Барлык яңалыклар
Аш-су
24 ноябрь 2022, 12:15

Кыздырылган каз

Сезнең төбәктә каз өмәләре уздымы әле? Узса, бер рецепт тәкъдим итәбез.

Кыздырылган каз
Кыздырылган каз

Татар-башкорт яшәгән барлык төбәкләр буенча каз өмәләре гөрли. Җиткән кызлар, хатыннар казларны көянтәләргә асып, су буена агыла. Ә кичке табынның күрке булып аларны кыздырылган каз көтә. Искиткеч тәмле бу ризык бик гади әзерләнә.

Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез. Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.

Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта — кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез.

Әгәр сездә каз пешерү буенча шәп рецептлар бар икән, безнең белән дә бүлешегез!

Фото: yankelevitch.ru

Кыздырылган каз
Кыздырылган каз
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: