Барлык яңалыклар
Аш-су
6 сентябрь 2022, 14:03

Кабак-кишер согы әзерлибез

Кишер дә кабак та өлгерде. Хәзер аларны кышка саклау хәстәрен күрергә кирәк. Ике яшелчәне бергә кушып сут әзерләсәгез, кышын витаминнардан өзелмәссез.

Кабак-кишер согы әзерлибез
Кабак-кишер согы әзерлибез

КИРӘК БУЛАЧАК:

1 килограмм чистартылган кабак;

500 грамм кишер;

2,5 литр су;

800 грамм шикәр;

1,5 чәй калагы лимон кислотасы.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:

Кабакны һәм кишерне теләгәнчә турап, кәстрүлгә салыгыз. 300-400 миллилитр су һәм шикәр өстәп, яхшылап бутагыз. Аннары яшелчәләр йомшарганчы уртача кызулыкта кайнатыгыз. Соңыннан блендер ярдәмендә катнашманы пюрега әйләндерегез.

Әзер пюрега калган суны кушып, яхшылап болгатыгыз. Лимон кислотасын өстәгез дә кайнатып чыгарыгыз. Соңыннан, болгата-болгата, тагын 5 минут кайнатып алырга кирәк.

Сут әзер. Аны стерильләштерелгән савытларга салып, кышкылыкка сакларга мөмкин.

Фото: http://www.nashakuhnja.ru

Кабак-кишер согы әзерлибез
Кабак-кишер согы әзерлибез
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: