак. Бер уч киптерелгән алма кичке ашны алыштыра һәм десертка яхшы альтернатива булып тора. Ә тагын күп чирләрдән саклый икән:

 

1.Инсульт, инфаркт.

Коры алма составына бик күп күләмдә калий керә, димәк, мондый тәмле ризыкны йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кулланырга киңәш ителә: миокардны ныгыталар, кан тамырлары стеналарының эластиклыгын арттыралар һәм инсульт, инфаркттан яхшы профилактика булып хезмәт итәләр. Ә пектин канда холестерин дәрәҗәсен көйли.

2. Эч кату, дисбактериоз.

Алма ашказаны-эчәк трактының нормаль эшләвен, эчәк моторикасының проблемаларын бетерәчәк, микрофлораны торгызачак.

3. Подагра.

Бу авыру кеше организмында сидек кислотасының артык булуы белән бәйле. Киптерелгән алмадагы микроэлементлар һәм файдалы матдәләр аның тозларны чыгаралар һәм төрле ялкынсынулар белән көрәшәләр.

4. Импотенция.

Кипкән җиләк-җимешләр ир-ат организмында гормоннар эшләп чыгаруны нормальләштерә һәм потенцияне яхшырта. Ә тагын алар энергия бирә, бу спорт яки физик эш белән шөгыльләнүчеләр өчен мөһим.

5. Остеопороз.

Алмалар сөяк тукымасын ныгыта һәм остеопороз үсешен булдырмый, шулай ук аналык һәм сөт бизенең яман шеш авыруы куркынычын киметә. Моннан тыш, Е витаминына бай бу кипкән җимешләрне яратучы хатын-кызларның чәчләре йомшак һәм ялтырап тора, тиресе шома. Ә җиләк - җимештәге В витамины – стресска каршы көрәштә бик яхшы ярдәмче.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас