Барлык яңалыклар
Аш-су
27 март 2023, 23:00

Организмга нәрсә җитми?

Нәрсә ашыйсы килүенә карап, организмда нинди витаминнар җитешмәвен ачыклап була.

Организмга нәрсә җитми?
Организмга нәрсә җитми?

Шоколад ашыйсыгыз килә икән, магний җитешми. Аны киптерелмәгән көнбагыш орлыгыңда, чикләвекләрдә, бананда  һәм карабодайда табарга була.

Тозлы балык ашыйсы килсө, сезд хлоридлар белән бәйле проблема. Аны кәҗә сөте, балык, диңгез тозы кулланып чишәргә мөмкин.

Лимон таләп итәсез икән, С витамины һәм калий тозларына кытлык.

Әгәр дә гел камыр ризыкларына тарта икән, үзегездәге азот запасы турында уйланырга вакыт. Аны протеинга бай ризыкларда: ит, балык, кузакпыларда, чикпәвеклөрдә эзләгез.

Һәрвакыт ашыйсы килеп тора икән, оргаңизмга кремний (чикләвек, көнбагышта күп) триптофан (бавырда, бәрән итендә, йөзем җимешендә, шпинатта, татлы бәрәңгедә бар), тирозин (куе сары, яшел, кызыл җимешләрдә һәм С витаминына бай яшелчәләрдә) җитешми.

Бернәрсәгә дә исегез китми икән, бу да витаминнар җитешмәү билгесе. Димәк, организмга В1 (чикләвекләрдә, кузаклыларда, бавырда һәм марганц продуктларда), В2 витаминнары (тунец, палтус балыкларында, сыер, тавык, күркә итләрендә, орлыкларда, кузакпыларда) һәм марганец (әстерхан, миндаль, пекан чикләвекләре, зәңгәр җиләк) таләп ителә.

 

Фото: Вк челтәреннән

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: