Барлык яңалыклар
Аш-су
15 сентябрь 2022, 13:47

Кышкылыкка борщ әзерлибез

Аллаһка шөкер, яшелчә-җимеш быел яхшы уңды. Хәзер аларны “эш итү” хәстәрен дә күрергә кирәк. Бүген кышкылыкка борщ әзерләп куябыз.

Кышкылыкка борщ әзерлибез
Кышкылыкка борщ әзерлибез

Кирәк булачак: 3 килограмм бәрәңге, 3 килограмм помидор, 2 килограмм кәбестә, 0,5 килограмм болгар борычы, 800 грамм чөгендер, 800 грамм кишер, шул ук күләмдә суган, ярты литр үсемлек мае, 80 миллилитр аш серкәсе (9 %), 60 грамм шикәр комы, тәменчә йодсыз тоз.

Әзерләү тәртибе. Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз, кишер һәм чөгендерне кыргычтан чыгарабыз, суганны һәм борычны бик вак итеп турыйбыз. Помидорны иттарткычтан чыгарабыз, кәбестәне “саламлап” турыйбыз.

Тирән казанда суганны көнбагыш маенда кыздырабыз, кишер, чөгендер өстибез һәм 10 минут томалап пешерәбез. Аннары – борыч, помидор, тоз һәм шикәр комы, 2-3 минуттан бәрәңге салабыз. Яхшылап болгатабыз, өстенә кәбестә салып, болгатмыйча тагын 30 минут уртача утта томалап пешерәбез. Ярты сәгать үткәч, болгатабыз, аш серкәсе кушабыз, яхшылап болгатабыз һәм тагын 30 минут чамасы пешерәбез. Пешерү вакыты бәрәңге әзерлегенә карап билгеләнә.

Әзер борщны стерильләштерелгән банкларга салып, капкач белән ябабыз. Банкаларның астын өскә әйләндереп, җылы юрган яисә япма белән каплап, суынганчы тотабыз. Борщыбыз әзер. Хәзер кышларын, арып эштән кайткач, нәрсә пешерергә дип озак баш ватмасагыз да була.

Фото: recept-borscha.ru

 

Кышкылыкка борщ әзерлибез
Кышкылыкка борщ әзерлибез
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: