Салкын тию һәм бронхит булганда, бер уч мандарин кабыгын кайнар суга батырырга кирәк. Өч сәгать чамасы кайнатырга бирәбез, аннары сыгабыз да бер-ике кашык бал өстибез. Менә тәмле һәм файдалы эчемлек әзер. Ул эсселекне киметәчәк, организмны витаминнар белән туендыра һәм авыруга каршы торачак. Аны көн буе, аз-азлап эчәргә кирәк.
Югары шикәрне дә мандарин кабыгы ярдәмендә нормальләштерергә мөмкин. Моның өчен өч мандариннан алабыз, бер литр су салабыз һәм кайнатабыз. Шушы төнәтмә белән көн буе сусавыбызны басабыз.
Бу цитрусны ашаганнан соң, кабыгын тырнакларыгызга сөртегез. Еш кулланганда, эффект таң калдыра! Тырнаклар катламланудан туктый, ә пластина сәламәт төскә ия була башлый.