Барлык яңалыклар
Аш-су
8 февраль , 20:27

Укроп бик файдалы үсемлек икән!

Сез укропның диатездан һәм башка авырулардан булышканын белә идегезме?

Укроп бик файдалы үсемлек икән!
Укроп бик файдалы үсемлек икән!

Глаукома, катаракта булганда. Укроп сутын сыгалар. Бинтны шул сутка манып алалар да 15-20 минутка күзга куялар. Моны көнга берничә тапкыр эшләргә кирәк.

Диатез булганда. Укроп орлыгын кайнап суынган суга (1:20) салып тоталар. Аны конга 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

Очкылык тотканда. Аны бетерерга бернәрсә дә булышмый икән, 1 бал кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнар су коялар һәм 30 минут төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

Атеросклероздан (баш авыртуы белән). 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнар су салып, 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 4 тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәләр.

Эч күпкәндә, эчтә суалчаннар булганда. 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан сөт салып, 5-10 мину-кайнаталар. Аны ике өлешкә бүлеп, жылы килеш эчәләр

Сак булыгыз:  укропны еш һәм көп кулланганда кан басымы төшә, кан тамырлары киңәя.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас