Барлык яңалыклар
Аш-су
13 октябрь 2022, 13:51

Кышкылыкка – солянка

Көзге уңыш, яшелчә-җимеш җыеп алынган. Димәк, кышкылыкка солянка әзерләргә дә мөмкин.

Кышкылыкка – солянка
Кышкылыкка – солянка

Кирәк булачак:

1,5 килограмм кәбестә;

1,5 килограмм помидор;

1 килограмм кыяр;

1 килограмм суган;

1 килограмм кишер;

0,5 килограмм татлы борыч;

1 стакан шикәр комы;

100 миллилитр үсемлек мае;

100 миллилитр 9% аш серкәсе (уксус);

2 аш калагы тоз;

Тәменчә: лавр яфрагы, түгәрәк борыч.

Эш рәвеше:

Кәбестәне озынча итеп турыйбыз, кишерне эре кыргычтан чыгарабыз. Борычны шулай ук саламлап турыйбыз, ә кыяр, помидор, суганны шакмаклап кисү хәерле. Барлык яшелчәләрне бергә кушып, кәстрүлдә 1 сәгать пешерәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз.

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Кышкылыкка – солянка
Кышкылыкка – солянка
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: