Барлык яңалыклар
Аш-су
2 июнь 2023, 12:10

Җәйге табынга

Әкренләп бакчада яшелчәләр дә өлгерә башлады. Әйдәгез, төшке ашка яшелчәле-сырлы салат әзерләп ашыйк.

Җәйге табынга
Җәйге табынга

КИРӘК БУЛАЧАК (4 порциягә):

– 0.5-1 баш яшь кәбестә;

– 2-3 помидор;

– 1-3 кыяр;

– 100-150 грамм каты сыр;

– 1 башлы суган;

– 2-3 теш сарымсак;

– 3-4 аш кашыгы каймак;

– тоз (тәменә карап);

– борыч (тәменә карап);

– бераз укроп.

Яшь кәбестәне матур итеп “саламлап” турыйбыз. Аннары кыяр белән помидорларны яхшылап юабыз да, кыярны – нечкә ярымбоҗра рәвешендә, ә помидорларны кисәкләп яисә эре шакмаклап пычак аша үткәрәбез. Суганны чистартабыз, юабыз, нечкә ярымбоҗра рәвешендә турыйбыз. Сарымсакны чистартабыз да изгеч аша үткәрәбез, я пычак белән ваклыйбыз. Сырны эре кыргыч белән кырабыз. Укропны юып, вак итеп турыйбыз. Барысын да бер савытка салып, тоз һәм борыч өстибез. Аннары каймак салып яхшылап бутыйбыз. Менә салатыбыз әзер дә!

Фото: ohotamyasa.ru

Җәйге табынга
Җәйге табынга
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: