Барлык яңалыклар
Аш-су
16 июль 2025, 10:51

Җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА кыяр тозларга чакыра!

Ул ярдәмгә тамашачыларын көтә. “Берәр җайлы, җиңел генә рецепт языгыз әле, кызлар, нишләтим?” дип язып куйган ул үзенең телеграм-каналына. Тамашачылар үз рецептларын аның белән шактый уртаклашты. Түбәндә шуларның иң кызыклылары. Ә без җырчыга ярдәм итә алабызмы? Рецептларыгызны языгыз!  

Җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА кыяр тозларга чакыра!
Җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА кыяр тозларга чакыра!

Менә Гүзәл ГАЛИМУЛЛИНАдан бер рецепт.

“5 литр суга, 1 стакан тоз, 1,5 стакан шикәр комы, 1 стакан уксус салып кайнатып чыгарырга. Кыярларны стерильный банкаларга тутырырга, һәр банкага сарымсак, укроп, карлыган, чия яфраклары, борчаклы борыч, канәфер, лавр яфрагы салып чыгарга кирәк. Маринад белән 3 тапкыр заливать итәбез. Бик тә тәмле рецепт, бик күп еллар шушы рецепт белән генә ябам кыярларны”, – дип язган Гүзәл.

Ә бу рецепт Эльмира ГАЙНУЛЛОВАныкы:

“Хәерле көннәр! Кыярны 1 литрлы банкаларга тозлыйм, кыярларны түгәрәкләп кисәм. Бер кыярны 3-4 өлешкә бүләм, банка төбенә 3-4 кишер яфрагы салам, кыярларны тутырам, кайнап торган су салам, 10 минут тотам, аннары сливать итәм, тагын кайнатам, тагын салам, шулай ике тапкыр кабатлыйм, аннары өченчегә сливать итәм. 3 литр рассолга 3 кашык тоз, 2 кашык шикәр комы салып кайнатам. 1 литрлы  банкага ярты рюмка уксус һәм рассол салып томалап куям. Искиткеч тәмле помидорларны да шушы рецепт буенча тозлыйм.”

Әйдәгез, без дә шушы рецептлар белән кыяр тозлап карыйк! Бәлки Ләйсән ГЫЙМАЕВАдан да уздырырбыз.

Чыганак: Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның телеграм-каналы.

 

Җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА кыяр тозларга чакыра!
Җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА кыяр тозларга чакыра!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас