Барлык яңалыклар
Аш-су
15 июль 2025, 10:18

Чия вареньесы

Аллаһның рәхмәте, быел чия ишелеп уңды! Хәзер уңышны эш итәргә кирәк. Иң уңышлы ысул – кайнатма (варенье) әзерләү.

Чия вареньесы
Чия вареньесы

1 стакан кайнап торган суга, 11 стакан чияне стаканлап, берәм-берәм салабыз да, 10 минут кайнатабыз.

Катнашма кайнап утырырга тиеш. Аннары 7 стакан песок салып, тагын 10 минут кайнатабыз.

Кайнатманы сүндерәбез дә, тагын 7 стакан песок салып яхшылап эреп беткәнче болгатабыз.

Вареньены суытырга алып куябыз, суынгач, тагын бер тапкыр кайнатып чыгарабыз.

Варенье куе, тәмле була. Чияләре дә куырылмый.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Чия вареньесы
Чия вареньесы
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас