Барлык яңалыклар
Аш-су
6 декабрь 2023, 13:48

Бәрәңгедән вафли әзерлибез

Искиткеч тәмле рецепт!

Бәрәңгедән вафли әзерлибез
Бәрәңгедән вафли әзерлибез

КИРӘК БУЛАЧАК (2 порциягә):

– 300 грамм бәрәңге;

– 0,5 суган;

– 1 йомырка;

– 1 аш кашыгы он;

– 1 аш кашыгы көнбагыш мае  (вафля ясау әсбабын сылау  өчен ул тагы азрак кирәк булачак);

– тоз (тәменә карап);

– кара төелгән борыч (тәменә карап).

Бәрәңге белән суганны чистартабыз, бик эре итмичә генә турыйбыз һәм блендер яки кухня комбайны аша үткәрәбез. Суган белән бәрәңгены пюре рәвешенә килгәнче ваклыйбыз. Мондый приборыгыз булмаса, суган белән бәрәңгене вак кыргычтан үткәрергә мөмкин. Килеп чыккан бәрәңгеле-суганлы боткабызга йомырка ватып салабыз, әзрәк көнбагыш мае өстибез, өстенә он, тоз һәм борыч сибәбез. Тагын бер тапкыр блендер аша үткәрәбез. Вафля ясау әсбабының зур вафлилар ясый торган ягын җылытабыз, кирәк дип тапсагыз, пластиналар өстен майлап чыгыгыз. Бәрәңге камырын һәр вафля өчен 1-1,5 аш кашык микъдарында пластиналар өстенә салабыз. Ризыкны пешерү вакытын вафля ясау приборыгызның көченә карап чамалагыз (уртача 3-4 минут).Барлыгы 9 бәрәңге вафлие килеп чыгарга тиеш.

Өстәлгә ризыкны эссе килеш каймак белән бирергә тәкъдим ителә.

Фото: https://ru.freepik.com

Бәрәңгедән вафли әзерлибез
Бәрәңгедән вафли әзерлибез
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: